Павел Бычков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Павел Бычков latin yazuında])
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 2 (14) июль 1844
Туу урыны Чуел, Чуел өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 12 октябрь 1925(1925-10-12) (81 яшь)
Үлем урыны Козьмодемьянск, Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Һөнәр төре член Государственной думы Российской империи
Сәяси фирка әгъзасы 17 нче үктәбер берлеге[d]
Бүләкләр
орден Святого Станислава 3-й степени

Павел Фёдорович Бычков (1844 елның 2 июле, Чуел, Чуел өязе, Россия империясе1925 елның 12 октябре, Козьмодемьянск, Мари автономияле өлкәсе, ССРБ) — эшмәкәр, Казан губернасыннан IV чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Павел Бычков 1844 елның 2 июлендә Чуел шәһәрендә 2 нче гильдия сәүдәгәре Фёдор Гаврилович Бычков (1810—1890) һәм аның хатыны Анна Степановна Карпова (1817—1902) гаиләсендә туа[1]. Чуел өяз училищесын бетерә. 1864 елда Чуелдан Козьмодемьянскига күчеп килә. 1874 елда 2 нче гильдия сәүдәгәрләре янына керә. 1879 елда аракы заводын сатып ала, аныж белщн абыйсы Яков идарә итә[1]. Икмәк сату белән шөгыльләнә, салам һәм сыра кайнату заводлары хуҗасы, Кирпеч заводы хуҗасы, Аныж Арда елгасында он тегермәне һәм Куликалы авылында җил тегермәне булган. 1913 елда Чебоксар, Мария Посады шәһәрләрендә, Икково, Тугай, Исмәле, Кокшамар авылларында сыра складлары һәм сыра лавкалары булган. Бычковлар гаиләсе Козьмодемьянск Базарлы мәйданында тагын бер кунакханә һәм харчевняга ия була.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1872—1912 — Козьмодемьянск шәһәр Думасында гласный, ягъни җыелышларда хәлиткеч тавыш бирүче.
  • 1875—1877, 1903—1912 — Козьмодемьянск шәһәр җәмәгать банкының директоры.
  • 1877—1895 —Козьмодемьянскның шәһәр башы.
  • 1881—1896 — Козьмодемьянскның мактаулы җәмәгать судьясы.
  • 1883—1887 — Козьмодемьянск өязе һәм Казан губернасы земство җыелышларының гласные.
  • 1884 — нәселдән килгән мактаулы гражданин.
  • 1891 — Казан губернасы статистика комитеты әгъзасы.

Ике сыйныфлы Козьмодемьянск училищесына янкормасына акча корбан итә. 1905 елда ике катлы йортның бер өлешен хатын-кызлар гимназиясенә бирә. 1882 елда беренче иҗтимагый китапханәне ачу инициаторы була. Казан һәм Түбән Новгород актёрлары чыгышлары өчен Җәйге театр төзи. Картлар йорты төзелешенә шактый акча бирә. 1886 елда метеостанцияне булдыру инициаторы була[1].

Дума эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1 һәм 2 нче чакырылыш Дәүләт думасына сайлаулар вакытында губерна сайлаучысы.

1912 елның 21 октябрендә Казан губерна сайлау җыелышының 4 нче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты итеп сайлана. Октябристлар Дума фракциясе составына керә, прогрессив блок әгъзасы була. Дума комиссияләрендә тора: сәүдә һәм сәнәгать, шәһәр эшләре, суд реформасы һәм башкалар буенча.

Февраль инкыйлабыннан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның мартында П. Ф. Бычковка 25 мең сум күләмендә контрибуция салына. Аның кирпеч һәм сыра кайнату заводлары миллиләштерелә, Бычковлар гаиләсенә караган йортлар конфискацияләнә. Павел Бычков үзе кулга алына.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче хатыны (1869 елдан) — Вера Васильевна (Замятина) (1852—1872), бала тапканда үлә;
  • Икенче хатын (1873 елдан) — Софья Фёдоровна (Климина) (1857—1935);
    • кызы — Вера (1874—1901),
    • улы — Михаил (1875—1945),
    • кызы — Анна (1877—1942),
    • кызы — Евгения (1878—1960),
    • кызы — Александра (1878—?),
    • улы — Павел (1880—1921),
    • улы — Николай (1882—1971),
    • кызы — Софья (1886—1943),
    • улы — Геннадий (1892—1957).
  • Абыйсы — Яков (1850—1911), Мария Ивановнага өйләнгән (1860—1932)[2].
  • Абыйсы— Пётр (1855—1898).
  • Абыйсы— Алексей (?—?).
  • Абыйсы— Михаил (?—?).

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1879 — Кызыл Хач Билгесе.
  • 1880 — Станислав тасмасында «Тырышлык өчен» алтын медале.
  • 1884 — Аннин тасмасында «Тырышлык өчен» алтын медале.
  • 1884 — Владимир тасмасында «Тырышлык өчен» алтын медале.
  • 1891 — Александр тасмасында «Тырышлык өчен» алтын медале.
  • 1894 — Андрей тасмасында «Тырышлык өчен» алтын медале.
  • 1900 — 3 нче дәрәҗә Изге Станислав ордены.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Архив[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Российский государственный исторический архив. Фонд 1278. Опись 9. Дело 112; Фонд 1349. Опись 1. Дело 542.