Организмның эчке тирәлеге
Организмның эчке тирәлеге |
Организмның эчке тирәлеге (яки француз телендә milieu intérieur ); 19нчы гасырда Франция физиологы Клод Бернард тарафыннан кертелгән, күп күзәнәкле организмның тукымалары һәм органнары арасындагы бәйләнеш һәм гомеостазны тәэмин итү эшен башкаручы күзәнәкара сыеклыкларны тасвирлаучы концепция.
Эчке тирәлек компонентлары.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Эчке тирәлекнең беренче компоненты — кан. Ул кан тамырларының йомык системасы буйлап әйләнеп йөри һәм тәннең башка тукымалары белән турыдан-туры катнашмый. Кан күзәнәкара матдә ролен үтәүче сыек өлештән — плазмадан һәм формалы элементлардан, ягъни кан күзәнәкләреннән — эритроцитлардан һәм лейкоцитлардан, канның күзәнәк булмаган формалы элементлары исәбенә кергән кан пластинкаларыннан — тромбоцитлардан тора. Иң нечкә кан тамырларында — капиллярларда кан һәм тукыма күзәнәкләре арасында алмашу бара: канның сыек өлеше кан тамырларыннан өлешчә чыга, ул күзәнәкләр аралыгына күчә һәм тукыма сыекчасына әйләнә.
Кан, лимфа һәм тукыма сыекчасының бәйләнеше. - Тукыма сыекчасы — эчке тирәлекнең икенче компоненты, анда күзәнәкләр урнашкан. Аның составында 95% чамасы су, 0,9% минераль тозлар, 1,5% аксымнар һәм башка органик матдәләр, шулай ук кислород һәм углекислый газ бар. Тукыма сыекчасыннан күзәнәкләр кан белән килгән туклыклы матдәләрне һәм кислородны үзләренә алалар. Ә күзәнәкләр тукыма сыекчасына таркалу продуктларын бүлеп чыгаралар. Ьәм бары тик шуннан гына алар канга эләгә һәм аңа ияреп китә.
- Лимфа — эчке тирәлекнең өченче компоненты. Ул лимфа тамырлары буйлап хәрәкәт итә. Лимфа тамырлары тукымаларда күзәнәкләрнең эпителиаль катлавыннан торган вак йомык капчыклардан башлана. Болары — лимфа капиллярлары. Алар артык тукыма сыекчасын интенсив йоталар. Лимфа тамырлары, бер-берсе белән кушылып, төп лимфа юлын барлыкка китерәләр, аның аша лимфа кан системасына күчә. Лимфа юлында лимфа төеннәре урнашкан, алар чит кисәкчекләрне тоткарлый һәм микроорганизмнарны юкка чыгаручы фильтрлар хезмәтен үти.
Эчке тирәлекнең чагыштырмача даимилеге.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Организмның эчке тирәлеге үзгәрүчән тигезләнеш халәтендә була, чөнки аның кайбер матдәләре файдаланыла һәм бу тотылган матдәләр тагын тулылана. Мәсәлән, файдаланылган туклыклы матдәләргә алмашка эчәклектән яңалары үтеп керә. Кан тамырлары стеналарында рецепторлар бар, алар канда нинди дә булса матдәнең артуы яки кимүе турында сигнал җибәрәләр. Әгәр бу матдәләрнең концентрациясе норманың югары чигенә якынлашса, аларның концентрациясен киметүче рефлекслар эшли башлый. Ә инде нормадан түбәнәйсә, каршы рефлексларны тудыручы рецепторлар ярсына.
Нерв һәм эндокрин системалар кандагы, тукыма сыекчасындагы һәм лимфадагы матдәләрнең концентрациясен көйли. Әйтик, сәламәт кеше канының плазмасында К+ ионнарының микъдары 16 дан алып 20 мг % ка кадәр (ягъни 100 мл канда 16 дан 20 мг/га кадәр) тирбәлә. Бу чикләрдә теләсә нинди зурлык нормаль санала. Кеше организмында төрле матдәләрнең һәм күзәнәкләрнең микъдары бер сан белән генә түгел, ә бәлки берникадәр диапазонда (...нан алып ...га кадәр) күрсәтелә. Бу — аларның кереме белән чыгымы арасындагы үзгәрүчән тигезләнеш нәтиҗәсе.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Колесов Д. В. Биология. Кеше : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек / Д. В. Колесов, Р. Д. Маш, И. Н. Беляев; Русча 10 нчы басмадан Ф. Г. Иштирәкова тәрж,.— Казан : Мәгариф, 2009.— 332 б.: рәс. б-н.