Борынгы төрки әдәби тел

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борынгы төрки әдәби тел latin yazuında])
(Орхон-енисей теле битеннән юнәлтелде)
Борынгы төрки әдәби тел
Тел типологиясе SOV[d] һәм агглютинатив тел[d]
Язу Orxon əlifbası
Гамәлдән чыгу датасы VIII гасыр
Викимедиа проектларында тел коды otk[1]
Талас елгасы янында табылган төрки руннар белән таш.

Борынгы төрки әдәби тел яки Орхон-Енисей теле (бор.төрки ‏𐱅𐰇𐰼𐰜⁚𐰌𐰃𐱅𐰏‎ — түрүк битиг) - борынгы төрки руналар һәйкәләрендә сакланган борынгы төрки халкы теле.

1893 елда Вилһелм Томсен төрки руннарын беренче тапкыр белеп алган.

Язу теле буларак борынгы төрки сөйләм теленең алга үсеше булган, борынгы төрки әлифбасы кулланылган. 1893 елның 25 ноябрендә Дания тел белгече Вилһелм Томсен борынгы төрки руналарын укып төшенгән, шуның өчен TÜRKSOY Төрки мәдәният халыкара оешмасы Төрки язулар торгызу халыкара көне бу датада бәйрәм итә. 1894 елда Россия төрки телләр белгече В.В. Радлов төрки руналарны укый алган.

Борынгы төрки язу һәйкәлләре Орхон елгасы буйларында (Икенче Төрки каһанлык) һәм Енисей үрге агымында (Кыргыз каһанлыгы) табылганга күрә фәнни әдәбиятта Орхон-Енисей теле дип атала.

732-734 елда Икенче Төрки Каһанлыкның сәяси, гаскәр башлыгы Көлтегингә багышланган таш һәйкәлдә борынгы төрки телендәге язуда Татарлар беренче тапкыр телгә алына.

Татарлар беренче тапкыр тарихта нәкъ борынгы төрки әлифбада язылган Көлтигенгә багышланган таш баганада телгә алына, әлеге стела Орхон елгасы буенда 732-734 елда Икенче Төрки Каһанлыкның сәяси, гаскәр башлыгы Көлтиген хакына төзелгән, анда төрки руник язуда 500 елларда барган вакыйгалар турында сүз бара һәм татарлар көчле, куәтле "отуз татар" 𐱇𐰕:𐱃𐱃𐰺 дигән берләшмәсе буларак тасвирланган:

"Кояш  чыгу ягыннан Бөк даласы халкы, табгачлар, тибетчылар, аварлар, Рим, кыргызлар, өч-курыканнар, отуз татарлар, кытай халкы килгәннәр..."

Язу һәйкәлләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Талас елгасы буенда табылган (Кыргызстан, аргу кабиләсе)
  • Енисей елгасы буенда табылган (Көньяк Себер, Кыргыз каһанлыгы)
  • Орхон елгасы буенда табылган (Көнчыгыш Төрки Каһанлык, Монголия)
  • Алтайда табылган (Көнбатыш Төрки Каһанлык, Үзәк Азия)
  • Орхон елгасы буенда табылган (Уйгыр каһанлыгы, Монголия)
  • Турфанда табылган (Уйгыр дәүләте, Көнчыгыш Төрекстан)
  • Лена елгасы буенда, Байкал янында табылган (курыканнар кабиләсе).

Борынгы төрки язу һәйкәлләре күбесенчә Россиядә, Казакъстанда, Кыргызстанда, Кытайда, Монголиядә табылган, нәкъ бу җирләр Төрки каһанлыкларга туры килә.

