Офтальмогипертензия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Офтальмогипертензия latin yazuında])
Офтальмогипертензия
Саклык белгечлеге офтальмология
Дәвалануда кулланыла торган дару dipivefrin[d][1], Бримонидин[d][1], apraclonidine[d][1], levobunolol[d][1], unoprostone[d][1], Тимолол[d][1], Травопрост[d][1], Латанопрост[d][1][2], Бетаксолол[d][1], Маннит[d][1], Биматопрост[d][1], carteolol[d][1], мочевина[d][1], carteolol hydrochloride[d][1], dorzolamide/timolol[d][2], Бринзоламид[d][2], latanoprost acid[d][3], unoprostone[d][4], Бринзоламид[d][5], metipranolol[d][6] һәм Латанопростина бунод[d][7]
ICD-9-CM 365.04[8][9]
NCI Thesaurus идентификаторы C3285[8]

Популяциядә КЭБ уртача дәрәҗәсе 16 мм тк. бг. тигез. Күрсәткечнең ике ягына ике гадәти тайпылыш бергә гадәти КЭБ аралыгын 11-21 мм тк. бг. чигендә тәшкил итә. Күрсәткечләр таралышы уңга күченгән Гаусс кәкресе күренешенә ия. (рәс. 13.12). Өлкән яшьтәге авыруларда, аеруча хатын кызларда, КЭБ-ның уртача дәрәҗәсе бераз югарырак, ә гадәти тайпылыш яшьләргә караганда күбрәк.

Өлкән хатыннарның гадәти КЭБ 24 тигез була ала, ә 21 мм тк. бг. түгел дигәнне аңлата. Популяциядә 40 яшьтән өлкәнрәк яшь төркемендә якынча 7% очракта гадәти КЭБ гадәти тикшерү ысуллары белән ачыкланган глаукоматоз үзгәрешләр булмаганда 21 мм тк. бг. артканы билгеләнгән. Бу авырулар төркемендә офтальмогипертензия яки глаукомага шик уйланыла.

Алып бару алымнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Офтальмогипертензия белән авыруларда дәвалау булмаганда БАПГ гомуми үсеш куркынычлыгы 5 ел дәвамында 9,5% тәшкил итә; дәвалауны үткәрү аны 4,4% кадәр төшерә. Шуңа карамастан, БАПГ белән кайбер авырулар гына гомер дәвамында күрү мөмкинлекләрен югалталар, шуңа күбесенчә офтальмогипертензия дәвалау таләп итми. Дәвалауны югары куркынычлык төркеменә керүче авыруларга гына, БАПГ үсешен тоткарлау яки булдырмау өчен билгеләргә кирәк. Онытмаска кирәк: дәвалау авыруның гомере буе дәвам ителергә тиеш, бу каршы йогынтылар белән бергә була ала. Дәвалауны билгеләү карарын шәхси, түбәндәге куркынычлык шартларын исәпләп, кабул итәләр.

1.     Югары куркынычлык

•     Челтәркатлауның нерв җепселләре катламы кимчелеге.

•     Парапапилляр үзгәрешләр.

•     КЭБ 30 мм тк. бг. яки югарырак.

•     Мөгезкатлауның үзәк калынлыгы < 555 мкм булганда КЭБ 26 мм тк. бг. яки югарырак.

•     Мөгезкатлауның үзәк калынлыгы < 555 мкм булганда асма буенча экскавациянең дискка чагыштырмасы 0.4 яки күбрәк.

Бу төркемнең күпчелек авыруларына дәвалауны тәкъдим итәргә кирәк, чөнки КЭБ кимүе еш БАПГ үсешен кичектерә яки булдырмаска мөмкинлек бирә. КЭБ-ның тәүлек үзгәреше, аның билгеле дәрәҗәсенә караганда мөһимрәк, шул ук вакытта офтальмотонусның 20% кимүенә тырышырга кирәк.

2.     Уртача куркынычлык

•     Нерв җепселләре катламы зарарланусыз КЭБ 24-29 мм тк. бг.

•     Мөгезкатлауның үзәк калынлыгы < 555 мкм булганда КЭБ 22-25 мм тк. бг.

•      Мөгезкатлауның үзәк калынлыгы 555-588 мкм булганда асма буенча экскавациянең дискка чагыштырмасы 0.4 яки күбрәк.

•      Нәсел факторы: Беренче буын туганнарда БАПГ булу.

•      Югары дәрәҗәдәге миопия.

Бу төркем авыруларына ел саен күрү нервы халәтен тикшерергә һәм периметрия башкарырга кирәк. Үзгәрешләрне теркәгәнче дәвалау билгеләргә кирәк түгел.

1.   Түбән куркынычлык

•      Мөгезкатлауның үзәк калынлыгы > 588 мкм булганда КЭБ 22-23 мм тк. бг.

•      Мөгезкатлауның үзәк калынлыгы > 588 мкм булганда асма буенча экскавациянең дискка чагыштырмасы 0.4 яки кимрәк.

Бу төркем авыруларына карауны һәр 2 ел үтәргә җитә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.