Оттава-Карлтонның Һинд дине гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Оттава-Карлтонның Һинд дине гыйбадәтханәсе latin yazuında])
строительная конструкция[d]
Төньяк-көнчыгышка карый торган Һинд дине гыйбадәтханәсе
Төньяк-көнчыгышка карый торган Һинд дине гыйбадәтханәсе
Төньяк-көнчыгышка карый торган Һинд дине гыйбадәтханәсе
Ил [[Канада]]
Урнашу урыны Канада, Онтарио, Оттава, 4835 Bank Street, Gloucester, Ontario
Координатлары 45°18′37″ т. к. 75°35′13″ кб. о.HGЯO
Нигезләүче Pandit Madhu Sahasrabudhe
Нигезләнгән 1985 ел
Сайт [hindutemple.ca Рәсми сайт]

Оттава-Картонның Һинд дине гыйбадәтханәсе Оттаваның Онтарио, Глочестерда зур Һинд дине гыйбадәтханәсе. Көнчыгыш Онтариода беренче Һинд дине гыйбадәтханәсен 1985 елда нигезләгәннәр. Гыйбадәтханә Bank Street урамында шәһәр Оттавадан көньякта, Оттава Халыкара Аэропортыннан көньяк көнчыгышта авыл җирендә урнашкан. Бу урын элек кукуруз кыры иде, гыйбадәтханә өчен 1984 елда сатып алынган булган. $4 миллион төзелешне Канада Һиндулары спонсорлаган, рәсми рәвештә ул 1989 елда ачылган булган. Ул фараз ителгәнчә Оттавада яшәүче 6000 Һинд дине тарафдарларына хезмәт итә, һәм шулай ук җәмәгать өчен җәмәгать һәм мәдәният үзәге булып тора, монда заллар, китапханәләр һәм башка ресурслар бар. Гыйбадәтханә традицион Һинд дине архитектура стиленда, гәрчә салкынга җайлашу һәм карның җыелган авырлыгына җайлаштыру өчен компромисслар ясалган булган. Гыйбадәтханәдә тугыз изге урын бар: Ганешаныкы, Картикейяныкы, Кришна белән Радханыкы, Шиваныкы, Лакшми белән Нараянаныкы, Рама белән Ситаныкы һәм Лакшмана белән Хануманныкы, Дурга, Хануман, һәм Натараджаныкы. Гыйбадәтханәне төзү планына Пандит Мадху Сахасрабхуде җитәкче булган ул ризык фәне галиме һәм 1960-ынчы елдан бирле шәһәрдә каһин булып хезмәт иткән. 2004 елда үлеменә кадәр Сахасрабудхе шулай ук җәмәгатьтә әһәмиятле роль уйнаган. Ул Capital Region Interfaith Council оешмасының сәркатибе булган. Ул биредәге дини җитәкчеләр арасында күренекле шәхес булган.

Гыйбадәтханәдә төп Илаһлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп бәйрәмнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Area's first Hindu temple under construction on Hwy. 31." Lesly Bauer The Ottawa Citizen. Nov 22, 1985. pg. C.25
  • "Finding serenity in a field of corn: It was a 'holy day' in 1989 when, amid farms and pastures, the Hindu Temple of Ottawa-Carleton opened its door for the first time." Ron Corbett. The Ottawa Citizen. May 16, 2002. pg. B.3
  • "Ottawa man blazed trail for other Hindus." Bob Harvey. The Ottawa Citizen. Jul 31, 2004. pg. E.10

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]