Орбиталь квант саны

Орбиталь квант саны яки азимуталь квант саны — квант физикасында атомдагы электрон дулкынча функциясенең амплитудасы бүленешен (ягъни электрон болыты формасын) билгеләүче квант саны ℓ.
Төп (радиаль) квант саны n белән билгеләнгән энергетик баскычның асбаскычын билгели һәм түбәндәге кыйммәтләргә тигез була ала:
Һәр кыйммәтенә аерым формасындагы орбиталь туры килә.
- очракта төп квант саны кыйммәтенә карамастан, атом орбитале сферик формага ия (s-орбиталь)
- кыйммәтенә гантель формасындагы атом орбитале туры килә (p-орбиталь)
- = 2, 3, 4 (d-, f-, g-орбитальләре) өчен атом орбитальләре катлаулырак формасына ия (рәсем).
Орбиталь квант саны - электронның орбиталь момент операторы үз кыйммәтләренә тигез. Электронның импульс моментыннан - j спин операторы s белән аерылып тора:
Орбиталь квант саны һәм тулы момент квант саны аермасы абсолют кыйммәте буенча (электрон спинына) тигез.
Орбиталь квант саны фәзада электрон болыты ориентациясен билгели.
Математик тасвир
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Квант механикасы буенча атомдагы электрон дүрт квант саны белән билгеләнә: n, ℓ, mℓ, һәм ms
Электронның импульс моменты операторы L түбәндәге рәвештә квантлана:

Тулы импульс моменты:
- L - орбиталь момент, S - спин
Тулы импульс моменты болай квантлана:

Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Cohen-Tannoudji, Claude; Diu, Bernard; Laloë, Franck. Quantum Mechanics Volume 1. Hermann. ISBN 978-2-7056-8392-4.
- Shankar, Ramamurti (6 December 2013). Principles of Quantum Mechanics. Springer US. ISBN 978-1-4615-7675-4.