Оромо теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Оромо теле latin yazuında])
Афразия телләре

Оромо, шулай ук галла (үз атамасы — Afaan Oromoo) — Афразия телләр макрогаиләсенең Кушит тармагының теле. Ул Төньяк Африканың көнчыгыш өлешендә Сомали районында, Эфиопиядә һәм Кениянең төньяк өлешендә таралган. Ул якынча 25 миллион кеше өчен туган тел булып тора (күбесенчә - Оромо).
Элек халыкка карата да, телгә карата да "галла" төшенчәсе кулланылган, әмма хәзерге әдәбиятта ул кулланылмый.

Язу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оромо күбесенчә Qubee дигән бераз модификацияләнгән Латин әлифбасын кулланалар, әмма Гарәп әлифбасы да кулланыла. Элек шулай ук Эфиопия әлифбасы да кулланылган.