Павел Ренненкампф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Павел-Георг Карл улы фон Ренненкампф
Pavel K. Rennenkampf.jpeg
Туу датасы 29 апрель 1854(1854-04-29)
Туу урыны Конувере, Эстляндия губернасы
Үлем датасы 1 апрель 1918(1918-04-01) (63 яшь)
Үлем урыны Таганрог, Русия
Иялек Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Гаскәр төре атлы гаскәр
Хезмәт еллары 1870—1915
Дәрәҗә атлы гаскәр генералы (1910)[1]
Җитәкчелек иткән 7-нче Себер гаскәр корпусы,

3-нче Сибирский гаскәр корпусы,
3-нче гаскәр корпусы,
Вильно хәрби бүлгесе,

Көньяк-Көнбатыш фронтының 1-нче гаскәре
Сугышлар/
бәрелешләр
Рус-япон сугышы
Беренче бөтендөнья сугышы
Бүләкләр һәм премияләр {|

|«Батырлык өчен» алтын корал бриллиантлар белән Георгий коралы |}

III дәрәҗә Изге Георгий ордены
IV дәрәҗә Изге Георгий ордены
III дәрәҗә Изге Владимир ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
II дәрәҗә Изге Анна ордены
III дәрәҗә Изге Анна ордены
I дәрәҗә Изге Станислав ордены
II дәрәҗә Изге Станислав ордены
III дәрәҗә Изге Станислав ордены
 Истигъфада 1915 елның 6 октябреннән

Павел-Георг Карл улы фон Ренненкампф (рус. Павел-Георг Карлович фон Ренненкампф, алман. Paul von Rennenkampf; 17 (29) апрель 1854(18540429), Конувере, Эстляндия губернасы — 1 апрель 1918, Таганрог) — алман чыгышлы урыс хәрби башлыгы. Урыс гаскәренең Кытай явында, рус-япон сугышында, Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дворян гаиләсендә туган.

Һелсингфорс җәяүле гаскәр укуханәсен (1873) һәм Генштаб академиясен тәмамаланган (1882).

1900 елда атлы гаскәр төмәне командиры булып Ихэтуань фетнәсен бастыруында катаншты. Рус-япон сугышы вакытында Байкал арты казак төмәне бәлән җитәкчелек иткән. 1906 елда Көнчыгыш Себердә коралланган инкыйлабчылар отрядлары белән көрәште. 1913 елдан — Вильно хәрби бүлгесе сәргсакәре.

Беренче бөтендөнья сугышында башта 1-нче урыс гаскәре белән җитәкчелек иткән. Көнчыгыш Пруссия операциясе барышында 1-нче гаскәрнең чара күрмәве 1914 елның августында 2-нче урыс гаскәренең тар-мар итүгә, ә аннан соң 1-нче гаскәрнең үзенең җиңелүгә китергән. Уңыш китермәгән Лодзь операциясенән соң вазифаннан бушатылган.

Февраль инкыйлабыннан соң кулга алына һәм Петропавел кирмәненә утыртыла, мәхкәмә тикшерүе астында булган. Октәбер инкыйлабыннан соң җибәрелә һәм Тагарогка килеп утыра, анда ул чит исем астында яшәгән. бәлшәвикләр шәһәргә килгәч, алар аңа Кызыл Армиягә хезмәткә керергә тәкъдим итәләр.

Ренненкампф баш тарткан, шуның өчен кызыллар аны шәһәр читенә чыгаралар да, мәсхәрәләүдән соң атып үтерәләр.

Таганрогның Иске зиратында күмелгән.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]