Ольга Иванова
| Ольга Иванова | |
|---|---|
![]() | |
| Тугач бирелгән исеме: | Ольга Ефимовна Иванова |
| Туу датасы: | 1965 |
| Туу урыны: | СССР, РСФСР, Кемерово өлкәсе, Новокузнецк |
| Ватандашлык: | |
| Эшчәнлек төре: | язучы |
| Иҗат итү еллары: | 1986—х. в. |
| Юнәлеш: | проза |
| Жанр: | роман |
| Иҗат итү теле: | рус теле |
| Дебют: | «Нурсолтан» (2017) |
| Премияләр: | Саҗидә Сөләйманова премиясе |
Ольга Иванова, Ольга Ефим кызы Иванова (Ольга Ефимовна Иванова; 1965 ел, СССР, РСФСР, Кемерово өлкәсе, Новокузнецк) ― язучы-прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2021 елның 15 мартыннан ТР Язучылар берлегенең әдәби тәрҗемә һәм рус әдәбияты секциясе җитәкчесе[1]. «Повелительницы Казани» трилогиясе авторы [2]. Гавриил Державин (2021) һәм Саҗидә Сөләйманова (2025) исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1965 елда Себердә, Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәрендә туган. Әтисе украин, әнисе татар [3]. Новокузнецкида 8 ел укыгач, әти-әниләре белән Сочига яшәргә күчеп киткән. Мәктәпне тәмамлагач, Казанда белем алырга карар кыла, соңыннан шунда мәхәббәтен таба һәм яшәргә кала. Озак вакыт сәүдә өлкәсендә, башта инспектор, аннары кадрлар бүлеге башлыгы булып эшләгән[4].
Әбисе белән бабасы ― татарлар, хәзерге Татарстанның Зәй районы Югары Лоҗы авылыннан. Әбисе «кулак кызы» булып саналган һәм 1930-елларда Себергә киткән. Әбисенең әтисе мичкә ясаучы бондарь булган, батраклар тоткан. Күмәкләштерүгә каршы булган, күмәк хуҗалыкка бернәрсә дә бирергә теләмәгән. Аны беркая да алып китмәгәннәр, ул урманга киткән һәм землянкада яшәгән. Әбисенең ире ярлылардан булган, Бөек Ватан сугышы вакытында снайпер булып хезмәт иткән. Сугыштан икенче хатыны белән кайткан. Әбисе өч бала белән калган.
Татарстанга Ольга Иванова 10нчы сыйныфтан соң килгән. 1982 елдан Казанда яши, рус гаиләсенә кияүгә чыккан[5].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Балачактан ук тарих белән мавыккан. 21 яшендә генә яза башлаган. Басылмаган унлап роман авторы[6].
Казан әдибенең китапларында төп тема булып Алтын Урданың һәм татар ханлыкларының сәяси тормышында хатын-кызларның роле турында Нурсолтан, Гәүһәршад һәм Сөембикә ханбикәләр мисалында бәян итү тора. Трилогиядә сүз Бөек Литва кенәзлеге, Польша корольлеге, Бөек Мәскәү кенәзлеге, Нугай Урдасы, Кырым ханлыгы һәм бераз Госман империясе турында бара. Төп чыганак булып Михаил Худяков китаплары торган.
Трилогияне язганда 20 елдан артык материал җыярга туры килгән. Сөембикә турында 1986 елда яза башлаган. Казанның танылган сәнгать белгече Розалина Гомәр кызы Шаһиевага иҗатын күрсәткән, аннан хуплау тапкан[7].
«Нурсолтан» романын үз акчасына өч мең данә тираж белән бастырып чыгарган булган[8].
Беренче китабы «Нурсолтан» 2017 елның ноябрендә, икенчесе «Гаухаршад» 2019 елның ноябрендә һәм өченчесе «Сююмбика» 2020 елның маенда (2019 елда Сөембикә ханбикәнең 500 еллыгы узгач) басылып чыккан.
Трилогиянең кайбер бүлекләре баш мөхәррире Әхәт Мушинский ярдәме белән «Казанский альманах»ның өч чыгарылышында басылып чыккан. Ул язучыга трилогия өстендә алга таба эшләргә этәргеч биргән[8].
«Безнең мирас» журналында Мөдәррис Вәлиев тәрҗемә иткән татар телендәге өзекләр басылып чыккан. Шулай ук татар телендә өзекләр белән 2018 елда китап басылып чыккан [9].
