Анна Павлова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анна Павлова latin yazuında])
(Павлова Анна Павловна битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Анна Павлова
Anna pavlova -c. 1905.jpg
Туган телдә исем рус. Аnnа Павловна (mатвеевна) pавлова
Туган 12 февраль 1882(1882-02-12)[1]
Санкт-Петербург, Россия империясе[2]
Үлгән 23 гыйнвар 1931(1931-01-23)[2][1][3][…] (48 яшь)
Һааг, Нидирлан[2]
Үлем сәбәбе дару
Күмү урыны Лондон
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Урыс балеты академиясе
Һөнәре балит әртисе, хореограф, мөхәррир
Anna Pavlova, signature.jpg

Commons-logo.svg Анна Павлова Викиҗыентыкта

А́нна Па́вловна (Матве́евна) Па́влова (31 гыйнвар [12 февраль1881 — 23 гыйнвар 1931}}) — Рәсәй балет артисткасы, Мариин театрының прима-балеринасы (1906—1913), XX гасыр иң бөек балериналарының берсе. Беренче дөнья сугышы башлангач, Бөекбританияга күченә. Үз труппасы белән бөтендөнья буйлап 40-тан ашу илдә гастролдә була, кайсы берләрендә балет сәнгате белән башлангыч таныштыручы дип атыйлар. Анна Павлова гастрольләре бөтен дөньяда рус балетының данын арттыра. Балерина башкарган «Үлеп барган аккош» хореографик парча - монологы (Сен-Санс «Умирающий лебедь») рус балет мәктәбенең югары эталоннарның берсенә әверелә

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Валентин Серов. Сильфида - Анна Павлова. 1909 ел
Анна Павлова Сен-Сансның "Аккош“ миниатюрасында

Анна Павлова Петербургта 1881 елның 31 гыйнварында (12 февральдә) туган, документлары буенча аның әтисе - Матвей Павлович Павлов[4], хәрби хезмәтен тәмамлаган караим милләтле сугышчы, әнисе - Любовь Федоровна Павлова. Анна «Павловна»- артислар арасында кулланылган псевдоним.

Павловлар гаиләсе Санкт-Петербург янындагы Лигово касабасында яши. Кече Анна «Йокыга талган сылу» балетын күргәннән соң балерина булырга хыяллана башлый.

Ун яшьтә ул Император театр училищесына укырга керә.

Павловага кордебалетта биергә тура килми, аңа баштан ук классик балетларда бик җаваплы партияләрне ышанып тапшыралар. Император театрлары сәхнәсендә аның башлангыч чыгышы 1899 елның 19 сентябрендә була[5].

1906 елда Павлова балерина исемен ала. Бу чорда М. И. Петипа аны М.Кшесинская, О.Преображенская, К.Караватлар белән беррәттән иң яхшы балериналарның берсе дип атый.[6].

Хезмәттәшлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Михаил Фокин белән хезмәттәшлек итә. Театр училищесында ук Павловадан бер курс алдарак укыган булачак күренекле артист һәм хореограф Михаил Фокин белән бергә чыгыш ясый.Павлова Фокинның бик күп әсәрләренең премьерасында катнаша [7].

Дягилевның Париждагы Рус сезоннарында катнашу актрисага дөнья кимәлендә дан китерә[8].

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Голдерс-Грин крематорие. А.Павлова урнасы

Гомеренең соңгы елларында Анна Матвеевна туган иленә кайтырга тели,тик бу теләге тормышка ашмый кала.

Гаага да гастроль вакытында Павлова ягылмаган залда репетиция вакытында салкын тидереп, пневмония чиреннән 1931 елның 23 гыйнварында вафат була. Биографлары әйтүенчә, актрисаның соңгы сүзе: «Минем аккош киемен әзерләгез!».Анна Павлованың урнасы Голдерс-Грин крематорие колумбарийында(Лондон) саклана.

