Остеомиелит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Остеомиелит latin yazuında])
Остеомиелит
Саклык белгечлеге ревматология[d] һәм подиатрия[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару nafcillin[d][1], Ципрофлоксацин[d][1], Оксациллин[d][1], cloxacillin[d][1], dicloxacillin[d][1], Метициллин[d][1] һәм acexamic acid[d][2]
ICD-9-CM 730.1[3] һәм 730.10[3]
NCI Thesaurus идентификаторы C27577
 Остеомиелит Викиҗыентыкта

Остеомиелит (гр. osteon — сөяк, myeloјs — ми)— җелекнең сөяк ярысы, көпшәк һәм компакт матдәсе белән бер юлы шешүе[4]; сөякнең кимеге, ян компакт матдәсе һәм сөяк ярысының бер юлы шешүе[5].

Бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Остеомиелит специфик булмаган (башлыча коклар тудырган) һәм специфик (туберкулез, сифилис һ. б. тудырган); гематоген (эндоген) һәм гематоген булмаган (операцияләр, җәрәхәтләр һ. б. нәтиҗәсендә); кискен һәм хроник төрләргә бүләләр.

Төп билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөякләр авырту, температура күтәрелү һ. б.

Мөмкин өзлегүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сепсис, эренле артрит, сөякләрнең патологик сынуы һ. б.

Тикшеренүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диагностика өчен тикшеренүнең инструменталь (рентгенография, радиоизотоп сканерлау, сөякнең эчке басымын үлчәү белән җелеккә пункция эшләү) һәм лаборотор (пунктатны бактериологик тикшерү) ысуллары файдаланыла.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәвалау медикаментоз (антибактериаль, иммунитетны көчәйтүче һ. б. препаратлар) һәм хирургик (некроэктомия, сөяк куышлыгын пластик материал белән тутыру).

Авыру буенча Башкортостандагы тикшеренүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстанда авыру проблемалары буенча фәнни тикшеренүләр 20 гасырның 40 нчы еллары уртасыннан медицина университетында үткәрелә: А. А. Полянцев җитәкчелегендәге пуля белән яраланудан соң барлыкка килгән остеомиелитка дәвалау ысуллары эшләнә, 70‑че еллардан алып олыларда авыруны диагностикалау һәм хирургик дәвалау (Е. Н. Кель, Р. Х. Мәдияров, В. Г. Сәхәветдинов, Ш. И. Хөсәенов), шул исәптән аутотрансплантат кулланып дәвалау (В. О. Кузнецов), балаларда гематоген остеомиелитын дәвалау алымнары камилләштерелә (Ф. Х. Гәйнанов, А. Г. Лютов һ. б.).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 NDF-RT
  2. Inxight: Drugs Database
  3. 3,0 3,1 Disease Ontology — 2016.
  4. Русско-башкирский толковый словарь медицинских терминов (М. Т. Азнабаев, 2007)
  5. Русско-башкирский словарь медицинских терминов (В. З. Гумеров, 1981)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • С. Ф. Усик. ОСТЕОМИЕЛИТ: КЛИНИКА, ДИАГНОСТИКА, ЛЕЧЕНИЕ :учебное пособие для врачей-интернов по специальности "Общая врачебная практика", для системы послевузовского профессионального образования. — Сарытау: Наука, 2007. — ISBN 978-5-91272-114-4.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]