Ольга Токарчук

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ольга Токарчук latin yazuında])
Ольга Токарчук

Туу датасы: 29 гыйнвар 1962(1962-01-29) (62 яшь)
Туу урыны: Польша, Зелёна-Гура, Сулехув
Эшчәнлек төре: язучы, шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1993-х. в.
Жанр: шигырь, эссе, тарихи роман
Иҗат итү теле: ләх теле
Дебют: «Китап шәхесләренең юлы» (1993)
Премияләр: Халыкара Букер премиясе (2018),
Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе (2018)
Имза: Култамга
Яшәү җире Краянув
Вротслав

Ольга Токарчук, Ольга Навоя Тока́рчук (пол. Olga Nawoja Tokarczuk, 1962 елның 29 гыйнвары, Польша, Любуш воеводствосы, Зелёна-Гура районы, Сулехув) — Польша язучысы, шагыйрәсе, ел саен бирелә торган Халыкара Букер премиясе (Man Booker International Prize, 2018), Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе (2018, 2019 елда бирелгән) лауреаты. Токарчук — Польшадан Нобель премиясе белән бүләкләнгән бишенче, Букер премиясен алган беренче язучы.[1]. Нова-Руда шәһәренең шәрәфле ватандашы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 год
2018 год

1962 елның 29 гыйнварында Польшаның Зелёна-Гура районы Сулехув шәһәрендә туган. Әбисе украин, бабасы поляк милләтеннән була. Сугыштан соң гаилә таркала, бер өлеше Украинада, икенчесе Польшада кала, тагын бер өлеше Франциядә урнашкан.

Булачак язучы Варшава университетының психология факультетын тәмамлый һәм күпмедер вакыт психотерапевт булып эшли. Вроцлавта яши. Яшелләр фиркасе әгъзасы. Язучы Польшаның идарәче «Хокук һәм гаделлек» фиркасе хөкүмәте алып барган сәясәтне, аерым алганда, качакларны кабул итүдән баш тартуын тәнкыйтьли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ольга Токарчук — 8 роман һәм ике хикәя җыентыгы авторы. Аның әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителгән. Үсмер чагыннан шигырьләр яза. 1993 елда аның «Китап шәхесләренең юлы» дигән беренче романы чыга. 1995 елда чыккан «Э. Э.», 1996 елда чыккан «Правек һәм башка заманнар» романнары да укучылар арасында уңыш казана. 1998 елда нәшер ителгән «Көндезге йорт, төнге йорт» романы Дублин IMPAC әдәби премиясе финалына үтә. «Шкаф» (1997), «Төрле барабаннарда уйнау» (2001) хикәя җыентыклары дөнья күрә. 2000 елда Болеслав Прус(рус.) китабына багышланган «Курчак һәм энҗе» эссе җыентыгы басыла. 2006 елда «Анна Ин дөнья табутларында» исемле мифларга нигезләнгән романы басыла.

«Йөгерүчеләр» (исеме иске йолалык сектасы исеменнән, пол. Bieguni) дигән романы 2008 елда илнең иң абруйлы «Нике» әдәби премиясенә лаек була. Ольга Токарчук кыска проза остасы булып таныла. Белеме буенча психолог булган язучы үз иҗатында Карл-Густав Юнгның(рус.) аналитик психологиясе традицияләрен дәвам итә. Токарчук әсәрләренең тематикасы — төрле тарихи чорларда кешеләр арасындагы һәм халыклар арасындагыгы мөнәсәбәтләр.

2018 елда О. Токарчук «Йөгерекләр» романы өчен ел саен бирелә торган Халыкара Букер премиясенә (Man Booker International Prize (50 мең фунт стерлинг, китапны инглиз теленә тәрҗемә итүче белән икесенә) лаек була. Халыкара Букер премиясе сайтындагы матбугат релизында «Йөгерүчеләр»не «XVII гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр сәяхәт һәм кеше анатомиясе темалары белән бәйле эпизодлары булган роман» дип атыйлар.

2019 елда Токарчук 2018 ел өчен бирелгән әдәбият өлкәсендә Нобель премиясен («Йөгерекләр» романы өчен) алган. Токарчук — Польшадан Нобель премиясе белән бүләкләнгән бишенче (Һенрик Сенкевич, Владислав Реймонт, Чеслав Милош, Вислава Шимборскаялардан соң) язучы.

2019 елда «Мәет сөякләре өстеннән сабан белән уз!» китабы белән Халыкара Букер премиясе шорт-листына керә[2].


« искиткеч үткен фикерле, күзаллавы һәм әдәби стиле булган язучы [3].
Лиза Аппиньянези, британ язучысы, Букер премиясе жюри рәисе
»

Премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]