Рокыя Ибраһимова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рокыя Ибраһимова latin yazuında])
(Оркыя Ибраһимова битеннән юнәлтелде)
Рокыя Ибраһимова

Р.Г. Ибраһимова (1913-1998)
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Рокыя Габдерәхим кызы Ибраһимова

Туу көне

20 гыйнвар 1913(1913-01-20)

Туу урыны

Казан

Үлү көне

28 апрель 1998(1998-04-28) (85 яшь)

Үлү урыны

Казан

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Русия Русия

Һөнәрләр

баянчы, хор җитәкчесе

Кораллар

баян

Жанрлар

җыр

Коллективлар

Минзәлә театры
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе

Бүләкләр

ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре

Милләт

татар

Рокыя Ибраһимова, Рокыя Габдерәхим кызы Ибраһимова (1913 елның 20 гыйнвары, Казан1998 елның 28 апреле, Казан) — татар хатын-кызларыннан сәхнәгә чыккан беренче баянчы, аккомпаниатор, җырлар авторы, Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1982).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илһам Шакировка уйный

1913 елның 20 гыйнварында Казанда күп балалы эшче гаиләсендә унберенче бала булып туган. Әтисе Габдерәхим, әнисе Сәхипҗамал чыгышлары белән Питрәч районы Шәле авылыннан. Гармунда уйнарга 5 яшендә өйрәнә. Күршесе Галимулла гармунчыдан яхшы хәтерле, сәләтле кыз шактый көйләрне отып-өйрәнеп ала. 1927 елның маенда Казанда үткән гармунчылар ярышында (жюри рәисе Фәйзулла Туишев) «Саратовский» һәм «Венский» гармуннарында уйнап, беренче урынны ала. Рәсемен «Кызыл Татарстан», «Красная Татария» газеталарында бастыралар. Әлеге газеталарны һәм 1нче дәрәҗә конкурс дипломын кулына тотып, Көнчыгыш музыка техникумына укырга керә. Солтан Габәшидә укый башлый. Татар дәүләт академия театрында «Эшче», «Сания», «Наёмщик» операларында (музыкаль драмаларында) хорда җырлый. Үзенең пианиносы булмау сәбәпле, техникумда укуын өзәргә мәҗбүр була. 1931 елда А.В. Луначарский исемендәге ФЗӨ мәктәбен бетереп, хәреф җыючы булып эшли башлый.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Мөхтәр Әхмәдиев.
Уллары Камил, КАИ тәмамлаган, Марат, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татар баянчылары (төзүчеләре Нияз Акмал, Кирам Сатиев). Казан: «Мәгариф», 1996. ISBN 5-7761-0446-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]