Борынгы төрки руник әлифба[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы төрки әлифба
Орхон руннары Енисей руннары Әйтелеше Кирилча хәреф Латинча хәреф Бердәм Төрки руннары
𐰀 𐰁 а / ә а / ә a /ä 𐰀
𐰂 ә ә ä 𐰂
𐰃 и / ы / е ы / е ı / e 𐰃
𐰄 и и i 𐰄
𐰅 е / э э / е e 𐰅
𐰆 𐰆 о / у о / у o / u 𐰆
𐰇 𐰈 ө / ү ө / ү ö / ü 𐰇
𐰉 𐰊 аб б (каты сузыклар белән) b 𐰉
𐰋 𐰌 әб б (нечкә сузыклар белән) b 𐰋
𐰑 𐰒 ад д (каты сузыклар белән) d 𐰑
𐰓 𐰓 әд д (нечкә сузыклар белән) d 𐰓
𐰍 𐰎 агъ г, гъ (каты сузыклар белән) ğ 𐰍
𐰏 𐰐 әг г (нечкә сузыклар белән) g 𐰏
𐰲 𐰳 эч ч ç 𐰲
𐰱 ич ч (нечкә сузыклар белән) ç 𐰱
𐰖 𐰗 ай й / җ / ж (каты сузыклар белән) y / c / j 𐰖
𐰘 𐰙 әй й / җ / ж (нечкә сузыклар белән) y / c / j 𐰘
𐰣 𐰣 ан н (каты сузыклар белән) n 𐰣
𐰤 𐰥 ән н (нечкә сузыклар белән) n 𐰤
𐰺 𐰻 ар р (каты сузыклар белән) r 𐰺
𐰼 𐰼 әр р (нечкә сузыклар белән) r 𐰼
𐰽 𐰽 ас с (каты сузыклар белән) s 𐰽
𐰾 𐰾 әс с (нечкә сузыклар белән) s 𐰾
𐱃 𐱄 ат т (каты сузыклар белән) t 𐱃
𐱅 𐱆 әт т (нечкә сузыклар белән) t 𐱅
𐰞 𐰟 ал л (каты сузыклар белән) l 𐰞
𐰠 𐰠 әл л (нечкә сузыклар белән) l 𐰠
𐰴 𐰵 акъ къ (каты сузыклар белән) q 𐰴
𐰚 𐰛 әк к (нечкә сузыклар белән) k 𐰚
𐰿 𐱀 аш аш, ша 𐰿
𐱁 𐱂 эш ш ş 𐱁
𐰢 𐰢 эм м m 𐰢
𐰭 𐰬 аң ң (каты сузыклар белән) ñ 𐰭
𐰮 әң ң (нечкә сузыклар белән) ñ 𐰮
𐰯 𐰯 эп п p 𐰯
𐰔 𐰕 эз з z 𐰕
𐰪 𐰫 энь нь, ни en, ni 𐰪
𐰸 𐰹 ок, ук ок, ук, ку, ко oq, uq, qu, qo 𐰸
𐰜 𐰝 өк, үк өк, үк, кө, кү ök, ük, kö, kü 𐰝
𐰶 𐰷 ык, кы ык, кы, къ ıq, qı, q 𐰶
𐰨 𐰩 энч нч, нш nç, nş 𐰩
𐰦 𐰧 ант нт, нд nt, nd 𐰦
𐰡 𐰡 элт лт, лд lt, ld 𐰡
𐱈 𐱈 арт рт, рд rt, rd 𐱈
𐱇 𐱇 от, ут от, ут, то, ту ot, ut, to, tu 𐱇
𐰗 ай, яй ай, йай ay, yay 𐰗
𐰙 әй, йәй әй, йәй äy, yäy 𐰙

Кагыйдәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гадәттә аерым сүзләр ике ноктага охшаган махсус билге : белән аерыла, хәрефләр уңнан сулга языла.
  1. Беренче иҗектә а, э - 𐰁, 𐰀, 𐰂 сузыклары язылмый, ы, и, о, у, ө, ү - 𐰆, 𐰇, 𐰈, 𐰃, 𐰅 сузыклары языла.
  2. Соңгы иҗектән бүтән икенче һәм киләсе иҗектә сузыклар язылмый.
  3. Соңгы ачык иҗектә сузык языла.

Мисал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чагыштыру
"Туган тел"
Габдулла Тукай
𐱃𐰆𐰍𐰣:𐱅𐰠
𐰍𐰉𐰑𐰞𐰞𐰁:𐱃𐰸𐰗
И туган тел, и матур тел,
әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
син туган тел аркылы.

