Орест Кипренский
Орест Кипренский | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Орест Кипренский |
Туган | 13 (24) март 1782[1] Нежново[d], Петерһоф өязе[d], Санкт-Петербург губернасы, Россия империясе[1] |
Үлгән | 12 (24) октябрь 1836[2] (54 яшь) Рим, Папа өлкәсе[d][3][1] |
Үлем сәбәбе | пневмония |
Күмү урыны | Рим |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Император сынлы сәнгать академиясе[d] |
Һөнәре | рәссам, художник-график |
Оре́ст Ада́м улы Кипре́нский — рус живописецы һәм графигы, портрет остасы.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кипренский — алпавыт А. С. Дьяконовның никахтан тыш улы. Документлар буенча крепостнойлар Адам Карл улы һәм Анна Гаврила кызы Швальбе гаиләсенә язылган булган[4].
1788 елда азат ителү грамотасын алып Кипренский фамилиясе астында Император художестволар Академиясенә Тәрбия училищесына кабул ителгән булган. Академиядә 1803 елга кадәр укыган. Аның остазлары Григорий Угрюмов һәм Дмитрий Левицкий булган. Уңышлы эшләре өчен медальләр белән бүләкләнгән булган: кече көмеш (1800), зур көмеш (1801); ике алтын медаль (1802): берсе “Юпитер һәм Меркурий Филемон һәм Бавкидага зиярәт кыла” программасы өчен һәм икенчесе мәрхүм сынчылык профессоры Михаил Козловскийга һәйкәл эскизы өчен. Зур алтын медальне: “Бөек Кенәз Дмитрий Донскойны Мамайны җиңгәннән соң калган кенәзләр һәм башка сугышчылар аны урманчыкта соңгы сулышында диярлек тапканын чагылдырырга” мәсьәләсе өчен алган. Академиядә 1-енче дәрәҗә аттестат һәм шпага алган (1803) һәм Академиядә пансионер буларак калдырылган булган. Академик дәрәҗәсен (1812): Аның Император Бөеклеге принц Пётр Фридрих Георг Ольденбурглы; лейб-гусар полковнигы Давыдов Евграф Владимир улы; кенәз шталмейстер Гагарин Иван Алексей улы, Алексей Иван улы Кусов портретлары өчен алган. Император Художестволар Академиясе киңәшчесе булып билгеләнгән булган. Художестволар Академиясенең 2-енче дәрәҗә професссоры (1830). Мәскәүдә (1809-1811), Тверьда Павел I кызы бөек княжна Анна Павловна сараенда, Петербургта (1809 елга кадәр, 1812-1816, 1823-1828), ә 1816-1822 елларда һәм 1828 елдан 1836 елга кадәр Римда һәм Неапольдә торган. Швейцария (1816), Франция һәм Германия (1822-1823) буенча сәяхәт кылган. Италиягә килеп Болоньяда Анжело Тозеллидан перспектива сабакларын алган. Фалькуччи гаиләсе белән рәссам язмышында эз калдырган вакыйга бәйле. Анна-Мария Фалькуччи (1812 ел тирәсендә туган) итальян гүзәл натурщица кызы булган, аның бала портретын рәссам 1819 елда “Кулында канәфер чәчәк белән мәк тәкыядә кыз” атамасы астында ясалган. Кызның әнисе Кипренскийга “Анакреон табуты” картинасы өчен позалаган, рәссамның өендә торган булган һәм аның белән якын булган. “Берьюлы иртә белән натурщицаны үле килеш тапканнар. Ул пешүдән үлгән. Анда скипидар сибелгән һәм яндырылган киндер тукыма яткан булган. Берничә көннән соң “Санта-Спирито” шәһәр хастаханәсендә таныш булмаган авырудан Кипренскийның хезмәтчесе – яшь һәм тупас италияле үлгән. Рим буенча гайбәт тарала башлаган. Кипренский натурщица хезмәтче тарафыннан үтерелгән дип раслаган. Әкрен Рим полициясе тикшеренүне хезмәтченең үлеменнән соң башлаган һәм бернәрсә дә ачыкламаган. Рим обывательләре, ә алардан соң рәссамнарның кайберәүләре ачык рәвештә натурщицаны хезмәтче түгел, ә Кипренский үтергән дип әйткән. Рим рәссамнан борылган. Ул урамга чыкканда малайлар аңа читән артыннан таш атканнар һәм сызганнар, ә күршеләр – һөнәр ияләре һәм сәүдәгәрләр үтерергә янаганнар. Кипренский эзәрлекләүне чыдый алмаган һәм Римнан Парижка качкан. Италиядән 1822 елда киткәндә ул язма килеш