Павел Грудинин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Павел Грудинин latin yazuında])
Павел Грудинин
Туган телдә исем Павел Николай улы Грудинин
Туган 20 октябрь 1960(1960-10-20) (63 яшь)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Мәскәү
Милләт русяһүд[1]
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт агромөһәндислек институты[d] һәм Русия дәүләт хезмәте академиясе[d]
Һөнәре инженер-механик, совхоз директоры
Сәяси фирка Единство[d], Бердәм Русия һәм бәйсез[d]
Балалар ике улы, ике кызы
Сайт http://grudininkprf.ru/

 Павел Грудинин Викиҗыентыкта

Павел Грудинин, Павел Николай улы Грудинин (рус. Павел Николаевич Грудинин, 1960 елның 20 октябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Мәскәү) — РФ авыл хуҗалыгын оештыручысы, сәяси эшлеклесе, Мәскәү өлкәсе Ленин районы «Ленин исемендәге совхоз» ЯАҖ директоры. РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2001). 2018 елгы РФ президентын сайлауларда КПРФ фиркасеннән намзәт.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Павел Грудинин

1960 елның 20 октябрендә Мәскәү шәһәрендә туган. Бер елдан гаиләсе Мәскәү өлкәсе Ленин районына күченә. Развилково урта мәктәбен (1977), «инженер-механик» белгечлеге буенча В. П. Горячкин исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы җитештерүе инженерлары институтын (1982), «юриспруденция» белгечлеге буенча Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең юридик факультетын (2001) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1982-1989 елларда Мәскәү өлкәсе Ленин районы Ленин исемендәге совхозның механика остаханәсе мөдире, 1989-1995 елларда әлеге совхозның директоры урынбасары, 1995 елдан «Ленин исемендәге совхоз» ЯАҖ директоры[2].

Сәяси эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1997 елдан башлап, Мәскәү өлкә шурасы депутаты булып сайлана һәм 14 ел шунда эшли.

2017 елдан Мәскәү өлкәсе Видное шәһәре депутатлар шурасы рәисе.

2010 елда Бердәм Россия фиркасеннән чыга.

П. Грудинин хакимият адресына әйткән, бигрәк тә 2015 елда узган Мәскәү икътисади форумында яңгыраткан каты тәнкыйть сүзләре белән таныла. РФ икътисадының үсеш юлларын шәхси секторны турыдын-туры финанслауда, фермер хуҗалыкларына ярдәм итүдә күрә. Үрнәккә базар элементлары социализм идеяләре белән ярашып яшәүче Финляндия, Швеция икътисадларын китерә.

Сайлаулар-2018[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

КПРФның 2017 елның 23 декабрендә узган XVII съездында 2018 елның 18 мартында узучы РФ президентын сайлауларда КПРФ фиркасе әгъзасы булмаган П. Грудинин КПРФ намзәте итеп күрсәтелде.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, ике улы (берсе ресторан бизнесында, икенчесе «Ленин исемендәге совхоз» ЯАҖ аренда бүлеге башлыгы), ике кызы бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2001 РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әтисе — рус, әнисе — яһүдә
  2. «Ленин исемендәге совхоз» ЯАҖ сайты