Павел Терентьев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Павел Терентьев latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия империясе
Туу датасы 23 декабрь 1903(1903-12-23) яки 1903[1]
Туу урыны Акъяр, Таврия губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 30 декабрь 1970(1970-12-30) яки 1970[1]
Үлем урыны Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Һөнәр төре герпетолог, бөҗәкбелгеч, биолог, университет профессоры
Эшчәнлек өлкәсе Герпетология[1], бөҗәкбелем[1] һәм Паразитология[1]
Эш урыны Государственный Дарвиновский музей[d], Казан (Идел буе) федераль университеты, Московский пушно-меховой институт[d], Петербург дәүләт университеты, Русия дәүләт һидрометеорология университеты, Россия ФА Зоология институты[d], Вологда дәүләт педагогика университеты, Русия Милли китапханәсе һәм Институт биологии внутренних вод им. И. Д. Папанина РАН[d]
Әлма-матер Мәскәү университетының физика-математика факультеты[d]
Гыйльми дәрәҗә профессор
Академик дәрәҗә биология фәннәре докторы[d]

Терентьев Павел Викторович (23 декабрь 1903 ел, Севастополь30 декабрь 1970 ел, Ленинград) — совет зоологы, герпетология, микъдар биогеографиясе һәм биологик статистика буенча белгеч. «Коррекцион плеядалар» методы авторы, биология фәннәре докторы (1939).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Павел Викторович Терентьев 1903 елның 23 декабрендә Севастопольдә[2][3][4] Халык мәгарифе министрлыгы түрәсе, профессор, Севастопольнең нәселле мактаулы гражданины гаиләсендә туган. Ул 8 нче Санкт-Петербург гимназиясендә укыган, 3 нче Мәскәү гимназиясен тәмамлаган[5]. 1921 елдан ул Дарвин музеенда кече ярдәмче булып эшли. 1922 елда, Мәскәү университетының физика һәм математика факультетының табигый фәннәр бүлеген тәмамлагач, аспирантурага укырга керә[2][3]. 1922—1926 елларда ул Мәскәү зоопаркының террариумы белән идарә итә, шул ук вакытта зоопаркның яшь биологлары түгәрәгендә эшли[6]. Мәскәү өлкәсенең яшел бакаларының үзгәрүчәнлеген һәм систематикасын өйрәнү белән актив шөгыльләнә, "Очерк земноводных (Amphibia) Московской губернии" (1924) китабын бастырып чыгара, анда "Рус табигатен өйрәнүчеләрнең студентлар түгәрәге" әгъзалары җыйган барлык коллекцияләр һәм мәгълүматларны анализлый[6].

1923 елда ОГПУ тарафыннан кулга алына, масонствода һәм скаутларның масонлыгына җәлеп итүдә гаепләнә. 1926 елда ул кабат кулга алына һәм Уралга 3 елга җибәрелә, аннары Казанда 6 ел буена яшәргә хөкем ителә[5]. 1929 елда аспирантураны тәмамлый. 1930—1931 елларда Татар фәнни-тикшеренү институтының математика статистикасы хезмәткәре була һәм Казан университетында лекцияләрен укый.

Тагын кулга алына, ОГПУның Свирск хезмәт лагерендә өч елга хөкем ителә[5]. 1933—1934 елларда Архангельскта урнашкан кыйммәтле тире-мех институтының Төньяк-көнбатыш биостанциясендә эшли[3].

1934 елда ул Нижгарга, аннары Ленинградка күченә[5]. 1934 елның июненнән ул Ленинград университетында асситент була[2][3]. 1936 елда ул «Применение биометрических методов к изучению земноводных» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклый. 1935—1938 елларда Ленинград җимеш-яшелчә институтында, Аграр-гидрометеорология институтында һәм Медицина буенча укыту пособиеләре Үзәк институтында эшли[3]. 1940 елда ул Ленинград дәүләт университеты умырткасызлар зоологиясе кафедрасында доцент булып раслана[5] . 1941 елның декабреннән 1942 елның апреленә кадәр Ленинград дәүләт университетының умырткасызлар зоологиясе кафедрасы мөдире. 1942—1944 елларда фәнни хезмәткәр була һәм СССР Фәннәр академиясе Зоология институты секретаре вазифаларын башкара, Ленинград педагогика институтында лекцияләр укый. 1944 елда ул Ленинград дәүләт университетына тулы булмаган эш көненә кайта. 1946 елда ул «Опыт применения математической статистики к зоогеографии» темасы буенча докторлык диссертациясен яклый. 1947 елда аңа профессор исеме бирелә. 1948 елда  «вейсманист-морганистлар»га каршы көрәш дулкынында университеттан азат ителә. 1948—1949 елларда ул Дәүләт җәмәгать китапханәсендә эшли[3].