𐰃:𐱇𐰍𐰣:𐱅𐰃𐰞:𐰃:𐰢𐱇𐰺:𐱅𐰃𐰞
𐱅𐰚𐰢:𐰤𐰚𐰢𐰤𐰭:𐱅𐰃𐰠𐰃
𐰓𐰇𐰪𐰖𐰑𐰀:𐰜𐰯:𐰤𐰼𐰾𐰀:𐰋𐰃𐰡𐰢
𐰾𐰃𐰤:𐱇𐰍𐰣:𐱅𐰃𐰞:𐰺𐰶𐰞𐰃

Шрифтлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юникодта 5,2 юрамасыннан башлап, U+10C00—U+10C4F код өлкәсе кертелә.

Борынгы төрки руннары белән Quivira шрифты
Борынгы төрки әлифба Юникодта
0 1 2 3 4 5 6 7 8 9 A B C D E F
U+10C0x 𐰀 𐰁 𐰂 𐰃 𐰄 𐰅 𐰆 𐰇 𐰈 𐰉 𐰊 𐰋 𐰌 𐰍 𐰎 𐰏
U+10C1x 𐰐 𐰑 𐰒 𐰓 𐰔 𐰕 𐰖 𐰗 𐰘 𐰙 𐰚 𐰛 𐰜 𐰝 𐰞 𐰟
U+10C2x 𐰠 𐰡 𐰢 𐰣 𐰤 𐰥 𐰦 𐰧 𐰨 𐰩 𐰪 𐰫 𐰬 𐰭 𐰮 𐰯
U+10C3x 𐰰 𐰱 𐰲 𐰳 𐰴 𐰵 𐰶 𐰷 𐰸 𐰹 𐰺 𐰻 𐰼 𐰽 𐰾 𐰿
U+10C4x 𐱀 𐱁 𐱂 𐱃 𐱄 𐱅 𐱆 𐱇 𐱈
Искәрмәләр
1. Unicode 13.0 юрамасында
2. Соры өлкәләр билгеләнмәгән код урынына туры килә

Windows 8 версиясеннән борынгы төрки руннар Segoe UI Symbol шрифтына өстәлгән, Windows 10 версиясендә борынгы тарихи язулар Segoe UI Historic шрифтында күчерелгән.

Андроид нигезедәге әсбапларда төрки руннар өчен берничә махсус кушымталар һәм шрифтлар ясалган.

Бүгенге куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы төрки язу төрки халыкларның мәдәни әсәрләрендә очрый: кинода, китапларда, һәйкәлләрдә.

Казакъстанда Атырау шәһәрендә Мисырдагы мәмелүк солтаны Бейбарс һәйкәлендә борынгы орхон төрки әлифбасында язылган.

Азәрбайҗан һәм Казакъстан Милли банклары борынгы төрки әлифбада язулар белән акча чыгара.

Wikimedia Incubator проектында 2006 елдан бирле орхон-енисей телендәге бүлек булды, ләкин ул ябылды.

Хәзер күп төрки илләрнең галимнәре һәм энтузиастлары, аеруча Казакъстанда, Татарстанда борынгы төрки әлифбаны кулланырга тырыша, хәттә кайбер татар китаплары борынгы төрки руннарына күчерелгән.

Ләкин борынгы төрки әлифбада бүгенге төрки телләрнең кайбер хәрефләре җитми: һ, х, ф, җ, чөнки бу авазлар фарсы теленнән алынган, әлбәттә, көнбатыш телләрдән килгән ц авазы да юк, әммә ул тс дифтонгы белән билгеләнеп була. Бердәм төрки әлифба төзү нияте белән һаман борынгы төрки әлифба турында искә төшерә, ләкин техник сәбәпләргә күрә күбесенчә латин әлифбасы файдасына карыйлар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аврутина А. С. Древнетюркские рунические памятники: Система письма и фонологическая реконструкция. — М.: URSS, 2011. — (136). — ISBN 978-5-354-01703-4.
  • Ахатов Г. Х. Некоторые следы языка орхоно-енисейских памятников в диалекте западносибирских татар // Материалы Всесоюзного совещания по общим вопросам диалектологии и истории языка. Тезисы докладов и сообщений. — М., 1975. — С. 35—36.
  • Батманов И. А., Арагачи З. Б., Бабушкин Г. Ф. Современная и древняя енисеика. — Фрунзе, 1962. — 252 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]