Павел Ермолин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Павел Ермолин latin yazuında])
Павел Ермолин
Туган телдә исем Павел Иванович Ермолин
Туган 24 октябрь 1884(1884-10-24)
Пенза, Россия империясе
Үлгән 29 октябрь 1938(1938-10-29) (54 яшь)
Ватандашлыгы Россия империясе, СССР
Һөнәре хәрби

Павел Иванович Ермолин ( 1884 елның 24 октябре, Пенза - 1938 елның 29 октябре) — рус һәм совет хәрби эшлеклесе, подполковник (РИА; пр. 1916; ст. 06.12.1915), бригада командиры (Кызыл Армия; 1935).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Павел Иванович Ермолин 1884 елның 24 октябрендә Пензада офицерлар гаиләсендә туган.

1902 елда ул Себер кадетлар корпусын тәмамлый[1].

Хәрби хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугышка кадәрге вакыт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1902 елның 30 августында ул Россия Император Армиясе сафларына алына һәм Александр Хәрби Мәктәбенә укырга җибәрелә, аны 1904 елда подпоручик дәрәҗәсендә тәмамлый, аннары Семеновский Гвардия полкында хезмәт итә[1].

1912- нче елда Ермолин Николаев Генераль штаб академиясен[2], аннары ул Семоновский полкына кире кайта, һәм анда рота командиры итеп билгеләнә.

Беренче бөтендөнья сугышы һәм гражданнар сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1914 елның ноябреннән ул 84-нче пехота дивизиясенең штаб өлкән адьянты булып, 1915 елның октябреннән - 26-нчы Армия Корпусы штаб офицеры һәм 192-нче пехота дивизиясе штабы начальнигы булып , 1917 елның мартыннан - 3 пехота дивизиясе штабы начальнигы, һәм шул ук елның 28 сентябреннән - 111 нче пехота дивизиясе штабы начальнигы була. Ул Төньяк-Көнбатыш, Көнбатыш, Көньяк-Көнбатыш һәм Румыния фронтларында сугышларда катнашкан.

1920 елның апрелендә аны Көнбатыш фронтка җибәрәләр, анда май аенда ул штаб начальнигы ярдәмчесе итеп билгеләнә, һәм декабрьдә - фронт штабы начальнигы итеп билгеләнә[2]. Бу позицияләрдә булганда, ул Совет-Польша сугышы вакытында сугышларда катнашкан.

Сугыштан соңгы карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1922 елның гыйнварында Ермолин Кызыл Армиянең Хәрби Академиясенә җибәрелә, һәм ул төркем лекцияләренең өлкән лидеры итеп билгеләнә, шул ук елның октябрендә - стратегия һәм тактика буенча практик күнегүләр начальнигы итеп, 1923 елның августында - операцияләр алып бару кафедрасының башлыгы вазифасына билгеләнә[1].

1935 елның июнендә ул М. Фрунзе исемендәге Хәрби академиянең кичке бүлегендә тактика укытучысы итеп билгеләнә, аннары - шул ук академиянең Генераль штабының хезмәт бүлеге начальнигы вазифасын ала.

Бригада командиры Павел Иванович Ермолин 1937 елның 23 июлендә һәм 10 октябрьдә СССРның НКВД махсус указы белән кулга алына, хәрби лагерьда сигез елга хөкем ителә. Ул лагерьда 1938 елның 29 октябрендә үлә.

1957 елның 9 мартында СССР Югары Судының карары белән ул үлеменнән соң реабилитацияләнә[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Черушев Н. С., Черушев Ю. Н. Расстрелянная элита РККА, 1937-1941 [Текст] : комбриги и им равные (рус.). — М.: Кучково поле, 2014. — С. 87—88. — 526 с. — ISBN ISBN 978-5-9950-0388-5.