Павел Генкель

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Павел Генкель latin yazuında])
Павел Генкель
Туган 26 гыйнвар 1903(1903-01-26)
Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлгән 9 сентябрь 1985(1985-09-09) (82 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Пермь дәүләт университеты
Һөнәре биолог, ботаник, университет профессоры
Эш бирүче Пермь дәүләт университеты, Институт физиологии растений им. К. А. Тимирязева РАН[d], Мәскәү дәүләт өлкә университеты[d] һәм Пирем дәүләт мәгарифбелем үнивирситите
Ата-ана
Кардәшләр Мария Александровна Генкель[d]
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: член-корреспондент Академии педагогических наук СССР[d]

Павел Александрович Генкель (1903 елның 26 гыйнвары, Санкт-Петербург1985 елның 9 сентябре, Мәскәү) — совет биологы (ботаник), үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире (1931—1939), Пермь университетының биология факультеты деканы (1933), Пермь университеты каршындагы Ботаника институты директоры (1935—1939), ССРБ Россия мәгариф академиясе әгъза-корреспонденты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Павел Генкельның әтисе, А. Г. Генкель — танылган биолог. Аның апасы, М. А. Генкель — Пермь галим-лингвисты, ПДУ рус теле һәм гомуми тел белеме кафедрасы башлыгы, абыйсы А. А. Генкель — ботаник-болотовед.

Пермь университетын тәмамлаган, анда ассистенттан алып профессор, үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире, ПДУ каршындагы Биология институты директорына кадәр юл уза. Профессор исемен 28 яшендә ала. Д. А. Сабинин укучысы.

1931—1939 елларда — Пермь университетының биология факультетының үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире[1].

1933 елның 20 августыннан ПДУ биология факультеты деканы итеп раслана һәм 1933 елның 28 октябреннән шәхси гариза буенча декан вазыйфасыннан азат ителә.

1935—1939 елларда — Пермь университеты каршындагы Биология фәнни-тикшеренү институты директоры[2]. 1939 елда академик А. Н. Бах чакыруы буенча Мәскәүгә күчеп килә, ССРБ Фәннәр академиясенең үсемлекләр физиологиясе институтында эшли, анда 1983 елга кадәр үсемлекләрнең һәм корылыкка һәм эсселеккә чыдамлыгы физиологиясе лабораториясе белән җитәкчелек итә. Шулай ук Мәскәү өлкәсе педагогика институтында да укыта.

ССРБ Россия мәгариф академиясе әгъза-корреспонденты.

Төп хезмәтләре корылыкка чыдамлык физиологиясенә, суыкка чыдамлык, эсселеккә чыдамлык һәм үсемлекләрдә тынычлык физиологиясенә, үсемлекләр чыныгу мәсьәләләренә багышланган. 300дән артык эш, шул исәптән 30га якын монография, дәреслек һәм югары һәм урта мәктәп өчен кулланмалар бастырган.

«Үсемлекләр физиологиясе» кулланмасы (1975), «Фән» нәшриятында дөнья күргән Ф. Я. Гоби (1976), Д. А. Сабинин (1980), А. Г. Генкель (1981) биографияләре, «Үсемлекләрнең эсселеккә һәм корылыкка чыдамлыгы физиологиясе» монографиясе (1982). Аның җитәкчелегендә 16 докторлык һәм 49 кандидатлык диссертациясе якланган[3].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сайланма хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Генкель П. А. Инструкция для постановки опытов по предпосевному закаливанию семян пшеницы к засухе / Проф. П. А. Генкель; Троицкий лесостепной заповедник. Пермь: Звезда. 1936.
  • Генкель П. А. Устойчивость растений к засухе и пути её повышения, М.- Л., 1946.
  • Генкель П. А. Физиология растений. Учебное пособие по факультативному курсу для 9 класса. / П. А. Генкель Москва: Просвещение, 1975. — 174.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Основные даты жизни Павла Александровича Генкеля // Жолтевич В. Н., Генкель К. П. Павел Александрович Генкель. Отв. ред. Вл. В. Кузнецов. — М.: Наука, 2006. Сер. «Науч.-биогр. лит-ра». — 130 с. — С. 83.
  2. Усть-Качкинцева С. В., Ф. Р. Вержбицкий. Виктор Фёдорович Усть-Качкинцев: биограф, очерк. Пермь: Перм. гос. ун-т, 2006. 324 с. С. 174.
  3. Воронов Г. А. Генкель, Павел Александрович // Профессора Пермского государственного университета: (1916—2001) 2014 елның 26 декабрь көнендә архивланган. / Гл. ред. В. В. Маланин. Пермь: Изд-во Перм. ун-та, 2001. 419 с. С. 47.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]