2022 елда Татарстан китап нәшриятында 2 мең данә тираж белән «Великая орда» (Бөек Урда) дигән тагын бер тарихи романы басылган. Ул Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәт һәм Казан ханлыгына нигез салынганчы Алтын Урданың таркалуы турында. Тарихи роман XIV гасыр ахыры — XV гасыр башы Алтын Урда вакыйгаларына һәм күренекле шәхесләренә багышлана. Аның битләрендә чор геройлары — Туктамыш, Аксак Тимер, Идегәй, Олуг Мөхәммәт образлары һәм алар белән бәйле вакыйгалар җанлана[10]. Романны 2000-еллар башында яза башлаган.
2023 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Сад Саифа Сараи» (Сәиф Сараи бакчасы) дигән яңа тарихи романы (дилогиянең 1нче кисәге) XIV гасырда Үзбәк хан хакимлегенең соңгы еллары турында бәян итә[11].
Фантастик әәсрләр дә яза[12].
| Тарихчы буларак мин һәрвакыт тарихи романнарга бик шикләнеп карадым. Минем күзаллауларым роман авторларының карашлары белән һәрвакытта да туры килми, һәм бу мине һәрвакыт бик нык ярсыта иде. Ләкин бернинди арттырусыз әйтә алам, Ольга Иванова романнарыннан соң минем бу жанрга мәхәббәтем башланды. Ул сокланырлык югары әдәби телдә яза. Шул ук вакытта авторның бик катлаулы һәм хәзерге заман тарафыннан начар өйрәнелгән чорга тирән чумуы сизелә. Һәр тарихчының үз фикере бар, һәм Ольга Иванова бик ышандырырлык итеп үзенең фикерен әйтте[10] Фаяз Хуҗин, тарих фәннәре докторы
|
Библиография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- «Правительницы Казани» трилогиясе:
- Нурсолтан (2017)
- Гаухаршад (2019)
- Сююмбика (2020)
- Великая Орда (2021)
- Сад Саифа Сараи (2023)[5]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2021 ― Державин премиясе ― «Повелительницы Казани» трилогиясе өчен[13]
- 2025 ― Саҗидә Сөләйманова премиясе ― «Сад Саифа Сараи» романы өчен[14]
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Кияүдә. Улы, кызы һәм өч оныгы бар[15].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Наиля Ахунова. Ольга Иванова, автор трилогии. Казань. Стихи.ру
- ↑ Э. Р. Тагиров. Ожившая эпоха Казанской земли. litres.ru
- ↑ Трилогия романов под общим названием «Повелительницы». Известные, выдающиеся татары. Татарский мир Вконтакте
- ↑ Елена Лыжина. Ольга Иванова – лауреат Державинской премии 2021 года. «Казанские истории», 14.07.2021
- ↑ 5,0 5,1 Ольга Иванова. livelib.ru
- ↑ Иванова Ольга. Союз писателей РТ
- ↑ Р. Г. Шагеева. Глубокий взгляд в прошлое. «Казанские истории», № 5-6, 2003
- ↑ 8,0 8,1 «Повелительницы Казани» — татарский ответ турецкому «Великолепному веку»
- ↑ Ольга Иванова: «Книгу о Сююмбике я начала писать в 1986-м году». Всемирный конгресс татар, 22.05.2020
- ↑ 10,0 10,1 Лиля Шайхутдинова. Жестокие битвы и величайшие открытия: в Казани выпущен роман о «Великой Орде». Татар-информ, 17.03.2022
- ↑ Книга: Сад Саифа Сараи. Лабиринт
- ↑ Анна Тарлецкая. Ольга Иванова: «Сведений о Золотой Орде больше, чем о Казанском ханстве». «Реальное время», 22.04.2022
- ↑ В Лаишево наградили Лауреата премии им. Г.Р. Державина. Министерство культуры Республики Татарстан, 14.07.2021
- ↑ Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшырдылар. Татарстан Язучылар берлеге, 15.10.2025
- ↑ Ольга Иванова: «Люди не слагали бы легенды о ней, будь Сююмбика совсем другой». Миллиард Татар, 5.12.2023
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- «Повелительницы Казани» — татарский ответ турецкому «Великолепному веку». sntat.ru, 12.01.2018
- Автор: Иванова Ольга Ефимовна. Книжный интернет-магазин Лабиринт
- Иванова Ольга. Союз писателей РТ
- 1965 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Новокузнецкида туганнар
- Әлифба буенча язучылар
- Рус телле язучылар
- Тарихи романнар авторлары
- Татарстан язучылары
- Татарстан язучылар берлеге әгъзалары
- XX гасыр язучылары
- XXI гасыр язучылары
- Державин премиясе лауреатлары
- Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары
- Әнисе татар, әтисе башка милләттән булган шәхесләр
