Отто Куусинен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Отто Куусинен
Ottokuusinen.jpg
Туган 4 октябрь 1881(1881-10-04)
Лаукаа, Финляндия бөек кенәзлеге, Рәсәй империясе
Үлгән 17 май 1964(1964-05-17) (82 яшь)
Мәскәү, ССРБ
Күмү урыны Кримел дивары янындагы некрополь[d]
Ватандашлыгы Финляндия
Альма-матер Һелсинки университеты[d] һәм Александровский университет[d]
Һөнәре сәясәтче, язучы, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, дипламат
Сәяси фирка Финляндия социал-демократик фиркасе[d] һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Куусинен, Айно Андреевна[d]
Бүләк һәм мөкәфәтләре Социалистик Хезмәт Каһарманы  — 02.10.1961Ленин орденыЛенин ордены — 22.11.1944Ленин орденыЛенин ордены — 02.10.1961
Отто Куусинен Викиҗыентыкта

Отто Вилһелм улы Куусинен (фин. Otto Ville Kuusinen, рус. Отто Вильгельмович Куусинен; 4 октябрь 1881(18811004), Лаукаа, Васа губернасы, Финляндия бөек кенәзлеге, Рәсәй империясе17 май 1964, Мәскәү, ССРБ) — Финляндия, РСФСР һәм ССРБ сәясәт эшлеклесе, язучы, марксизм теоретигы, ССРБ ФА академигы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тегүче гаиләендә туган. Фин милләтеннән. Ювәскүлә шәһәрендә гимназияне, Һелсингфорста университетны (1905) тәмамлый.

  • 1921 гә хәтле Финляндиядә фирка эшендә.
  • 1921-1939 да Коминтерн Президиумы әгъзасы һәм башкарма комитетының сәркәтибе.
  • 1939—1940 дә курчак «Фин Демократик Җөмһүрияте»нең хөкүмәте рәисе.
  • 1940 дан Карел-Фин ССР Югары Шурасы рәисе.
  • 1957 г. СБКФ ҮК сәркәтибе.

ССРБ ЮШ депутаты (1-6 чакырылышлары). Мәскәүнең Кызыл мәйданында җирләнгән.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Отто Куусинен өч мәртәбә өйләнгән булган. 1902 дә Сайма-Паулина Дальстрөмгә өйләнгән (1924 тә аерылышканнар). Балалары: кызы Һертта-Элина (1904—1974), фин сәясәтчесе; улы Эса (1906—1949), журналист һәм тәрҗемәче, 1937 дә төзәтү-хезмәт лагерена хөкем ителгән, 1939 да азат ителгән[1]; кызы Рийкка (1908—?); улы Һейкки (1911—?), физик, Һелсинки университеты доценты; улы Танели (1913—?), пианист.

1923 тә Айно Туртиайненгә (1880—1970, 1930-елларда Коминтерн хезтмәкәре) өйләнгән. 1937 дә ул 8 ел лагерьләргә хөкем ителгән, 1947 дә янә кулга алынган, 1955 тә иреккә чыгарылган. Сорау алуларда иренә каршы ялган күрсәтмәләр бирүдән баш тартса да, ул [Куусинен] аны яклап та кармаган.

1936 дан Мария Амирагова белән яшәгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]