Оскар Петцольд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Оскар Петцольд latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of Prussia (1892-1918).svg Пруссия кыйраллыгы[d]
Flag of Russia.svg Россия империясе
Туу датасы 1867
Туу урыны Пруссия
Үлем датасы 1936
Үлем урыны Париж, Франция
Һөнәр төре эшмәкәр, сыра кайнатучы

Петцольд Оскад Эдуардович (1867 — 1936) — Казан сәүдәгәре, эшкуар, җәмәгать эшлеклесе.[1] «Көнчыгыш Бавария» Казан сыра кайнату заводының хуҗасы. 1906 елдан Казан губерна төрмә комитеты директоры. 1907 елдан Казан губерна балалар приютлары попечительлеге әгъзасы. Казан һәм Чистай шәһәрләре уку йортларын төзекләндерүгә шактый акча сарыф итүче.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пруссия вәкиле Карл-Вильгельм-Эдуард-Гейнрих Петцольд 1867 елда Казанда зур сыра кайнату заводына нигез сала. 1887 елда вафат булганнан соң, аның хатыны Луиза-Берта һәм аның биш баласы: Оскар, Артур, Герда, Клара һәм Маргарита Россия гражданнары буларак милекне кабул итеп алалар. Өлкән улы Оскар Эдуардович әтисе эшен дәвам итә. Аның «Көнчыгыш Бавария» заводы дистәдән артык төрле сыра чыгарган, алар арасында аеруча "Портер", "Экспорт", "Мартовский", "Венское", "Баварское", "Черное" исемдәре киң билгеле. 1889 елда Казан газеталарының берсе язган:«Танылган "Петцольд" заводының пивасы хәзерге вакытта үзенең яхшы сыйфаты һәм йомшак зәвыгы белән, һичшиксез, Идел, Кама, Нократ, Агыйдел заводлары арасында беренчелекне алды, шулай ук Кавказ арты, Закаспийск, Бохара, Сәмәрканд, Ташкент, Персия (Тәһран һәм башкалар) крайларында зур таралыш алды». 1906 елда Флоренциядәге халыкара күргәзмәдә заводка Мактаулы тәре һәм алтын медал бирелә. Ул шулай ук Лондон, Париж, Брюссель, Амстердам һәм Бордо күргәзмәләрендә алтын медальләр ала.

Оскар Петцольд хәйрияче буларак, «Император кешесе»н яратучылар җәмгыятендә тора, Казан губерна попечительлегенең почетлы әгъзасы булга. Аннан соң медицина докторы Э.Ф. Грахе белән бергә, Оскар Петцольд Казанда октябристлар партиясенә («Союз 17 октябрь), эре сәнәгатьчеләр партиясенә нигез салучы булып таныла.

Петцольд Оскад Эдуардович тормышын Париждагы эмиграциядә 1936 елда тәмамлый.[2]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Про пиво Россiйской имперiи