кардинал Консальви Эрколеага кызны монастырь пансионына билгеләргә сорау белән ялварган. Ул ятимне тәрбияләү өчен акча калдырган. “Парижда рус рәссамнары, Кипренскийның элекке дуслары, аны кабул итмәгәннәр. Үтерү турында гайбәт монда да җиткән. Ул Парижда оештырган картиналар күргәзмәсе игътибарсыз узган. Газеталар аның турында дәшмәгән. Кипренский җәмгыятьтән атып ташланган булган. Ул рәнҗүен яшергән. Италиягә рәссам кайта алмаган, Париж аңа игътибар итәргә теләмәгән. Яңадан пумала алу өчен Кипренский “аның чәчәк атуын һәм данын күргән калдырылган Ватанын” искә төшергән. Париждан 1823 елда китеп, ул Россиягә кайткан, киләсе биш елны Санкт-Петербургта уздырган, анда 1824 ел ахырында ул Адам Мицкевич график портреты өстендә эшләгән, ә 1827 елның җәендә Александр Пушкин живопись портреты өстендә эшләгән. 1828 елның июнендә Италиягә киткән, шул вакыттан аның иҗатының икенче итальян периоды башланган. Италиягә килеп, ул башта берничә ай Римда уздырган. 1829 елның мартыннан 1832 елның апреленә кадәр Неапольдә торган һәм эшләгән, анда ул пейзажист Сильвестр Щедрин белән бер йортта торган. Неапольдә 1831 елда граф Дмитрий Шереметев заказы буенча «Газета укучылар» картинасы ясалган булган. 1836 елның июлендә ул кайчандыр монастырь пансионына билгеләгән элеккеге ятим, ә шул вакытта инде 24 яшьлек Анна-Мария Фалькуччига өйләнгән. Шуның өчен аңа башта католиклык кабул итәргә кирәк булган. Никах булганнан соң өч айдан соң Кипренский Римда 1836 елның 17 октябрендә үпкә ялкынсынуыннан үлгән булган һәм Римда Сант Анреа Делле Фратте чиркәвендә күмелгән булган. Кабер өсте өстендә “Рус рәссамнары арасында иң мәшһүре, Император Петербург художестволар академиясе профессоры һәм Неаполь академиясе әгъзасы Орест Кипренский хөрмәтенә Римда күпме булган рус рәссамнары, архитекторлары һәм сынчылары, халкының шулкадәр кинәт сүнгән яктырткычын һәм шулкадәр һиммәтле җан өстеннән елап үз акчасына куйдылар...” Рәссамның кызы Клотильда Кипренскийның үлеменнән соң инде туган. Мәшһүр рәссамга һәйкәл аның туган җирендә Нежново авылында 2017 елның 24 мартында куелган булган. Аның авторлары – Рәссамнар Союзы әгъзалары, И. Е. Репин исемендәге художестволар Академиясе тәмамлаучылар Дмитрий Щербаков һәм Сергей Сергеев [5].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кипренский — XIX гасырның вакыты буенча беренче рус портретисты. Аның пумаласына ул портретист буларак дебют ясаган «А. К. Швальбе портреты» (1804) карый. Италиядә аның эшен Рембрандт әсәре дип белгәннәр. 1809 елда «Е. В. Давыдов портреты»н барлыкка китергән. Иң танылган әсәрләре – малай А. А. Челищев портреты (1810-1811), ирле-хатынлы Ростопчиннар (1809) һәм Хвостовлар (1814) портерты, шулай ук автопортрет (1808), К. Н. Батюшков (1815), В. А. Жуковский (1816) шагыйрьләре портретлары. 1827 елда Кипренский тарафыннан Антон Дельвиг заказы буенча Пушкин портреты ясалган булган (шул ук елның язында Пушкин Василий Тропининның моделе булган). Кипренский Пушкин шигъриятенең бөтен матурлыгын күз һәм бармакка юнәлдерергә карар кылган. Күзләргә рәссам кешегә ирешергә булмаслык чисталык, ялтырау һәм тынычлык биргән, ә шагыйрьнең бармакларына нервик нәзеклек һәм көч биргән. Портрет ясалышына шагыйрь Кипренскийга багышлау белән җавап биргән:
Любимец моды легкокрылой,
Хоть не британец, не француз,
Ты вновь создал, волшебник милый,
Меня, питомца чистых муз, —
И я смеюся над могилой,
Ушед навек от смертных уз.
Себя как в зеркале я вижу,
Но это зеркало мне льстит.
Оно гласит, что не унижу
Пристрастья важных аонид.
Так Риму, Дрездену, Парижу
Известен впредь мой будет вид.
