Орду Мәлик

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Орду Мәлик latin yazuında])
Орду Мәлик
Алтын Урданың ун өченче ханы
Вазыйфада
1361–1361
Аңа кадәр Тимер Хуҗа
Дәвамчысы Килдебәк
Үлгән 1361(1361)
Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр

Орду Мәлик яки Урда Мәлик (tat. lat. Ordu Mälik(үле сылтама), اوردو ملک, үл. 1361) - Алтын Урда ханы (сентябрь-октябрь 1361). Алтын Урданың низаглашу чорында идарә иткән хан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хызыр 1361 елда үтерелгәннән соң аның улы Тимер Хуҗа һәм энесе Мурад арасында хакимият өчен көрәш башланган. Тимер Хуҗа кыска вакытта хакимияткә килгән, ләкин Мурад Гөлстан шәһәрендә хакимиятне алган.

Дәүләтнең көнчыгышыннан килгән Орду Мәлик 1361 елның сентябрендә Сарай шәһәрен басып алган. Тимер Хуҗа башкаладан качканнан соң Орду Мәлик ай дәвамында хакимиятта торган.

Үзәк хакимият зәгыйфләнгәннән соң Идел буе Болгары Олысы әмире - Булат Тимер Идел буе Болгар дәүләте бәйсезлеген игълан иткән.

Бату токымыннан чыккан Килдебәк Алтын Урда аксөякләрен үз ягына тартып 1361 елның октябрендә Сарай шәһәрен басып алган, сугышта Урда Мәлик вафат булган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Тимер Хуҗа
Алтын Урда ханы

1361
Аннары:
Килдебәк

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.