Он талпаны
| Он талпаны | |
|---|---|
| Кыскача исем | A. siro |
| Халыкара фәнни исем | Acarus siro L., 1758 |
| Таксономик ранг | төр |
| Югарырак таксон | Acarus[d] |
| Таксонның халык атамасы | 굵은다리가루진드기 |
| Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
| Ссылка на авторов таксона | Linnaeus, 1758 |
Он талпаны (лат. Acarus siro) — акариформлылар өсотрядына керүче талпаннар төре. Бөртекле культуралар, үләннәр, җитен, көнбагыш орлыкларына, фураж, киптерелгән җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, сыр, камыр ризыклары һәм башкаларга зыян сала.[1] [2] Ашлык һәм он талпаннары арасындагы күп төрләрнең берсе. [3] Төрнең иске исеме - Tiroglif farina. [4]. Мимолет сырын ясауда кулланыла.
Тасвирлау
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ата затлар 0.33-0.43 мм, ана затлар 0.36-0.66 мм озынлыкта. Ана затның тәне озынча, овал рәвешендә, төссез диярлек. Тәне икенче һәм өченче аяк парлары арасында аркылы буразна белән аермачык бүленгән. Тәненең алгы өлеше һәм аяклары караңгырак төстә.
Ата затларның ануслары янында һәм арткы аякларының очында копулятив ябыштыргычлары бар.
Он талпаннары ашлыкта очрый һәм начар сакланган материалда бик күп булырга мөмкин. Ана затлар зур йомырка түмгәкләре җитештерә. Яшәү циклы ике атнадан артык кына дәвам итә. Ул йомырка (ак, овал рәвешендә), личинка (өч аяклы), нимфа (дүрт аяклы) һәм имаго чорларыннан тора.
Коелган тиреләре һәм үле гәүдәләре саклау биналары идәнендә коңгырт тузан рәвешендә мөмкин. Ерткыч талпаннар он талпаннарының үрчүен чамада тоталар. [5]
Бөртеклеләрне, онны һәм хайван азыкларын пычратучы, аллерген үзлекләре булган тузан җитештерүче, шулай ук патогеник микроорганизмнарны күчерә торган талпаннар. Алар зыян китергән азык-төлек татлы ис һәм тәмсез тәм ала. [6] Андый ашамлыклар белән тукланганда, хайваннар аз ашый, аларның эчләре китә, нечкә эчәкләре ялкынсынуы һәм үсешләре бозылуы күзәтелә.
Тәмен яхшырту өчен, Мимолет сырына он талпаннарыннан прививка ясыйлар. [7] Бу максатта кулланылганда, аларны "сыр талпаны" дип атарга мөмкин.
Талпаннар кайвакыт кешеләрне тешлиләр, бу аллергия реакциясенә китерергә мөмкин. [8] [9]
- A. sirо ата заты, вентраль күренеш
- A. siro ана заты, вентраль күренеш
- A. siro нимфасы, вентраль күренеш.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ J. A. Dunn (April 2008). «Rapid method for the detection of storage mites in cereals: feasibility of an ELISA based approach»: 207–213.
- ↑ L. M. I. Webster. «Molecular systematics of Acarus si s. lat., a complex of stored food pests»: 817–822.
- ↑ Jerome Goddard (30 March 2007). Physician's guide to arthropods of medical importance. CRC Press. pp. 248–. . https://books.google.com/books?id=rWMeblT89DUC&pg=PA248. Retrieved 14 April 2010.
- ↑ International Rice Research Institute (1 January 1989). «IRRN»: 39–. Проверено 14 April 2010.
- ↑ Stored-grain Pests. U.S. Government Printing Office. 1955. pp. 41–42. https://books.google.com/books?id=HVQhqHzP0SwC&pg=PA41.
- ↑ Stored-grain Pests. U.S. Government Printing Office. 1955. pp. 41–42. https://books.google.com/books?id=HVQhqHzP0SwC&pg=PA41.
- ↑ (August 2010) «Identification of cheese mite species inoculated on Mimolette and Milbenkase cheese through cryogenic scanning electron microscopy». Journal of Dairy Science 93 (8): 3461–3468. DOI:10.3168/jds.2009-2937. PMID 20655414.
- ↑ Robert L. Rietschel; Joseph F. Fowler Jr. (2008). Fisher's contact dermatitis (6th ed.). Hamilton: BC Decker Inc.. p. 428. .
- ↑ Hill, Dennis S. (2003). Pests of Stored Foodstuffs and Their Control. Dordrecht: Kluwer Academic Publishers. p. 129. .
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Wikihow Он талпаныннан ничек котылырга һәм аны булдырмаска