Отит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Отит latin yazuında])
Отит
Дәвалануда кулланыла торган дару cefdinir[d][1], Ципрофлоксацин[d][1], Азитромицин[d][1], Кларитромицин[d][1] һәм levofloxacin hemihydrate[d][1]
NCI Thesaurus идентификаторы C27193[2]

Кайвакыт салкын көннәрдә урамда яланбаш йөрү — колак ялкынсынуга китерә. Бу вакытта теш сызлау, колак ялкынсыну вакытындагы авырту белән чагыштырганда, бик җиңел булып тоелырга мөмкин.

Ялкынсыну кинәт башланып киткәндә, авырту түзә алмаслык була, авыру бер урында тыныч кына түзеп тора алмый. Авырту акрынлап арта барып чигәгә, баш артына, хәтта теш казнасына, тешләргә күчә. Бу — колак эчендә ялкынсыну дәвам итүен, анда җыелган лайла һәм эреннең барабан пәрдәсенә басым ясавын күрсәтә. Колакта барган ялкынсыну процессының төп сәбәпчесе булып патогенлы бактерияләр тора. Алар колакка борын сыекчасы тамак өстеннән төшкәндә, аденоидлар булганда, ринит авыруы яки ОРЗ авыруның катлаулануы вакытында, гайморит, ангина һәм башка югары сулыш органнары авыруларын кичергәндә эләгергә мөмкин.

Температура 38,5 градуска кадәр, ә балаларда 40 градуска кадәр дә күтәрелә, колакның ишетүе начарлана. Мондый халәт ике-өч көннән бераз җиңеләя төшә. Ләкин бу терелә башлау дигән сүз түгел.

Дәва дөрес алып барылмаса, авыру хроник формага күчә, барабан пәрдәсендә җөйле үзгәрешләр барлыкка килә, ә колак куышлыгындагы сөякчекләр арасында тоташтыргыч тукыма үсеп чыга, ишетү сәләте түбәнәя. Үлек тышкы якка чыкмыйча, эчке якка «китсә», ялкынсыну процессы чигә сөягенә йә баш сөяге куышлыгына керә, баш миенә зыян сала яки бит нервын зарарлый һәм кичектергесез табиб ярдәме таләп ителә.

Дәвалау дөрес алып барылганда ике атна тирәсе вакыттан соң тулы савыгуга ирешергә мөмкин. Кайвакыт колак ялкынсынуы шулкадәр авыр бара, колак эченә җыелган үлек барабан пәрдәсен тишеп, тышка агып чыга.

Кагыйдә буларак, барабан пәрдәсенең түбәнге өлеше тишелә. Тишекнең өске өлештә булуы — начар билге. Барабан пәрдәсенең өске ягында тишек ясалу зарарлы булмаган шеш—кератин, холестерин кристаллары һәм башка шешсыман тупланмалар (холестеатома) булу турында шикләнергә мәҗбүр 4 итә. Шеш тукымаларны этә, кариес кебек тирә-яктагы сөякне «ашый». Бу очракта авыру белән ЛОР-хирург шөгыльләнергә тиеш була. Кайбер очракта дөрес диагноз кую өчен, компьютер томографиясе узу таләп ителә.

Гадәттә, урта колак ялкынсынуы иммунитет (организмның йогышлы авыруларга һәм чит матдәләргә бирешмәүчәнлеге) көчсезләнгән вакыт­ та, югары сулыш органнарының инфекцияле авырулары (грипп, ангина, аденоидлар—йоткылык яны миндальсыман бизләренең зураюы, скарлатина авырулары) фонында барлыкка килеп, бик нык көчәя баручы авырту, колак шаулавы белән характерлана. Әгәр дәвалану дөрес алып барылса, барабан пәрдәсендә ясалган тишек ябыла, барабан пәрдәсендә кечкенә генә җөй кала. Бу җөй колак ишетүгә бик зыянлы тәэсир итми. Авыру бик катлаулы булган очракта операция ясау — зарурый гамәл. Отитны антибиотиклар һәм башка төрле дарулар белән дәвалыйлар. Ишетү аралыгын чистарту һәм дренаж функциясен торгызу өчен, көнгә 3 тапкыр (авыруны яткырып) һәр борын тишегенә дә кан тамырларын кысу сәләтенә ия даруларны (эфедрин, протаргол, санорин, називин) 2 шәр тамчы тамызалар.