Бераз вакыт Вологда педагогия институтының зоология кафедрасын җитәкли, «Хайваннар дөньясын үзләштерүнең, реконструкцияләүнең һәм саклауның биологик нигезләре» проблемасы буенча СССР Фәннәр академиясенең Борок бистәсендә Биология станциясе директоры урынбасары һәм СССР Фәннәр академиясендә фәнни совет рәисе урынбасары була. 1954 елдан 1965 елга кадәр Ленинград дәүләт университетының умырткасызлар зоологиясе кафедрасын җитәкли. 1965 елда ул Генетика кафедрасына күченде, һәм анда биометрика бүлмәсе оештыра[2]. Ул 1970 елның 30 декабрендә Ленинградта үлә[2][3][4].

Клиналь үзгәрүчәнлек концепциясен эшли, ул төрләр системасы өлкәсендәге эшләргә уңай йогынты ясый[6].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Улы — Анатолий Павлович Терентьев-Катанский (1934—1998), көнчыгыш белгече, Кытай тарихы һәм мәдәнияте турында китаплар авторы[7] .

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Терентьевның төп объектлары - амфибияләр һәм сөйрәлүчеләр . Ул бу төркемнәрнең таксономиясе һәм географик бүленеше белән шөгыльләнә. Систематика теориясенә һәм организмнарның үзгәрүчәнлеге проблемаларын хәл итүгә зур өлеш кертте. Беренчеләрдән булып хайваннарда нәселдәнлек үзгәрүчәнлегендә гомологик рәтләр турындагы тәгълиматны раслый[2]. Ул санлы экологиянең методик нигезләрен сала. Биологик күренешләрне тикшергәндә математик тасвирлау һәм анализ методологиясен эшләгән. Биологик системада һәм зоогеографиядә флор һәм фауналарны тасвирлау өчен санлы анализ кулланырга тәкъдим итә[4]. Хәзер "Терентьевның корреляцион плеядлары"[8] буларак билгеле һәм фәннең күп кенә өлкәләрендә биогеография[9], систематика[10], биоморфология[11], медицина[12][13] һәм гуманитар дисциплиналарда[14][15] кулланыла торган корреляцион плеяда методын эшли[16].

1958 елдан 1964 ега кадәр биологиядә математик ысулларны куллану буенча дүрт киңәшмә оештыра. 1964 һәм 1967 елларда герпетология буенча ике конференция үткәрү инициаторы була[2].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«1941—1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» һәм «Ленинград оборонасы өчен» медальләре белән бүләкләнгән .

Сайланма басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

150 басма авторы[2]

