Павел Глезденёв

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Павел Глезденёв latin yazuında])
Павел Глезденёв
Туган 9 (21) апрель 1867
Тумбагыш авылы, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 28 май 1923(1923-05-28) (56 яшь)
Вятка
Әлма-матер Казан руханилар академиясе
Һөнәре сәясәтче

Павел Петр улы Глезденёв (чукынуга кадәр Исламгәрәй Меңдияров, 9 [21] апрель 1867, Тумбагыш авылы, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы28 май 1923, Вятка) — мари мәгърифәтчесе, литератор һәм этнограф, мари әдәбиятенә нигез салучыларның берсе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәҗүси крәтсиән гаиләсендә туган. 1887 елда Бөре укытучылар семинариясен, 1898 елда Уфа рухани семинариясен, 1906 елда Казан рухани академиясен тәмамлый.

1907 елда мари телендә беренче дини булмаган басманы («Марла календарь») чыгара; мари телендә уку-укыту әдәбияте хәзерләвендә дә катнаша.

1907 елда Вятка шәһәренә епархиаль миссионер вазифасына күчерелгән; 1918 шул дәрәҗәсеннән баш тарта. 1915 елда берече мари гәзитен («Война увэр») нигезли.

1-нче Бөтенрусия мари съезды (Бөре, 1917) оештыручыларның берсе. Вятка губернасында «Марий ушем» милли хәрәкәтен оештыручы.

Тормышның соңгы елларында П. Глезденёв Вятка губерна халык мәгарифе бүлегендә, соңрак Вятка педагогика институтында эшләгән, мари һәм удмурт укытучыларның хәзерләү курсларын алып барган. Бер үк вакытта Вятка фәнни-тикшеренү институтының хезмәткәре булып торган. 1920 елда профессор дәрәҗәсен алган.

Павел Глезденёв 1923 елның 28 маенда вафат булган.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Глезденёв исемен Шаран авылында урам йөртә.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]