Орловка чиркәве

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Орловка чиркәве latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Чиркәү
Орловка чиркәве
Орловская церковь
Орловка чиркәве
Орловка чиркәве
Ил Татарстан
Шәһәр Чаллы
Дин Православие
Мәхәллә Казан епархиясе
Кама аръягы благочиние округы 
Бина төре бер башлы гыйбадәтханә
Төзелеш еллары 18541859 еллар
Халәте гамәлдә

Орловка чиркәве, Косма һәм Дамиан чиркәве, рус. Орловская церковь, храм святых бессребреников Космы и ДамианаУфа губернасы Минзәлә өязе Орловка авылында (хәзер Яр Чаллы шәһәре бистәсе) 1859 елда ачылган гыйбадәтханә (чиркәү). Рус православие чиркәвенең Мәскәү патриархаты Татарстан митрополиясе Казан епархиясе Кама аръягы благочиние округына карый (округ үзәге).
Яр Чаллы шәһәрендәге иң борынгы сакланган бина буларак, шәһәр архитектура истәлеге санала.

Чиркәү җитәкчесе — протоиерей Олег (Богданов). Клирда 3 рухани хезмәт итә.

Адресы: 423822 Татарстан, Яр Чаллы шәһәре, Орловка бистәсе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Орловка авылында XVIII гасыр ахырында төзелгән агач чиркәү 1844 елда янып бетә.
1854-1859 елларда Алабуга сәүдәгәре И.И. Стахеев акчасына яңа таш чиркәү корыла.
1939 елда гыйбадәтханә ябыла. Ашлык келәте, яшелчә саклау урыны, агулы химикатлар саклау урыны итеп файдаланыла.
1990-1992 елларда бина Чаллы шәһәре православныйларына кайтарып бирелә.
Чиркәү каршында якшәмбе мәктәбе эшли.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Архитектор Константин Тон эшләгән үрнәк проект буенча византия стилендә төзелгән уртача зурлыктагы гыйбадәтханә.
Чаллы архитекторы Маркиз Басыйров проекты белән гыйбадәтханәне яңарту эшләре башкарыла, псевдорус стиле бизәкләре кергән эклектика стилендә төзәтеп корыла[1].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ермаков В.В. Вехи челнинской истории: Сборник документов по истории Набережных Челнов. Наб. Челны: Изд-во КамПИ, 1998.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллының истәлекле урыннары
Чаллы туграсы