Островский урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Островский урамы (Казан) latin yazuında])
Островский урамы
Карта
Кем/нәрсә
хөрмәтенә аталган
  • Күккә ашу чиркәве (билгесез - 1924)
  • Александр Островский (1924 - )
  • Төбәк Татарстан
    Шәһәр Казан
    Район 1 нче пүлисә часы һәм Вахитов районы
    Халык саны, кеше 1,734[1]
    Почта индексы 420107 һәм 420111
    Кисеп үтә
    Пушкин урамы һәм Кави Нәҗми урамы

    Островский урамы (улица Островского) — Казанның тарихи үзәгендә урнашкан урам. Муса Җәлил урамыннан башланып, Нурсолтан Назарбаев урамы белән киселештә тәмамлана. Кави НәҗмиАстрономия, Университет, Николаев, Артөм Әйдинов, Һади Такташ, Туфан Миңнуллин һәм Сукно урамнары белән кисешә. Язучы Александр Островский хөрмәтенә аталган.

    Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Элек Күккә ашу урамы (рус. Возненсенская) дип аталган; исеме Астрономия урамы белән киселештә урнашкан һәм 1929 елда сүтелгән Күккә ашу чиркәве буенча бирелгән. Хәзерге исемен 1924 елның 23 сентябреннән йөртә.

    Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Язгы Микулай чиркәве (1 нче йорт урынында) — 1929 елда сүтелгән.
    • Островский ур., 2/Муса Җәлил ур., 4 — Арианов–Телпугов йорты, XIX гасырның 2 нче яртысы.
    • 4 нче йорт — Таҗи Гыйззәт яшәгән йорт.
    • 6 нчы йорт — Җованни Җерманетто яшәгән йорт.
    • Күккә ашу чиркәве (9 нчы йорт урынында) — 1929 елда сүтелгән.
    • 9 нчы йорт — Самуил Маршак яшәгән йорт.
    • 10 нчы йорт — Шәрык клубы бинасы (1917-1922, 1917 елга кадәр Сәүдәгәрләр җыены, 1922 елдан Казан яшь тамашачы театры).
    • 11 нче йорт — Романов ләүкәләре – Журавлев йорты – Клячкин хастаханәсе (ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы урнашкан йорт).
    • 14 нче йорт — Бердников–Максуди йорты.
    • 15 нче йорт — Шәриф Камалның музей-фатиры.
    • 18 нче йорт — Тихомирнов утары, XIX гасыр.
    • 20 нче йорт — Торак йорт, XIX гасырның икенче яртысы.
    • 37 нче йорт — Торак йорт, XVII-XVIII гасырлар.
    • 53 нче йорт — Меркулов-Гобәйдуллиннең табыш йорты.
    • 100 нче йорт — Казан икмәк заводы бинасы (купфункцияле үзәк итеп үзгәртелә).
    • Казан Мәрьям Ана гыйбадәтханәсе (иске обряд чиркәве)[2].

    Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]