ПАК-Инвест

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/ПАК-Инвест latin yazuında])
ПАК-Инвест
Тип

ЯАҖ

Нигезләү елы

1991

Урнашыу

Русия Русия: Яр Чаллы

Отрасль

җәмәгать транспорты

Продукция

маршрут автобус белән ташу

Число работников

856

Сайт

www.pak-invest.ru

«ПАК-Инвест» ЯАҖ — шәһәр, шәһәр яны, шәһәрара һәм заказлы автобусларда пассажирлар ташуны гамәлгә ашыручы предприятие. Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан. 1991 елда «Пассажир автотранспортының җитештерү берләшмәсе» ннән бүлеп бирү юлы белән нигез салына.

Ел саен предприятие 11 миллионга якын пассажир ташый. Предприятие балансында 220 берәмлектән артык күчмә состав бар[1].

Предприятие эшчәнлегенең төп төрләре булып тора:

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллыда беренче автотранспорт предприятиесе 1945 елның декабрендә төзелә. Сугыштан соңгы елларда ул көнчыгыш Кама аръягында йөк һәм пассажирлар ташуны гамәлгә ашыручы бердәнбер предприятие була. Автотранспорт предприятиесе Актаныш, Минзәлә, Сарман һәм Зәй районнарында хезмәт күрсәтә[2].

Предприятиенең тиз үсеше җитмешенче елларда КамАЗ автомобиль заводы һәм автошәһәр төзелеше башлану белән башланып китә. Коллективның төп бурычы — КамАЗ, Яр Чаллы, шәһәр зонасы, Түбән Кама ГЭСы, Катыргы-кәгазь комбинаты төзелешендә тоткарлыксыз пассажирлар ташу.

1977 елда предприятие 1600 берәмлек хәрәкәттәге состав саны һәм 5,5 меңнән артык кеше эшли торган Пассажир автотранспортының җитештерү берләшмәсе (ПОПАТ) итеп үзгәртелә[2].

1991 елда берләшмә базасында өч мөстәкыйль предприятие — ПАТП-1, ПАТП-2 һәм Пассажир автокомбинаты төзелә (ПАК). ПАТП-1 шәһәр буенча пассажирлар ташу белән шөгыльләнгән, ПАТП-2 КАМАЗ ихтыяҗларына хезмәт күрсәткән, ә ПАК шәһәрара пассажирлар йөртүдә специальләшкән.

Хәзерге вакытта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Предприятие эшчәнлегенең төп төрләре булып тора:

  • шәһәрара, шәһәр яны, шәһәр, махсус маршрутлар буенча, шулай ук предприятиеләр һәм физик затлар заказлары буенча автобусларда пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру;
  • ремонт эшләрен башкару һәм автобусларга техник хезмәт күрсәтү, кузов һәм агрегатларга капиталь ремонт ясау[3].

Предприятие составында 3 автоколонна һәм «Автовокзал» һәм «ПАК» филиалы бар. Автоколонналар пассажирлар ташу төрләре буенча махсуслаштырылган. Ремонт комплекслары ремонт төрләре буенча махсуслаштырылган. Күчмә составның югары техник әзерлегенә ярдәм итү өчен автокомбинатта җитештерү базасы бар[3].

Моннан тыш, предприятие составында котельный, автомобильләргә ягулык салу станциясе, шулай ук 82 берәмлек булган хәрби типтагы автоколонна бар[3].

Предприятие Татарстан Республикасы территориясендә КамАЗ автомобиль техникасына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча хезмәт күрсәтү өчен КамАЗ сервис үзәге сыйфатында аттестацияләнә. 2020 елга үз паркының һәм чит оешмаларның НЕФАЗ автобусларына гарантияле хезмәт күрсәтелә һәм ремонт ясала. Предприятиенең техник хезмәте катнашында автобус төеннәрен һәм агрегатларын эшләп бетерәләр, шулай ук ремонт һәм хезмәт күрсәтү буенча техник документация эшләнә[3].

