Эчтәлеккә күчү

ПЕН-клуб

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/ПЕН-клуб latin yazuında])
ПЕН-клуб
Халыкара Язучылар Берлеге
Бергәлек:

халыкара

Оешма төре:

әдәби оешма

Рәсми теле:

инглиз, француз, испан

Җитәкчеләр
Президент

Дженифер Клемент

Нигезләү

05.05.1921

http://www.pen-international.org/
ПЕН-клуб логотибы

ПЕН-клуб, ингл. PEN International, Бөтендөнья (яки Халыкара) Язучылар Берлеге — төрле әдәби жанрларда иҗат итүче һөнәри язучыларны, шагыйрьләрне, журналистларны берләштерүче халыкара хөкүмәттән гайре оешма.
1921 елда Лондонда инглиз язучылары Джон Голсуорси һәм Кәтрин Эми Доусон-Скотт (ингл. Catharine Amy Dawson-Scott) тарафыннан булдырылган.
100 дән артык милли ПЕН-үзәкне (шул исәптән, Рус ПЕН-үзәген, Татар ПЕН-үзәген) берләштерә.
Оешманың идарәсе Лондонда урнашкан.

Кәтрин Эми Доусон-Скотт
Джон Голсуорси

Клубның исеме ПЕН (ингл. PEN «автокаләм») – инглиз сүзләренең беренче хәрефләреннән җыелган акроним, аббревиатура булып тора: «Poet» (шагыйрь), «Essayist» (эссе язучы), «Novelist» (роман язучы).

  • Бөтен дөнья язучыларының иҗади хезмәттәшлегенә ярдәм итү.
  • Сәнгатьле тәрҗемә итү тәҗрибәсен җәелдерү.
  • Төрмәләргә ябылган язучыларга теләктәшлек белдерү.
  • Авыр матди хәлдә калган язучыларга ярдәм кулы сузу.
  • Ватаннарындагы сәяси режим тарафыннан (ПЕН-клуб әгъзалары «репрессияләр үткәрүче режим» дип тапкан илләрдә) ирекләре кысылган язучыларга булышу.
  • Оешма уставы буенча, клуб эшчәнлегенең төп юнәлеше булып язучылар хокукларын яклау, сүз һәм шәхес иреге өчен, цензурага каршы көрәш тора.
« Чыгышы белән милли булган әдәбият чикләрне белми
Уставның I бүлеге
»

2010 елда ПЕН-клубта 101 илдән 144 милли ПЕН-үзәк санала. Милли үзәкләр әсәрләр иҗат ителгән тел принцибы буенча төзелә. Оешмада үзара килешенгән шарт буенча, теләсә нинди (милләтенә, диненә, теленә, расасына карамыйча) һөнәри язучы ПЕН-клубта әгъза булып тора ала. Иҗади хезмәтләрең булу һәм ПЕН-клубта ике елдан да ким булмаган вакыт аралыгында әгъза булган ике язучының тәкъдимнамәсе булу кирәк. Клубка әгъза итеп оешманың башкарма комитеты ала.

Пен-клуб комитетлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел саен ПЕН-клуб чиратлап Аурупаның, Азияның, Африканың, Американың берәр милли ПЕН-үзәге булган илендә бөтендөнья конгрессы уздыра. 2000 елда чираттагы конгресс Россиядә уза (конгресс рәисе — Нобель премиясе лауреаты (1999) Гюнтер Грасс (1927-2015).

ПЕН-клуб президентлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халыкара ПЕН-клуб президентлары
Джон Голсуорси 1921–1932
Герберт Уэллс 1932–1935
Жюль Ромэн 1936–1939
Сугыш вакытына президент комитеты: Дени Сора, Франсуа Мориак, Торнтон Уайлдер, Ху Ши 1941–1946
Морис Метерлинк 1947–1949
Бенедетто Кроче 1949–1953
Чарлз Морган 1954–1956
Андре Шамсон 1957–1959
Альберто Моравиа 1960–1962
Виктор ван Врисланд 1963–1965
Артур Миллер 1966–1969
Пьер Эмманюэль 1970–1971
Генрих Бёлль 1972–1973
Виктор Соден Притчетт 1974–1976
Марио Варгас Льоса 1977–1979
Пер Вестберг 1979–1986
Фрәнсис Кинг 1986–1989
Рене Тавернье май – ноябрь 1989
Пер Вестберг (в. б.) ноябрь 1989 – май 1990
Дьёрдь Конрад 1990–1993
Роналд Харвуд 1993–1997
Омеро Аридхис 1997–2003
Иржи Груша 2003–2009
Джон Ролстон Сол 2009–2015
Дженифер Клемент 2015 - х.в.

Рус ПЕН-үзәге 1989 елда Маастрихтта (Һолландия) узган конгресста ПЕН-клубка кабул ителә[1]

  • Президенты — Андрей Битов.
  • Вице-президентлар Андрей Вознесенский, Белла Әхмәдуллина булган.
  • Хәзерге вице-президент, генераль сәркатип — Алексей Симонов.
  • Башкарма комитет: Юнна Мориц, Константин Кедров, Людмила Улицкая, Борис Евсеев, Игорь Иртеньев, Александр Городницкий, Евгений Бунимович, Вячеслав Пьецух.
  • Сәркатип — Екатерина Турчанинова[2].
Татар ПЕН-үзәге әгъзалары утырыштан соң. Утырганнар (сулдан уңга): Р. Мостафин, Н. Фәттах, И. Юзеев, Ә. Еники, М. Госманов, Т. Миңнуллин, басканнар: Р. Вәлиев, Р. Фәйзуллин, Ә. Мушинский, Р. Зәйдулла. 1996 ел

Татар милли ПЕН-үзәге 1996 елда Мексикада узган Бөтендөнья язучылар конгрессында халыкара ПЕН-клубка кабул ителә.

ПЕН-үзәк әгъзалары: Туфан Миңнуллин (беренче президенты), Миркасыйм Госманов, Әмирхан Еники, Илдар Юзеев, Нурихан Фәттах, Рафаэль Мостафин, Ркаил Зәйдулла, Әхәт Мушинский, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Харрас Әюпов, Зиннур Мансуров, Зөлфәт Хәким һ.б.[3]

Адресы: Казан, Кремль урамы, 33[4].

2022 елда Татар ПЕН-үзәге Әдәбият буенча Нобель премиясе лауреатлыгына конкурска катнашырга рәсми чакыру алган. Элегрәк күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның кандидатурасы тәкъдим ителгән дә булган.[5]