Орест Трахтенберг
Орест Трахтенберг | |
---|---|
Туган | 18 (30) август 1889 Санкт-Петербург, Россия империясе |
Үлгән | 23 май 1959 (69 яшь) Мәскәү, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия империясе |
Әлма-матер | Санкт-Петербург дәүләт университеты |
Һөнәре | галим, фәлсәфәче, тарихчы, университет профессоры |
Эш бирүче | Мәскәү дәүләт университеты һәм РФА Фәлсәфә институты[d] |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор |
Орест Трахтенберг (18 август (30 август) 1889 — 23 май 1959) — совет галиме, диалектик һәм тарихи материализм, урта гасырлар, Яңа дәвер һәм яңа вакыт фәлсәфәсе тарихы, рус фәлсәфәсе тарихы өлкәсендә белгеч. Фәлсәфә фәннәре докторы, профессор.
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Орест Владимирович Трахтенберг Петроград университетын хокук фәлсәфәсе белгечлеге буенча тәмамлый.1921 елдан Мәскәүдә эшли, Н.К. Крупская исемендәге коммунистик тәрбия академиясендә һәм башка югары уку йортларында укыта. «Тарихи материализм буенча укытучы белән әңгәмә» һәм «Диалектик материализм буенча укытучы белән әңгәмә» (1925) методик әсбаплары авторы, урта мәктәпләр өчен тарих буенча беренче совет дәреслекләрен төзүдә катнаша [1]. 1939 елдан — СССР ФА фәлсәфә институтының өлкән гыйльми хезмәткәре (1946-1949 елларда— фәлсәфә тарихы секторы мөдире). МДУ фәлсәфә факультетының чит ил фәлсәфәсе тарихы кафедрасы профессоры (1943-1959)[2].
1941 елда урта гасыр Көнбатыш Аурупа фәлсәфәсе тарихы буенча диссертация яклый. 1943 елда фәлсәфә фәннәре өлкәсендә өч томлык «Фәлсәфә тарихы» гыйльми эшчәнлеге өчен беренче дәрәҗә Сталин премиясенә лаек була[3] (автордашлар белән; феодаль җәмгыять фәлсәфәсе бүлеге, Яңа дәвер, Конте, Милле турында бүлекләр һ. б. авторы)[4]. Премия Оборона фондына тапшырыла. Уфада эвакуациядә була.
1943-1945 елларда К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтында укыта (1944 елларда —марксизм-ленинизм кафедрасы мөдире )[5].
1945 елда Мәскәүгә кайта, Мәскәү дәүләт университетында һәм СССР Фәннәр академиясенең фәлсәфә институтында эшен дәвам итә.
1947 елда РСФСР педагогия фәннәре академиясенең хокуклы әгъзасы итеп сайлана.
1952 елдан КПСС әгъзасы.
Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Очерки по истории западноевропейской средневековой философии» (1957)
- «Очерки по истории философии и социологии Англии XIX в.» (1959)
- «Развитие материализма и его борьба против идеализма в период первых буржуазных революций (конец XVI – начало XVIII вв.). Лекции» (1956)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Философская Энциклопедия. В 5 т. под ред. Ф.В. Константинова 2015 елның 23 сентябрь көнендә архивланган. — М.: Советская энциклопедия, 1960-1970
- ↑ Летопись Московского университета
- ↑ Постановление Совета Народных Комиссаров СССР от 22.03.1943 № 341 «О присуждении Сталинских премий за выдающиеся работы в области науки за 1942 год»
- ↑ П.В. Алексеев. Философы России XIX-XX столетий (биографии, идеи, труды) — М., Академический проект, 2002
- ↑ Энциклопедия Башкортостана
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 30 август көнне туганнар
- 1889 елда туганнар
- Питырбурда туганнар
- 23 май көнне вафатлар
- 1959 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Фәлсәфә фәннәре докторлары
- Ленин ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар
- СБКФ әгъзалары
- Сталин премиясе лауреатлары