Орехово-Зуево җәмигъ мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Орехово-Зуево җәмигъ мәчете latin yazuında])
Мәчет
Орехово-Зуево җәмигъ мәчете
рус.  Соборная мечеть Орехово-Зуево
Ил Россия
шәһәр
Координатлары 55°47′40″N, 38°58′37″E (G) (O) (Я)
Дин Ислам
Мәхәллә РФ мөселманнарының Диния нәзарәте
Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте
Орехово-Зуево мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1999
Төзелеш еллары 19992001 еллар
Төп даталар:
1999 (төзелеш башлану)
2001 (төзелеш тәмамлану)
Халәте гамәлдә

Орехово-Зуево җәмигъ мәчете (рус.  Соборная мечеть Орехово-Зуево) ― Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево шәһәрендә урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). РФ мөселманнарының Диния нәзарәте составындагы Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте карамагында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Орехово-Зуево шәһәренең мөселман җәмгыяте XIX гасырдан да соңга калмыйча формалашкан. Ул вакытта җәмгыятьнең нигезен соңрак (1917 елда) шәһәргә берләшкән ике бистәдә (Орехово, Зуево) яшәүче җирле татарлар тәшкил итә[1]. XX гасырның беренче яртысында шәһәргә Идел буеннан күп санлы яңа күченүчеләр килеп урнаша. Озак вакытлар мөселман җәмгыяте Түбән Новгород өлкәсенең татар авылларыннан: Олы һәм Кече Рбишча, Кызыл Атау, Сафаҗай, Питрәксе, Мунчәли, Мәдәнә, Чүмбәлидән күчеп килгән татарларның гаилә һәм күршелек элемтәләре нигезендә яши.

Озак еллар ике бистәдә һәм Орехово-Зуево шәһәрендә мөселманнар өчен гыйбадәт кылу бинасы да, чын имам да булмаган. Исмәгыйль Сабиров (1901―2001) истәлекләренә караганда, ул елларда татарлар төрле урыннарда, хәтта чиста кырда (һава торышына карап), уртак гыйбадәт кылалар. Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре гыйбадәтләре өчен ел да шәһәрдә төрле биналар арендага алына, соңрак намазларны Үзәк шәһәр зиратының мөселман өлешендә үткәрә башлыйлар (икенче шәһәр зиратындагы яңа мөселман участогына 1984 елда нигез салына). Бары тик Бөек Ватан сугышы алдыннан гына, 1940-елларда Орехово-Зуевога мулла дип аталып йөртелүче кеше – Шакирҗан Рәхмәтуллин («Казан-бабай» – бу аның килеп чыгышы турында сөйли) күчеп килә[1].

Орехово-Зуево мөселманнарының җирле дини оешмасы Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте составындагы Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенә карый.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет Казан шәһәренең Мәрҗани мәчете үрнәге буенча проектланган. Проектның архитекторлары: Саратовский, Ковалев. Мәчет Орехово-Зуево тимер юл станциясе янында җирле мөселманнар акчасына 3 ел эчендә төзелгән һәм 2001 елда ачылган[2]. Комплексның ир-атлар һәм хатын-кызлар заллары (аерым керү юлы белән), тәһарәтханәсе, ашханәсе бар. Мәчет янында мәдәни үзәк бинасы урнашкан. Мәчетнең гомуми мәйданы 400 кв. м. Берьюлы 800 кешене сыйдыра ала. Бер манарасы бар.

2017 елда мәчетнең мөселман җәмгыяте «Мәскәү төбәгендә Ислам» (рус. Ислам в Московском регионе) дигән беренче төбәкара фәнни конференция үткәргән, һәм ул ел саен уздырыла торганга әйләнгән[3] [4].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хайретдинов Д. З. Мусульманская община Орехово-Зуева // Ислам в Москве: энциклопедический словарь / Коллект. автор. Сост. и отв. редактор – Д. З. Хайретдинов. – Н. Новгород: Издательский дом «Медина», 2008. – 320 с., ил. – (Ислам в Российской Федерации; Вып. 2).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Хайретдинов Д.З. Мусульманская община Орехово-Зуева // Ислам в Москве: энциклопедический словарь
  2. Мусульмане в Орехово-Зуево. ДУМ Московской области
  3. Ислам в Московском регионе, Материалы I межрегиональной научной конференции. 2017
  4. В городе Орехово-Зуево Московской области состоится 1-я научная конференция «Ислам в Московском регионе». ДУММО