Омск дәүләт бәйләнеш юллары университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Омск дәүләт бәйләнеш юллары университеты latin yazuında])
Омск дәүләт бәйләнеш юллары университеты
Нигезләнү датасы 1930
Сурәт
Рәсми исем Омскі інстытут інжынераў чыгуначнага транспарту, Омская дзяржаўная акадэмія шляхоў зносін, Томскі электрамеханічны інстытут інжынераў транспарту һәм Сібірскі інстытут інжынераў транспарту
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Омск
Урын Омск
Ана ширкәт Федеральное агентство железнодорожного транспорта РФ[d][1]
Рәсми веб-сайт omgups.ru[2]
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем ОмДБЮУ укытучылары[d]
Карта

Омск дәүләт бәйлнеш юллары университеты (рус. Омский государственный университет путей сообщения, ОмГУПС) - Омск шәһәрендә урнашкан югары уку йорты.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Омск дәүләт бәйлнеш юллары университетының төп корпусы

1896 елның апрелендә Россия империясенең Дәүләт Советы Томск технология институтын (ТТИ) гамәлгә кую турында Карар кабул итә.

1900 елның 9 октябрендә ТТИда механик, ә аннары тимер юл транспорты инженер — төзүчеләрен әзерли башлыйлар.

1930 елның июлендә Томскта Томск технология институтының ике факультетыннан, Себер транспорт инженерлары институты (СИИТ) буларак оештырыла.

1932 елда юл-төзелеш факультетыннан Новосибирск тимер юл транспорты инженерлары институты төзелә, ә СИИТ үзе Томск электромеханика институты итеп үзгәртелә.

1961 елда ТЭМИИТ Омскка күчерелә һәм Омск тимер юл транспорты инженерлары институтына (ОмИИТ) исем бирелә.

1994 елда институт Академиягә үзгәртелә.

1997 елда академия Университет статусына ия була.

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Омск дәүләт бәйлнеш юллары университеты Җир өсте транспорт системалары, Автоматика, телекоммуникацияләр һәм мәгълүмати технологияләр, Электр транспорты һәм энергия белән тәэмин итү системалары (ИЭТСЭ), Менеджмент һәм икътисад (ИМЭК),[3] Квалификация күтәрү һәм яңадан әзерләү институтларыннан тора. Омск дәүләт бәйлнеш юллары университетына югары уку йортынача әзерләү һәм һөнәри юнәлеш бирү факультеты керә.

Филиаллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Омск дәүләт бәйлнеш юллары университетыныа Тайга тимер юл транспорты институты филиалы, Омск тимер юл транспорты техникумы һәм Омск тимер юл транспорты медицина училищесы карый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
  2. Google Knowledge Graph — 2012.
  3. Институт менеджмента и экономики