Орган (биология)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Орган (биология) latin yazuında])
(Органнар (биология) битеннән юнәлтелде)
Орган
Сурәт
 Орган Викиҗыентыкта
Хатын-кыз корсагы органнары. Леонардо да Винчи рәсеме, 1507 ел

Орган (бор. грек. ὄργανον — «инструмент») — тәннең билгеле бер функцияне башкаручы өле­ше. Һәрбер органның билгеле бер төзелеше, формасы һәм организмда аерым урыны була.

Күп күзәнәкле организмнарның көйләнгән тереклек эшчәнлеген (үсемлекләрнең дә, хайваннарның да) бил­геле бер функцияне башкаручы төрле органнар тәэмин итә. Кайбер органнар, терәк функциясен үтәп, гәүдәне тотып тора, аны хәрәкәтләндерә, икенчеләре организм­ның эчке өлешләрен төрле зарарланудан саклый, өчен­челәре — организмга туклыклы матдәләр һәм әче тудыргыч керү өчен, ә дүртенчеләре зарарлы матдәләрнең бүленеп чыгуы өчен «җавап бирә». Мондый специальләшү орга­низмга эффектлы эшләргә мөмкинлек бирә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Н.И.Сонин, "Биология", Казан, «Мәгариф» нәшрияты.