Ольга Кабо

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ольга Кабо latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ольга Кабо
Olga Kabo.jpg
Туган телдә исем Ольга Игорь кызы Кабо
Туган 28 гыйнвар 1968(1968-01-28) (50 яшь)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү
Милләт яһүдә
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d] һәм МДУ тарих факультеты[d]
Һөнәре кино һәм театр актрисасы, эстрада җырчысы
Сайт http://kabo1990e.narod.ru/
Kabo-sign.png

Commons-logo.svg Ольга Кабо Викиҗыентыкта

Ольга Кабо, Ольга Игорь кызы Кабо (рус. Ольга Игоревна Кабо, 1968 елның 28 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Мәскәү) — РФ эстрада җырчысы, театр һәм кино актрисасы. РФ атказанган артисты (2002).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1968 елның 28 гыйнварында Мәскәүдә мөһәндисләр Игорь Яков улы (1945) һәм Аида Николай кызы Кабо гаиләсендә туган. Бабасы Яков Соломон улы Кабо (?-1956) Украина ЛКСМ ҮК сәркатибе, 1937 елда шәхес культы корбаны, Себердә сөргендә була[1].

Ольганың балачагы Уралда әбисе янында узган. Кечкенәдән күпкырлы тәрбия ала: инглиз телле махсус мәктәпне тәмамлый, музыка, бал биюләре, нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, космонавтика студиясенә йөри. Мәскәү мәктәбендә 8 сыйныфны, Щукин исемендәге театр укуханәсе каршындагы театр-әдәбият юнәлешендә махсуслашкан мәктәрне (1985) тәмамлый. Мәктәптә укыганда ук кинода төшәргә чакыру ала: «Анна Павлова» нәфис телефильмында (1980-1985) асрау кыз ролендә уйный. 15 яшендә «Барысы да кабатланыр» (рус. И повторится всё) фильмында (1984) баш рольне башкара.

Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтын (рус. ВГИК, 1989, Сергей Бондарчук һәм Ирина Скобцева остаханәсе), Мәскәү дәүләт университеты тарих факультетының тарих һәм сәнгать гыйлеме бүлеген (2002) тәмамлый.

Театрда хезмәт юлын Алексей Рыбниковның «Заманча опера театры»нда башлый. Алексей Рыбников Сеулда куйган «Юнона», «Авось» рок-операларында Кончита ролен корея телендә башкара.

1992-2002 елларда Россия армиясе театрында хезмәт итә. Анда «Маскарад», «Много шума из ничего», «Сердце не камень» спектакльләрендә уйный.

1995 елда Сергей Тарасовның «Квентин Горвард маҗаралары» (рус. Приключения Квентина Горварда) фильмында уйнаган Миррина роле аша танылу ала.

1990 елда оста җайдак икәнен белеп, «Мушкетерлар 30 елдан соң» (рус. Мушкетёры тридцать лет спустя) фильмында уйнарга чакыру ала. «Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы» (рус. Волшебник Изумрудного города, 1994), «Кыйралбикә Марго» (рус. Королева Марго, 1996), «Усаллар заманасы» (рус. Время жестоких, 2004), «Ярканат» (рус. Летучая мышь, 2005), Уймак-кыз» (рус. Дюймовочка, 2007), «Урманнарда һәм тауларда» (рус. В лесах и на горах, 2010), «Варшау сугышы. 1920» (рус. Варшавская битва. 1920, 2011), «Кар патшабикәсенең сере» (рус. Тайна Снежной Королевы, 2012), «Улан балладасы» (рус. Уланская баллада, 2012) һ. б. фильмнарда уйный.

2002 елдан «Моссовет театры»ның әйдәүче актрисасы. «Бию укытучысы» (рус. Учитель танцев), «Пани Дульская әхлагы» (рус. Мораль пани Дульской), «Сирано де Бержерак» һ.б. спектакльләрдә уйный.

2006-2007 елларда телевидениедә («ТВЦ» каналы) «Ключевой момент» тапшыруын алып бара.

2007 елдан җырчы буларак та танылу ала.

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2008 — «Мин алдамам! Николай Караченцов Елена Суржикова җырларын тәкъдим итә» (рус. Я не солгу! Николай Караченцов представляет песни Елены Суржиковой, CD)
  • 2014 — «Николай Караченцов. Иң яхшысы һәм басылып чыкмаганы» (рус. Николай Караченцов. Лучшее и неизданное, CD)
  • 2015 — «Әйдәгез эндәшми торыйк. Шансон музее. Дуслар белән 11 ел» (рус. Давайте просто помолчим. Музей шансона. 11 лет с друзьями, mp3 форматындагы җырлар)

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1999-2000 елларда режиссер Юрий Караның Чыңгыз Айтматов әсәрләре буенча фильм проектында катнаша. Фильмны режиссёр «Мир» космик станциясендә төшерергә уйлый, шуңа күрә проектта катнашучы актерлар Космонавтларны реабилитацияләү үзәгендә әзерлек үтәләр. Ике генә артистка (Ольга Кабо һәм Владимир Стекловка) «космоска очарга яраклы» дигән белешмә бирелә. Проект, тулысынча финансланмау аркасында, тормышка ашмый кала.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1992 «Хатын-кыз дөньясы» (рус. Женский мир, Яр Чаллы) кинофестиваленың призы — «иң яхшы хатын-кыз роле өчен» номинациясендә — «Үлем куркыныч түгел» (рус. Умирать не страшно, 1992) фильмы.
  • 1997 И. М. Смоктуновский исемендәге театр фестиваленың (Мәскәү) беренче призы — Вера Филипповна роле өчен — «Йөрәк таш түгел» (рус. Сердце не камень, 1997) спектакле.
  • 2002 РФ атказанган артисты.
  • 2012 «Треббия» Аурупа премиясе (Праһа) — «Иҗат эшчәнлеге өчен» номинациясендә.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I ире эшмәкәр Эдуард Василишин. Кызлары Татьяна (1998).
II ире эшмәкәр Николай Разгуляев. Уллары Виктор (2012)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Безнең кавем. Ольга Кабо. «Сөембикә», 2018 ел, гыйнвар, 63нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]