Орски өязе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Орски өязе latin yazuında])
Орски өязе
Илтамга
Нигезләнү датасы 5 (17) май 1865
Дәүләт  Россия империясе
 Россия республикасы[d]
 РСФСР[d]
 СССР
Башкала Ыр
Административ-территориаль берәмлек Ырынбур губернасы һәм Уфа наместниклыгы
Халык саны 206 944 (1897)[1]
Административ бүленеше Кананикольская волость[d] һәм Ново-Покровская волость[d]
Гамәлдән чыгу датасы 14 май 1928
Мәйдан 40 806,5 квадратная верста
Харита сурәте

Орски өязе (рус. Орский уезд) — 1782 — 1928 елларда Россия имериясе Ырынбур губернасы составында административ берәмлек.

Чиктәшлек. XIX гасыр азагында төньяк-көнбатышта Уфа губернасы, төньякта һәм көнчыгышта — Верхнеурал өязе, көньяк-көнчыгышта һәм көньякта — Тургай өлкәсе, көнбатышта — Ырынбур өязе белән чиктәш була. Административ үзәге — Орски шәһәре (Яман-кала).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1782 елда нигезләнгән. 1865 елда Ырынбур губернасы составында оештырыла. Өяз 1928 елда бетерелә.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданы — 46440 км2 (1897). 1866 елда өяз территориясендә 305 торама нокта, 3 сын була. 1890 елда 12 улус (Александровка, 1-се Бөрҗән, 2-се Бөрҗән, 3-нче Бөрҗән, Кананикольский, Нарат-Кыпчак, Преображенка, Түңгәвер, 1-се Үсәргән, 2-се Үсәргән, 3-нче Үсәргән, 4-се Үсәргән) һәм 6 станица (Воздвиженка, Гирь, Ильинка, Кваркено, Орск, Таналык), 1917 елда 21 улус теркәлгән. Халкы, нигездә, игенчелек, малчылык белән шөгелләнгән. 20 гасыр башында Преображенск zone эшли. 5 ярминкә уткәрелә (1866). 1913 елда Троицк тимер юлын (Ырынбур — Орск, Троицк-Орск участкаларын) төзү башлана. 131 мәчет, 17 чиркәу, 4 часовня була (1866). 1919 елда Орск өяздә 12 улусы Бөрҗән-Түңгәвер кантоны, 16 улусы Үсәргән кантоны составына индерелә.

Административ үзәге — Орски шәһәре (Яман-кала).

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897 елда — 206944 кеше (башкортлар -88506, белоруслар — 1694, мордвалар — 7626, рус — 83419, татар — 14040, украина — 8963, чуашлар — 2095 һәм башкалар). XIX гасыр азагында өяздә 138929 авылдаш, 24618 мишчән, 610 мирза һәм башкалар исәпләнә; мөселманнар — 102881, православие динендәгеләр — 103904 (шул исәптән 4731 старообрядцы) һәм башкалар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]