Орбитаның бактериаль целлюлиты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Орбитаның бактериаль целлюлиты latin yazuında])
Орбитаның бактериаль целлюлиты
Саклык белгечлеге офтальмология
Симптомнар ялкынсыну[1] һәм Птоз[1]
ICD-9-CM 376.01[1][2]
ICPC 2 идентификаторы F73
NCI Thesaurus идентификаторы C99000[1]

Орбитаның бактериаль целлюлиты — бу тарзо-орбиталь фасция артындагы йомшак тукымаларның гомер өчен янаган инфекцион ялкынсынуы. Һәр яшьтә очрый, ләкин балаларда ешрак. Иң еш очрый торган тудыргычлар S. pneumoniae, S. aureus, S. pyogenes һәм influenzae. H.

Патогенез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Синусит, еш кына этмоидит, ул гадәттә балаларда һәм яшьләрдә очрый.

2. Пресепталь целлюлитның тарзо-орбиталь фасция аша таралуы.

3. Дакриоцистит, битнең урта өлеше, теш инфекциясе өчен урынлы инфекциянең таралышы. Соңгы очракта, гайморит орбиталь целлюлит алдыннан була ала.

4. Кан белән таралу.

5. Җәрәхәттән соң бактерияле целлюлит тарзо-орбиталь фасциягә зыян китергән җәрәхәттән соң 72 сәгать эчендә үсеш ала. Клиник күренеш ертылган яра яки гематома булганда гадәти булмаска мөмкин.

6. Операциядән соң бактериаль целлюлит челтәркатлау, яшь юллары яки орбитадагы операцияләрдән соң өзлегүләр була ала.

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Кискен хәлсезлек, бизгәк, авырту һәм күрү мөмкинлекләре начарлану белән билгеләнә.

2. Билгеләре

• Бер яклы, авыртулы, урынлы периорбиталь шешү, кабаклар кызару һәм урынлы температура арту.

• Экзофтальм, гадәттә күз шешү белән яшерелә, еш кына тышка һәм аска күчә.

• Авыртулы офтальмоплегия (рәс. 6.13а).

• Күрү нервының зарарлануы.

3. КТ пресепталь һәм орбиталь караңгылануны ачыклый (рәс. 6.13б).

Өзлегүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Офтальмологик өзлегүләр. Экспозицион кератопатия, КЭБ арту, ЧҮА һәм ЧҮВ томалану, эндофтальмит һәм оптик нейропатия.

2. Баш эчендәге өзлегүләр(сирәк). Менингит, баш мие абсцессы һәм каверноз синус тромбозы. Соңгы өзлегү аеруча куркыныч, аны ике яклы симптоматика, тиз үсүче экзофтальм, бит, конъюнктива, челтәркатлау тамырларының тоткарлану күренешләрендә шикләнергә кирәк. Өстәмә билгеләргә клиник симптомнарның тиз артуы белән бергә прострация, каты баш авыртуы, укшыту һәм косу керә.

3. Сөяк өсте алды абсцессы ешрак орбитаның эчке диварында урнаша. Җитди проблемадан гыйбарәт, чөнки тиз үсеп баш куышлыгына таралырга мөмкин.

4. Орбиталь абсцесс синусит өчен орбиталь целлюлитта сирәк очрый, ләкин җәрәхәт яки операциядән соң целлюлитта үсә ала.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Ашыгыч офтальмологик һәм отоларингологик тикшерү белән хастаханәгә салу. Баш эчендәге абсцесста корыту кирәк була ала.

2. Антибактериаль дәвалауга мускул эченә һәр 8 сәг 1 г цефтазидим кертү һәм анаэроб флораны басу өчен һәр 8 сәг эчкә 500 мг метронидазол кабул итү керә. Пенициллинга аллергия булса, венага ванкомицин кертәләр. Антибактериаль дәвалауны 4 көн дәвамында тән температурасы нормаль булганчыга кадәр үткәрәләр.

3. Күрү нервының функциясен 4 сәгать саен бәбәк җаваплары, күрү үткенлеге, төс һәм яктылык тоюын бәяләп тикшерелергә тиеш.

4. Тикшерүләр (күрсәтмәләр буенча)

. • Лейкоцитлар санын исәпләү

. • Каннан үрчетү.

• Орбита, борын куышлыклары, баш мие КТ'сы. Орбита КТ'сы авыр пресепталь целлюлитны орбиталь целлюлиттан аерырга ярдәм итә (алдарак кара).

• Минингеаль яки баш мие симптомнары булганда люмбаль пункция.

5. Түбәндәге очракларда хирургик катнашу кирәк.

• Антибиотиклы дәвалауның нәтиҗәсезлеге.

• Күрү начарлану.

• Орбиталь яки сөяк өсте алдында абсцесс.

• Атипик клиник күренеш һәм биопсия үткәрү кирәклеге.

NB Инфекцияләнгән куышлыкны һәм орбитаны гадәттә корытырга кирәк.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.