Шикәр диабеты, бөер авырулары, тәннең үтә суынуы, дөрес сеңгермәү (берьюлы борынның ике тишегеннән дә сеңгерергә тырышу), колактагы барабан пәрдәсенең травмасы һәм теш чистарткыч йә бүтән төрле очлы предметлар белән колакны каезлау аркасында инфекция кертү дә урта колак ялкынсынуга китерә ала.

Авырый башлаганыгызны сизү белән, беренче чиратта табибка күренергә кирәк. Урта колак ялкынсыну эчке колак һәм баш мие кабыклары ялкын­ сыну —менингитка һәм абсцесс (үлекле шеш) ясалуга китерергә дә мөмкин.

Колак бик көчле авыртса, табибка күренгәнче үк үз-үзегезгә ярдәм күрсәтә башлый аласыз. Бу очракта компресс куюның файдасы булырга мөмкин. Моның өчен җылы суда чылатылган берничә кат марляны, колак сыярлык тишек ясыйлар да, камфаралы спиртка манып, колакка куялар.

Аны колак сыярлык тишек калдырылган клеенка (балавызланган кәгазь) белән каплыйлар. Алар өстенә бераз мамык түшәп, бинт белән яхшылап бәйлиләр, компрессны 2-4 сәгать тоталар.

Ялкынсынуны бераз киметү өчен колакка дару үсемлекләре нигезендә ясалган берничә тамчы төнәтмә (тән температурасы җылылыгында булуы шарт) тамызырга була. Пипетканы уң кул белән вертикаль рәвештә тотып, колак эченә 3-5 тамчы төнәтмә тамызырга. Тамчылар колакка кергәч, авы­ руга 15-20 минут сәламәт колак ягына ятып торырга кирәк. Бу процедурадан соң, колакны тышкы яктан салфетка, йә коры мамык белән сөртеп алалар.

Ялкынсынуны һәм колак авыртуын бераз киметү, авыруның йокысын ях­ шырту өчен (профилактика уздыруны да күздә тотып) махсус эфир майлары нигезендә ясалган фитошәмнәр һәм дару үсемлекләре эремәсе сеңдерелгән мамык турундалар кулланалар. Аларны даруханәләрдән сатып алырга була.

Колак көчле ялкынсынып авырып киткәндә, аны авыруның беренче сәгатьләрендә генә җылытырга рөхсәт ителә, әгәр колак «ага башласа», гомумән, җылытырга ярамый. Шулай ук спирт нигезендә ясалган эремәләрне куллану тыела, чөнки алар лайлалы тышчаны яндырырга мөмкин.

Колакны үлектән һәм лайладан чистарту өчен 3 % лы водород перекисенә • яки 0,9 % лы натрий хлориды эремәсенә манчылган мамык кисәген кулланалар. Тышкы колак юлын стериль вазелин яки башка сыек май белән 1 эшкәртәләр. Бу процедураны, бигрәк тә балаларны дәвалаганда, табиб башкарса яхшырак.

Отит авыруын булдырмас өчен, томау төшүне үз вакытында дәваларга кирәк. Әгәр авырып китсәгез, урында ятып, җиңел калорияле, витаминга бай ашамлыклар кабул итеп дәвалану яхшырак. Магний, кальций, цинк кебек минераль матдәләр ишетү органы сәламәтлеге өчен бик мөһим, ә менә шикәрне бөтенләй кулланмаска була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Drug Indications Extracted from FAERSdoi:10.5281/ZENODO.1435999
  2. Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.