1831 ел “Җимеш белән Неаполитан кызы” һәм “Неапольдә газет укучылар” эшләре белән билгеләнгән булган.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
В. А. Жуковский портреты
-
В. С. Хвостов хатыны Д. Н. Хвостова портреты
-
Әтисе А. К. Швальбе портреты.
-
Екатерина Авдулина портреты, 1822.
-
Кенәз Н. П. Трубецкой портреты, 1826
-
О. А. Рюмина портреты, 1826
-
Мескен Лиза, 1827
-
А. С. Пушкин портреты, 1827
-
Сергей Уваров портреты, 1815
-
Графиня Екатерина Ростопчина портреты, 1809
-
Муен яулыгында яшь кеше портреты (К. И. Альбрехт), 1816
-
Неапольда газет укучылар, 1831
Санкт-Петербургта адреслары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1814 —1816 елның мае —Е. Ф. Муравьёва йорты — Фонтанка елгасы яр буе, 25;
- 1823 — 1828 елның җәе — Адмиралтейство яр буе, 72, Д. Н. Шереметев сараеның уң канатында остаханә — Фонтанка елгасы яр буе, 34.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәскәүдә Кипренский урамы
- Мартышкинода (хәзер Ломоносов өлеше) Кипренский урамы
- Ленинград өлкәсенең Кингисепп районының Нежново авылында Орест Адам улы Кипренскийга һәйкәл (ачылуы 2017 елда) [5][6]
Замандашлар Кипренский турында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Орест Адам улы Кипренский (1783 – 1836) тарихи живопись профессоры, кайчан булса да булган Россия портретистларының иң яхшыларының берсе, һәм бөтен Европаның иң яхшы рәссамнарының иң яхшы көндәше. Италиядә аны “Рус Вандикы” дип атаганнар. Әмма бу исем безнең данлыклы портретистны тулысынча хасламый һәм билгеләми. Эшен Угрюмов җитәкчелеге астында остазыннан кабатлап башлап ул тиздән аларның ике капма-каршы дип тоелган манераларын кушырга теләп Рубенска һәм Рембрандтка мөрәҗәгать иткән, әмма тиздән икесен дә калдырган һәм үз хасиятле стилен барлыкка китергән… Кипренскийның портретлары бөтен Европа буенча таралган; аларның иң мәшһүр әсәрләрен генә күрсәтеп китик. Эрмитажда: “Бакчачы” яки “Кояшта dolce far niente (ләззәтләнеп бернәрсә эшләмәү) халәтендә ятучы яшь итальян малае” һәм башкалар.
«Живопись и живописцы главнейших европейских школ». — А. Н. Андреев, 1857.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Большая российская энциклопедия — Москва: Большая российская энциклопедия, 2004.
- ↑ http://ebookiriran.ru/index.php?id=376§ion=9&view=article
- ↑ 3,0 3,1 Кипренский Орест Адамович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Сомов, 1895, с. 86.
- ↑ 5,0 5,1 В Нежновском сельском поселении был торжественно открыт памятник знаменитому земляку — Оресту Адамовичу Кипренскому к 235-летию со дня его рождения(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
- ↑ Парфёнова Елена (2017-03-24). Открытие памятника великому русскому художнику Оресту Адамовичу Кипренскому (фото и видео). ГородКингисепп.рф.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Алленова О. Кипренский. — М. : Белый город, 2000. — 48 с. — ISBN 5-7793-0231-6.
- Алексеева Т. В. О. А. Кипренский // История русского искусства / Под общ. ред. акад. И. Э. Грабаря. — М. : Изд. АН СССР, 1963. — Т. VIII, кн. 1. — С. 396—470. — 708 с.
- Бенуа А. Н. История русской живописи в XIX веке / Сост., вступ. ст. и коммент. В. М. Володарского. — 3-е изд.. — М. : Республика, 1999. — 448 с. — ISBN 5-250-02693-1.
- Бочаров И. Н., Глушакова Ю. П. Кипренский. — М. : Молодая гвардия, 1990. — 365 с. — (Жизнь замечательных людей, 710). — ISBN 5-235-01383-2.
- Валицкая А. П. Орест Кипренский в Петербурге. — Л.: Лениздат, 1981. — 264 с. — 75 000 экз.
- Глушакова Ю. П. Документальные и эпистолярные материалы о жизни и творчестве О. А. Кипренского // Исследования по источниковедению истории России (до 1917 г.): Сборник статей. — М. : ИРИ РАН, 1993. — С. 147‒163. — 236 с. — ISBN 5-201-00652-3.