  • Терентьев П. В. Очерк земноводных (Amphibia) Московской губернии: руководство для преподавателей. — М.: Государственное изд-во, 1924. — 98 с.
  • Терентьев П. В., Чернов С. А. Краткий определитель пресмыкающихся и земноводных СССР. — 2-е, перер. и расшир. изд. — Л.: Учпедгиз, 1940. — 184 с.
  • Терентьев П. В. Малый практикум зоологии позвоночных: Допущ. М-вом высш. образования СССР в качестве учеб. пособия для биол. фак. ун-тов и для фак. естествознания пед. ин-тов. — М.: Советская наука, 1940. — 484 с.
  • Терентьев П. В. Практикум зоологии позвоночных. — Л.: Изд-во Ленинградского гос. ун-та, 1940. — 240 с.
  • Терентьев П. В. Почему отличается животный и растительный мир разных стран (о географическом распространении организмов). — Л.: Лениздат, 1948. — 68 с.
  • Терентьев П. В. Лягушка : Учеб. пособие для студентов биол. фак. ун-тов. — М.: Советская наука, 1950. — 346 с.
  • Терентьев П. В., Дубинин В. Б., Новиков Г. А. Кролик.. — М.: Советская наука, 1952. — 364 с.
  • Терентьев П. В. Герпетология: Учение о земноводных и пресмыкающихся : Пособие для гос. ун-тов. — М.: Высшая школа, 1961. — 336 с.
  • Терентьев П. В., Ростова Н. С. Практикум по биометрии. — Л.: Изд-во Ленинградского ун-та, 1977. — 153 с.
  • Быховский Б. Е., Козлова Е. В., Мончадский А. С., Наумов Д. В., Соколов А. С., Рыков Н. А., Терентьев П. В. Зоология. Учебник для 6—7 классов средней школы / Под ред. Б. Е. Быховского. — 1-е изд. — М.: Просвещение, 1969. — 272 с. (многократно переиздавался после его смерти)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Czech National Authority Database
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 Мальчевский А. С., Полянский Ю. И., Хозацкий Л. И. {{{башлык}}} // Вестник Ленинградского государственного университета. — № 9. — С. 156—158.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 Матвеева И.Г. Терентьев Павел Викторович // Сотрудники Российской национальной библиотеки - деятели науки и культуры Биографический словарь. Том. 4. / Ответственный редактор: Г. В. Михеева. — СПб.: Российская национальная библиотека, 2013. — С. 552—554. — 720 с.
  4. 4,0 4,1 4,2 Данилов Н. Н., Ищенко В Г. Шварц С. С. {{{башлык}}} // Экология. — № 2. — С. 113. — ISSN 0367-0597.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 Сотрудники РНБ — деятели науки и культуры. Биографический словарь, т. 1-4 (электронная версия)
  6. 6,0 6,1 6,2 Любарский, Г. Ю. История Зоологического музея МГУ: Идеи, люди, структуры / Зоологический музей МГУ. — М.: Т-во науч. изд. КМК, 2009. — С. 645-646. — 744 с. — ISBN 978-5-87317-605-2.
  7. Его Атлантида // Санкт-Петербургские ведомости. — 2020. — 15 июля.
  8. Шмидт В. М.Математические методы в ботанике.— Л.: Издательство ЛГУ, 1984.— С.179.— 288с.
  9. Иванушенко Ю.Ю., Абдурахманов А.Г., Курбанова Н.С., Меликова Н.М.Математическая модель особенностей сходства, различий и географических связей фауны совок (Lepidoptera, Noctuidae) прибрежных и островных экосистем Каспийского моря // Юг России: экология, развитие.— 2014.— Т. 9, № 3.— С. 99—105.— ISSN 1992-1098.
  10. Орленко М. П. Перспективы применения типологического подхода при изучении родовых комплексов // Hortus Botanicus.— 2004.— Т. 2.— С. 49—51.— ISSN 1994-3849.
  11. Ростова Н. С.Корреляции: структура и изменчивость.— СПб.: Издательство Санкт-Петербургского университета, 2002.— С.9.— 306 с.— (Труды Санкт-Петербургского общества естествоиспытателей, т. 94).— ISBN 5-288-01936-3.
  12. Лощенко М. А., Учакина Р. В., Козлов В. К.Корреляционные плеяды показателей гормонального статуса, физического и полового развития у подростков с хроническим пиелонефритом// Дальневосточный медицинский журнал.— 2014.— № 1.— С. 70—74.— ISSN 1994-5191.
  13. Сахарова О. Б., Кику П. Ф., Горборукова Т. В.Влияние социально-гигиенических факторов образа жизни на состояние здоровья студентов// Гигиена и санитария.— 2012.— Т. 91, № 6.— С. 54—58.— ISSN 0016-9900.
  14. Начинская С. В., Степанова О. Н.Метод корреляционных плеяд в практике маркетинговых исследований. Учебное пособие.— М.: "Прометей", 2002.— 16с.
  15. Беззубикова С. С., Ветрова А. А., Брумштейн Ю. М. {{{башлык}}} // Вестник Казанского государственного технического университета им. А. Н. Туполева. №. — № 1. — С. 100—104.
  16. Терентьев П. В. {{{башлык}}} // Вестник Ленинградского университета. — № 9. — С. 137−141.