Ондатра
Ондатра | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Ondatra zibethicus L., 1766[1][2] |
Таксономик ранг | төр[1][2] |
Югарырак таксон | Ondatra[d][2] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Яңа энциклопедик сүзлек, 1911—1916[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], The New Student's Reference Work[d] һәм Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d] |
Нәрсәнең чыганагы | muskrat meat[d] |
Ондатра яки мускус күсесе (халык телендә "су күсесе" дип тә йөртелә) (Ondatra zibethicus) — куе көрән төстәге кыйммәтле тиреле әрләнсыманнар гаиләлегеннән кимерүче җир-су җәнлеге (су күсесе), ондатра ыругының бердәнбер төре.
Суда, җирдә дә торучы кимерүче хайван, Төньяк Америкадан чыккан, Ауразиядә, шул исәптән Россия климатында җайлашкан. Татарстан сулыкларында яши, шул исәптән Казанның Кабан күлләрендә, Болак, Казансу, Идел елгаларында бар.
Тасвир
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тышкы кыяфәте буенча күсегә охшаш, еш кына ул мускус күсесе дип йөртелә, ләкин гади соры күсегә караганда шактый зуррак була.
Зур ондатра авырлыгы 1,8 кг, гадәттә 1-1,5 кг, тәне озынлыгы - 25-36 см, койрыгы озынлыгы 18-36 см. Иреннәре кондызларда кебек.
Ондатра тиресе каты куе чәчләрдән тора, су үткәрмәүчән, аркасы төсе кызгылт сөрән, коңгырт сары, кара да була, ачык төстәге түш.
Ондатра канында гемоглобин югары дәрәҗәсе күзәтелә.
Тәүлек буе актив. Яр буе һәм су үсемлекләрен ашый (камыш һ.б.), сирәкрәк моллюск, бака, кечкенә балыклар ашый.
Яшәү өчен яр буенда өн яки өйкәй (хатка) ясый, кайбер өн озынлыгы 2-3 м, хәттә 10 м тәшкил итә.
Ондатра анасы 7-8 бала таба.
Ондатра күреге бик бәяләнә, ите ашарга яраклы, Төньяк Америкада кулланыла.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1905 елда ондатра Америкадан Аурупага китерелә (Праһа).
1926 елда Россиягә китерелә, 1927-1928 елдан бирле Казан сулыкларында яши. 1928 елда Кабан күленә җибәрелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Фото и видео: Ондатра 2017 елның 10 июнь көнендә архивланган.
- Позвоночные животные России: Ондатра 2019 елның 14 гыйнвар көнендә архивланган.
- Ондатры на водорослевых островах водо-болотного комплекса Лосиного Острова (истоки Яузы)
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0