Хезмәт күрсәтүче маршрутлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«ПАК-Инвест» автобуслары төп шәһәр проспектлары аша уза торган маршрутларга хезмәт күрсәтә:

  • (Усманов урамы — Автостанция)
  • 7 (Тимерчелек заводы — Ит комбинаты)
  • 10 (Сөембикә проспекты — Автостанция)
  • 43Б (Усманов урамы — Ит комбинаты)

Шәһәр яны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елның ноябренә предприятие Тукай районында, шулай ук Менделеевск, Алабуга, Минзәлә һәм Түбән Кама шәһәрләрендә 9 шәһәр яны маршрутына хезмәт күрсәтә.

Шәһәрара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Предприятие Татарстан Республикасының барлык шәһәрләрендә, шулай ук түбәндәге регионнарда хезмәт күрсәтә: Киров өлкәсе, Ырынбур өлкәсе, Пермь крае, Самар өлкәсе, Волгоград өлкәсе һәм Сембер өлкәсе.

Заказлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Предприятие 24 махсус заказлы шәһәр маршрутына хезмәт күрсәтә, аларның заказчылары — «КамАЗ» ААҖ, «ПК ЗТЭО» ЯАҖ, «Водоканал» ЯАҖ һәм башкалар.

Күчмә состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эксплуатацияләнә торган автобуслар модельләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

НЕФАЗ-5299 автостанцияләрендә
ПАЗ-3205 хезмәт автобусы
НЕФАЗ-5299 автостанцияләрендә

Кулланыла торган модельләр[3]:

  • НефАЗ-5299
  • Hyundai AeroExpress
  • Hyundai AeroTown
  • Hyundai AeroSpace LS
  • ЛиАЗ-5256.00-11
  • ПАЗ-3205
  • Daewoo BH120F

Даими кулланылыштан чыгарылган модельләр[3]:

  • Drögmöller E310 SuperPullman
  • Ikarus-250
  • Ikarus-256
  • Ikarus-280
  • Karosa B732
  • Karosa C734
  • Karosa C735
  • Mercedes-Benz O303-15KHP-A
  • Mercedes-Benz O303-15KHP-L
  • Mercedes-Benz O303-15RHS
  • Mercedes-Benz O350-15RHD Tourismo
  • Mercedes-Benz Türk O325
  • Mercedes-Benz Türk O330
  • ЛАЗ-695
  • ЛиАЗ-677
  • МАРЗ-5266
  • МАРЗ-52661
  • ПАЗ-5272
  • Чавдар 11М4

Җитәкчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Николай Степанович Помелов (1945—1948)
  • Тихон Степанович Седых (1948—1957)
  • Калимулла Якупович Якупов(1957—1960)
  • Николай Федорович Шамов (1960—1964)
  • Зуфар Хузеевич Хузин (1964—1972)
  • Валентин Николаевич Ильин (1972—1973)
  • Аркадий Андреевич Денисов (1973—1978)
  • Шавкат Нурмухаметович Мотыгуллин (1978—1983)
  • Анатолий Иванович Бобровничий (1983—1984)
  • Николай Васильевич Рыжковский (1984—1988)
  • Михаил Александрович Кузнецов (1988—1990)
  • Сагадат Минегараевич Гараев (1990−2005)
  • Раис Мубаракшинович Гимадиев (2005—2013)
  • Фаргат Равилович Набиев (2013—2015)[4]

Музей[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 елда предприятиедә «Яр Чаллы шәһәренең пассажирлар автотранспортын үстерү тарихы» музее оештырыла, ул Татарстан Республикасы музейлары реестрлары китабына кертелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ЗАО «ПАК-Инвест»: обзорная статья. www.pak-invest.ru (2013). әлеге чыганактан 2014-02-27 архивланды. 2013-11-15 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Обзорная статья о предприятии ЗАО «ПАК-Инвест». әлеге чыганактан 2012-07-12 архивланды. 2012-08-05 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Полный список подвижного состава ЗАО «ПАК-Инвест», archived from the original on 2017-06-12, retrieved 2021-01-16 
  4. В ЗАО «ПАК-Инвест» в Челнах новый директор. Челнинские известия (2013-04-08). әлеге чыганактан 2016-03-06 архивланды. 2013-07-27 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]