Ольга Редько
Ольга Редько | |
---|---|
![]() | |
ТР сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе | |
Вазыйфага керешкән 2014 елның 24 марты | |
Туган | 12 июнь 1981 (41 яшь) |
Ольга Редько, Ольга Андрей кызы Редько (рус. Ольга Андреевна Редько, 1981 елның 12 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан Җөмһүриятенең сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе (2014 елның 24 мартыннан).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1981 елның 12 июнендә Казан шәһәрендә туган. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган (2003). РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясендә өстәмә белем алган (2008).
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2003—2004 елларда — ТР буенча Җир кадастр палатасы ФДУ әйдәүче икътисадчысы.
2004—2005 елларда — ТР Флорбол федерациясенең финанс директоры.
2005—2007 елларда — «ТР инвестицион-венчур фонды» дәүләт коммерцияле булмаган оешмасында: экспертиза бүлегенең баш белгече, проектларны гамәлгә ашыру һәм идарә итү бүлеге башлыгы, директор урынбасары.
2007 елның сентябреннән — ТР дәүләт сатып алулары идарәсе җитәкчесе.
2014 елның 24 мартыннан — ТР сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе[1].
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ольга Андрей кызы Редько 2020 елның 4 февраль көнендә архивланган.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Редько Ольга Андреевна. 2019 елның 25 сентябрь көнендә архивланган. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)(рус.)