Павло Тычина
Павло Тычина (укр. Павло Григорович Тичина; (23 гыйнвар 1891 ел — 16 сентябрь 1967 ел) — шагыйрь. Социалистик Хезмәт Герое (1967). Украина ССР-ның Фәннәр академиясе академигы (1929).
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Павло Тычина (Павел Григорьевич Тычина) 1891 елда Украинаның Чернигов губернасы Пески авылында туган.
Әтисе псаломнар башкарган, «грамота мәктәбе» укытучысы булган. Павел бала чактан музыкага, сурәт төшерүгә һәм шигырьләр иҗат итүгә сәләтле булган.
Башта земство мәктәбендә, шуннан Чернигов ир балалар дини училищесында укыган [3], бер үк вакытта монастырь хорында җырлаган, чөнки әтисе вафат булып калып, үзен-үзе асрарга мәҗбүр булган. Гаиләдә 13 бала булып, дүртәүсе бала чакта мәрхүм булган.
Аннары дини семинариядә укый (1907-1913)[3].
Павел Тычина 1912 елда басыла башлый, тәүге җыентыгы — «Кояшлы кларнетлар» («Солнечные кларнеты»; 1918)
1917 елда, башланганда Тычина Киевта булган.
1923 елда Харьковка, Украинаның ул чактагы башкаласына күченә. Биредә ул журналда эшли, күп языша, әрмән, грузин һәм төрек телләрен өйрәнә башлый.
1938-1967 елларда — УССР Югары Советы депутаты. 1953-1959 елларда — УССР Югары Советы Рәисе. ССРБ-ның 2-5 чакырылыш Югары Советы депутаты (1946-1962). 1944 елдан ВКП(б) әгъзасы.
1943-1948 елларда — УССР мәгариф министры (нарком).
УССР Фәннәр Академиясе академигы (29.06.1929)[4], УССР Әдәбият институты директоры. 1947 елдан Болгария Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы.
П. Г. Тычина 1967 елның 16 сентябрендә Киевта вафат була.
Павло Тычина Башкортстанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бөек Ватан сугышы елларында Өфедә яши (1941-43). Башкорт фольклоры мотивларын һәм тарихи фактларны файдаланып, Башкортстанның Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышын «күкрәүле яңгыр» («Гроза»; 1943) дигән шигырендә бәян итә, гамәлдә, башкорт халкына ихтирамын, мәхәббәтен белдерә.
П. Тычинаның шигырьләрен Б.Бикбай, С.Кулибай, Г.Рамазанов, М.Сөндекле, Г.Әмири һәм башкалар башкорт теленә тәрҗемә иткән. Ул үзе М.Гафури, Б.Бикбай, С.Кудаш, шулай ук башка берничә авторның әсәрләрен украин теленә әйләндергән. Башкорт әдәбияты турында мәкаләләр, «Мәҗит Гафури иҗатында ватанчылык» (1942; башкортча тәржемәсе 1943) китабы басылып чыккан.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Сталин премиясе (1941)
- Украин ССР‑ның К. Г. Шевченко исемендәге Дәүләт премиясе (1962)
- «Урак һәм Чүкеч» Алтын йолдызы (23.02.1967)
- биш Ленин ордены (31.01.1939; 23.01.1948; 26.01.1951; 24.11.1960; 23.02.1967)
- ике Хезмәт Кызыл Байрак ордены (27.01.1941; 01.10.1944)
- медалләр
- ССР-ның Тарас Шевченко исемендәге Милли премиясе (1962)
Истәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Киевта — Павло Тычина проспекты, Павло Тычина исмендәге Умань дәүләт педагогия университеты; Әрмәнстанның башкаласы Ереванда урамга һәм Ванадзор шәһәрендәге мәктәпкә аның исеме бирелгән.
Өфедә Украин ССР ы Фәннәр академиясе Президиумы урнашкан бинага һәм Павло Тычина яшәгән йортка мемориаль тактаташлар куелган.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
- ↑ Брокгауз энциклопедиясе / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ 3,0 3,1 ГАК. Ф. 153. Оп. 5. Д. 8080
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2013-03-18, retrieved 2020-08-15
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Шигырлар. Уфа, 1961.
- Ильенко Иван. Нигора Павла Тычин // Альманах библиофила: Вып. 9 / Гл. ред. Е. И. Осетров; Художник В. В. Вагин; Всесоюзное добровольное общество любителей книги — М.: Книга, 1980. — Б. 45-72. — 304 б. — 50 000 экз. (в пер., супер.)
- Колесник Г. М.Поезія П. Тичини «Партія веде»
- Унгурян Ольга. Павло Григорьевич отказался номинировать на Нобелевскую премию... // Факты. — 2011. — 28 января. — С. 4.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Большая советская энциклопедия, БСЭ Тычина Павел Григорьевич
- Стихотворения Тычины
- Сближая народы [1] 2017 елның 30 март көнендә архивланган.
- Тычина П. Г. [2]
- Башкирская энциклопедия [3] 2016 елның 6 апрель көнендә архивланган.
- ТЫЧИНА ПАВЕЛ ГРИГОРЬЕВИЧ (ПАВЛО ТЫЧИНА) [4]
- Ради жизни на земле [5]
Видео[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 23 гыйнвар көнне туганнар
- 1891 елда туганнар
- 27 гыйнвар көнне туганнар
- Чернигов губернасында туганнар
- 16 сентябрь көнне вафатлар
- 1967 елда вафатлар
- Киевта вафатлар
- Социалистик Хезмәт Каһарманнары
- Ленин ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Сталин премиясе лауреатлары
- «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- Украин шагыйрьләре
- Русия империясендә туганнар