Ольга Князева
Ольга Князева | |
---|---|
![]() | |
Туган | 9 август 1954 Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 3 гыйнвар 2015[1] (60 яшь) Казан, Россия |
Яшәгән урын | Адоратски урамы, Казан[2] |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | кылычбаз |
Спорт такымы әгъзасы | Динамо[d] |
Ольга Кнәзева (Ольга Николай кызы Князева, 9 август 1954, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 3 гыйнвар 2015[1] (60 яшь), Казан, Россия) — СССР кылычбазы, дөнья чемпионы (1974-1975, 1977-1978), 1976 елгы Олимпия уеннарының алтын мидәле иясе.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]О́льга Никола́евна Кня́зева 1954 елның 9 нчы августында Казанда туган.
Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый. Спорт карьерасы тәмамланганнан соң, тренер-укытучылык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Казан дәүләт финанс-икътисад институтында физик культурадан укыта, доцент.
Спорт карьерасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1976 елгы Олимпия чемпионы, рапираларда команда ярышларында.
1973 елда Гетеборгта команда зачетында һәм 1975 елда Будапештта шәхси рапирада дөнья чемпионатының көмеш призеры.
Команда зачетында 4 тапкыр дөнья чемпионы (1974, 1975, 1977, 1978).
1975-1978 елларда Ауропа Кубогы иясе.
1975 елда дөньяның иң яхшы рапирачы дип таныла.
2005 елда «Казан шәһәре горурлыгы» рус-инглиз энциклопедиясе басмасына кертелә.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ире- Рафаэль Дубов, фехтовальчы, тренер, халыкара категорияле судья[2].
Балалары: улы Александр (өлкән) һәм кызы Нина-спорт мастерлыгына кандидатлар.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1976 елда «СССРның атказанган спорт мастеры»
- «Хезмәт батырлыгы өчен» СССР медале
- «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре»
- Татарстан Республикасының «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Князева Ольга Николаевна // Татар энциклопедиясе сүзлеге / Баш мөхәррир Мансур Хәсәнов. — Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, 1999. — С. 280. — 704 с. — ISBN 0-9530650-3-0. (в пер.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ольга Князева — олимпийская статистика на сайте Sports-Reference.com(ингл.)
- Калып:Из БОЭ
- Всероссийское общество «Динамо»
- «Олимпийская чемпионка Ольга Князева. 35 лет спустя» / «Татцентр.ру», 15.07.2011
- Ушла из жизни Ольга Николаевна Князева / Федерация Фехтования России
- Ушла из жизни лучшая рапиристка мира Ольга Князева 2020 елның 24 ноябрь көнендә архивланган. / sobesednik.ru
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]![]() | |
---|---|
|