- Глушакова Ю. П. Публикации новых источников о русских художниках конца XVIII — первой половины XIX века // Исследования по источниковедению истории России (до 1917 г.): сборник статей памяти В. И. Буганова / отв. ред. Н.М.Рогожин. — М. : ИРИ РАН, 2001. — С. 264—289. — 300 с.
- Гусев В. А., Петрова Е. Н. Русский музей. — М. : Слово, 2009. — 520 с. — (Великие музеи мира). — ISBN 978-5-387-00082-9.
- Дмитриева Н. А. Краткая история искусств. — М. : Искусство, 1993. — Вып. III: страны Западной Европы XIX века; Россия XIX века. — 361 с. — ISBN 5-210-02552-7.
- Долгополов И. В. Мастера и шедевры: В 3 т. — Изобразительное искусство, 1987. — Т. 2. — С. 79—107. — 752 с.
- Зименко В. М. Орест Адамович Кипренский. — М. : Искусство, 1988. — 350 с.
- Кислякова И. В. Орест Кипренский. Эпоха и герои. — М.: Изобраз. искусство, 1977. — 144 с. — 40 000 экз.
- Кондаков C. Н. Юбилейный справочник Императорской Академии художеств. 1764–1914 : в 2 т. / составил С. Н. Кондаков. — СПб. : Товарищество Р. Голике и А. Вильборг, 1915. — Т. 2 : Часть биографическая. — С. 89. — [4], VI, 454, [5] с. — Калып:OCLC.
- Коц Е. С. Крепостная интеллигенция. — Л. : Сеятель, 1926. — 232 с.
- Краско А. В. Три века городской усадьбы графов Шереметевых. Люди и события. — М.: Litres, 2010. — ISBN 9785457041431.
- Майкапар А. Кипренский. — М. : Комсомольская правда, 2010. — 48 с. — (Великие художники; 65).
- Майорова Н., Скоков Г. История русской живописи. — М. : Белый город, 2006. — Т. 3: Первая половина XIX века. — 128 с. — ISBN 5-7793-1067-X.
- Паустовский К. Книга о художниках. — М.: Искусство, 1966. — С. 37. — 152 с.
- Поспелов Г. Г. Портретные рисунки Кипренского. — М.: Советский художник, 1960. — 72 с.
- Орест Кипренский. Эпоха и герои: Альбом (К 200-летию со дня рождения О. А. Кипренского) / Авт.-сост. И. В. Кислякова; Оформление художника А. Д. Крюкова. — Изд.2-е, доп. — М.: Изобразительное искусство, 1982. — 144 с.
- Орлова Е. О. А. Кипренский. — М. : РИПОЛ классик, 2014. — 40 с. — (Великие русские живописцы). — ISBN 978-5-386-06887-5.
- Сарабьянов Д. В. Орест Адамович Кипренский = Orest Kiprensky. — Л. : Художник РСФСР, 1982. — 206 с.
- Калып:ВТ-РБС+
- Кипренский, Орест Адамович // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Турчин В. С. Орест Кипренский. — М. : Знание, 1982. — 48 с. — (Новое в жизни, науке, технике).
- Чайковская В. И. {{{башлык}}} // Человек. — № 5. — С. 157—164.
- Шумова М. Н. Русская живопись первой половины XIX века : [Альбом / Авт. вступ. статьи и сост. М. Н. Шумова]. — М. : Искусство, 1978. — С. 38–49. — 167 с. : ил..
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- В Нежновском сельском поселении был торжественно открыт памятник знаменитому земляку ‒ Оресту Адамовичу Кипренскому к 235-летию со дня его рождения(үле сылтама) // kingisepplo.ru
- Петрова Е. (2005). О Кипренском в Женеве. әлеге чыганактан 2020-02-23 архивланды. 2020-02-23 тикшерелгән.
- Трофимов Д. (2017). Первый в России памятник Оресту Кипренскому. «Восточный берег»: Районная газета.
- Кипренский Орест Адамович: Биография и творчество художника на сайте Artonline.ru
- Калып:Staratel.com
- «Портрет садовника»
- «Портрет Давыдова»
- Учитель Кипренского — Элизар Шенау // surrealism.ru
- Паустовский К. Г. [www.lib.ru/PROZA/PAUSTOWSKIJ/orest.txt Орест Кипренский].
- Галерея картин Ореста Кипренского: Биография и анализ автопортретов
- «Девочка с цветком в маковом венке»
- Кипренский Орест Адамович: Картина «Девочка в маковом венке с гвоздикой в руке» («Мариучча»)
- Кипренский О. А., (1782—1836), художник //«Энциклопедия Санкт-Петербурга»: Историко-культурный интернет-портал «Энциклопедия Санкт-Петербурга».