Оманда ислам
Оманда ислам (гарәп. الإسلام في عمان) — Оман территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Оман халкының (5 млн 106 мең кеше) 85,90 % ы (4 млн 386 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 0,20 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Илнең Төп кануны буенча, дәүләт дине — ислам, шәригать — законнарның төп чыганагы. Барлык конфессияләр өчен дин иреге тәэмин ителә. Дини билге буенча дискриминация тыела һәм, җәмәгать тәртибе бозылмаган очракта, дини йолаларны үтәү иреге күздә тотыла[2].
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Оман халкының 70 % ы ибадилек исламы тарафдары. Ибадилек (гарәп. إباضية) — Ислам эчендә 657 елда барлыкка килгән, шигыйлардан аерылып чыккан хариҗилар хәрәкәте[3].
Хәзер Оман дип аталучы төбәктә гарәпләр безнең эраның 700-елларыннан яши. Португалиялеләр әлеге җирләрне 1507 елда яулап ала, 150 елдан соң алар кысрыклап чыгарыла. Фарсылар идарәсе 1737—1749 елларда була.
1967 елда нефть запаслары ачылгач, Оманның заманча икътисадына нигез салына.
1970 елда Оман солтанының улы, илне либеральләштерү һәм модернизацияләү өчен, әтисе солтан Сәет бин Тәймурны тәхеттән бәреп төшерә. Яңа солтан үз сүзенә тугъры булган: хатын-кызлар һәм 21 яшьтән өлкәнрәкләр өчен сайлау хокукларын киңәйткән, шулай ук АКШ белән сәүдә мөнәсәбәтләрен яхшырткан[4].
Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Оман халкы соңгы елларда илгә иммигрантлар күп килү сәбәпле бик нык арта. Алар ил халкының яртысын диярлек тәшкил итә. Иммигрантларның иң күбесе Һиндстан һәм Бангладештан, Оманда мегаинфраструктура проектлары саны арту сәбәпле, монда күчкән [5]. Халыкның 50 % ы диярлек ил башкаласы Маскатта һәм Маскаттан төньяк-көнбатышка таба Оман култыгы яр буе тигезлегендә яши, шул ук вакытта Көньяк төбәктә 200 000 генә кеше яши. 2017 елда халык саны 4,636 млн кеше тәшкил иткән.
Оман — этник яктан чуар ил, анда, ким дигәндә, 12 төрле телдә сөйләшәләр. Күп кенә оманлылар — Бәлүҗистаннан һәм Суахилидан чыккан кешеләр. Шулай ук илдә якынча 600 000 чит ил кешесе, нигездә, Мисыр, Пакистан, Һиндстан, Бангладеш һәм Филипиннан килгән гастарбайтерлар бар.
Оманда гарәпләр, этник бәлүҗләр, лурлар, суахилилар, һиндлеләр һәм мехриләр яши[6].
Оман халкы арасында дин киң таралган. 2010 елда мөселманнар — 85,9 %, христианнар — 6,5 %, һинд дине вәкилләре — 5,5 %, буддачылык тарафдарлары — 0,8 %, яһүдләр 0,1 %, башка диндәгеләр — 1 % һәм динен күрсәтмәгән халык — 0,2 % булган. Мөселман халкының өчтән өч өлеше Ибәди ислам агымы тарафдары. Калганнары сөнниләр һәм шигыйлар. Шигыйлар Маскатта һәм аңа якын тирәдә яши. Шигый-уникечеләрнең җиде мәчетләре бар[7].
Ибадилек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ибади исламы — бик катгый, һәм аның тарафдарлары шәригать кануннарын халык алдында да, шәхсән дә үтәргә тиеш[8]. Оман мәчетләре Якын Көнчыгыш мәчетләреннән тыйнак бизәлеше, чисталыгы белән аерылып тора, күп очракта манарасы да булмаска мөмкин. Ибәди исламы җыр-биюгә дә каршы. Консерватив ислам иле булган Оман башка Якын Көнчыгыш илләреннән аерымланып яши. Мөселманнарның югары рухание — Баш мөфти. 1975 елдан мөфти — Әхмәд бин Хәмәд әл-Хәлили (Ahmed bin Hamad al-Khalili).
Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Солтан Кабус мәчете — Оман башкаласы Маскатның төп мәчете. 1995 елда төзелеш башлана. 2001 елда, 6 ел 4 айдан соң, төзелеш эшләре тәмамлана. Архитектор — Кариллион Әләви (Carillion Alawi).
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Oman Population (ингл.)
- Ministry of National Economy(ингл.)
- Where is Oman?(ингл.)
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Muslim Population By Country 2020(ингл.)
- ↑ Oman: International Religious Freedom Report 2014
- ↑ Ислам. Белешмә-сүзлек (төзүчесе Заһид Шәфигый). К.: ТКН, 1993, 162-163нче бит. ISBN 5-298-00949-2
- ↑ https://worldpopulationreview.com/countries/oman-population/ Oman Population History(ингл.)
- ↑ Oman Population Growth(ингл.)
- ↑ Oman Demographics(ингл.)
- ↑ Some Mosques / ImamBargahs in Muscat(ингл.)
- ↑ Oman Religion, Economy and Politics(ингл.)
Дәүләтләр | Азәрбайҗан • Әрмәнстан • Әфганстан • Бәһрәйн • Бангладеш • БГӘ • Бутан • Бруней • Вьетнам • Гөрҗистан • Гыйрак • Индонезия • Иран • Израиль • Иордания • Йәмән • Казакъстан • Камбоджа • Катар • Кипр • Көньяк Корея • Күвәйт • Кыргызстан • Кытай (Тибет) • Көнчыгыш Тимор • Лаос • Ливан • Мисыр • Малайзия • Мальдивлар • Монголия • Мьянма • Непал • Оман • Пакистан • Русия • Сингапур • Согуд Гарәбстаны • Сүрия • Таҗикстан • Таиланд • Төньяк Корея • Төрекмәнстан • Төркия • Үзбәкстан • Филипин • Һиндстан • Шри-Ланка • Япония |
---|---|
Буйсынган территорияләр | Гонконг • Кокос утраулары • Макао • Раштуа утравы • Британия биләмәләре |
Танылмаган һәм өлешчә танылган илләр | Абхазия • Көньяк Осетия • Тайвань • Таулы Карабаг • ТКТҖ • Фәлистыйн |