Анна Павлова турында бик күп язмалар саклана. Белгечләр фикеренчә, балерина бик матур холыклы, итәгатле кеше була. Бейеүе башкалардан нәзәкәтлелеге, йомшаклыгы, романтик хискә бай булуы белән аерыла. [9][10].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Академик пальмалар ордены — командор дәрәжәсе[11]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых дадзеных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform — 2011.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Павлова Анна Павловна // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. Encyclopædia Britannica
  4. Красовская, 1972, А. П. Павлова, бит. 229
  5. Красовская, 1972, Пора дебютов, бит. 231
  6. Петипа, 1971, Из интервью в связи с 60-летием творческой деятельности, бит. 126
  7. Фокин, 1981, Добровольская Г. Н. Список постановок М. М. Фокина, бит. 463—464
  8. Красовская, 1981
  9. Петипа, 1971, Карсавина Т. Романтика и волшебство танца, бит. 312
  10. Лопухов, 1966, Балерины и танцовщицы дней моей юности, бит. 111
  11. Петипа, 1971, Нехендзи А. Н. Примечание 136

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Альджеранов Х. Анна Павлова: Десять лет из жизни звезды русского балета. М.: Центрполиграф, 2006
  • Аркина Н. Е. Анна Павлова (к 100-летию со дня рождения). — М.: Знание, 1981. — 56 с.
  • Васильев А. А. Терпсихора пакетботов // Анна Павлова. Жизнь и легенда / Виктор Дандре ; предисловие А. А. Васильева, статья А. Я. Левинсона (пер с фр. Л. М. Цывьяна). — СПб. : Вита Нова, 2003. — 592 с. — 3000 экз. — ISBN 5-93898-043-7.
  • Григорьев С. Л. Балет Дягилева, 1909—1929 = The Diaghilev Ballet. 1909—1929 / Предисл. В. В. Чистяковой; пер. с англ. Н. А. Чистяковой. — М.: APT СТД РФ, 1993. — 383 с. — (Ballets Russes). — 5000 экз. — ISBN 5-87334-002-1.
  • Красовская В. М. Анна Павлова: Страницы жизни русской танцовщицы. — Л.; М.: Искусство, 1964. — 220 с. — (Корифеи русской сцены). — 70 000 экз.
  • Красовская В. М. Русский балетный театр начала XX века. 1. Хореографы. — Л.: Искусство, 1971. — 526 с. — 22 000 экз.
  • Красовская В. М. А. П. Павлова // Русский балетный театр начала XX века. 2. Танцовщики. — Л.: Искусство, 1972. — С. 229—275. — 456 с. — 30 000 экз.
  • Красовская В. М. Павлова Анна Павловна (Матвеевна) // Балет : энциклопедия / Гл. ред. Ю. Н. Григорович. — М.: Советская энциклопедия, 1981. — 623 с.
  • Красовская В. М. Анна Павлова // Павлова. Нижинский. Ваганова : Три балетные повести. — М.: Аграф, 1999. — С. 6—106. — 576 с. — (Волшебная флейта. Из кладовой истории). — ISBN 5-7784-0074-8.
  • Лопухов Ф. В. Шестьдесят лет в балете. Воспоминания и записки балетмейстера / Литературная ред. и вступ. статья Ю. В. Слонимского. — М.: Искусство, 1966. — 368 с. — 15 000 экз.
  • Мариус Петипа. Материалы. Воспоминания. Статьи / Отв ред. Ю. И. Слонимский; составитель и автор примечаний А. Н. Нехендзи. — Л. : Искусство, 1971. — 446 с. — 40 000 экз.
  • Светлов В. Я. Павлова А. П. // Терпсихора. Статьи. Очерки. Заметки. — СПб.: Артистическое заведение А. Ф. Маркса, 1906. — С. 295—320. — 351 с.
  • Соколов-Каминский А. А. Павлова Анна Павловна. Электронный словарь. «Меч и трость». Православный монархический журнал. Дата обращения 13 мая 2017.
  • Фокин М. М. Против течения. Воспоминания балетмейстера / Ред. Г. Н. Добровольская; составление Ю. В. Слонимского, Г. Н. Добровольской. — 2-е изд., доп. и испр. — Л.: Искусство, 1981. — 510 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]