Эчтәлеккә күчү

Пагода

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пагода latin yazuında])
Пагода
Сурәт
Төнге күренеше
Изображение модели
Бу объекттан ясалган медиасурәтләр төркеме Төркем:Пагодалардан күренешләр[d]
 Пагода Викиҗыентыкта

Па́года  — культ характерлы Буддачылык, Һинд дине яки Даосизм корылмасы. Төрле илләрдә пагодаларга төрле тип корылмаларны кертәләр.

Таиландта, Мьянмада, Шри-Ланкада, Лаоста, Камбоджада, Кореяда пагодалар дип Буддачылык ступаларны[ru] атыйлар, алар еш изге предметларның саклау урыннары яки мемориаль комплекслар булып тора.[чыганагы?]

Непалда, төньяк Һиндстанда, Тибетта, Кытайда, Япониядә, Вьетнамда, Индонезиядә һәм шулай ук көнбатыш илләрдә пагодалар дип храмнар буларак кулланыла торган күп яруслы манараларны атыйлар. Андый төр беренче пагодалар беренче мәртәбә Непалда пәйда булган дип санала, аннан соң Непал архитекторлары пагодаларны бөтен Ерак Көнчыгыш буйлап таратканнар. Непал пагодасының прототипы булып Буддачылык ступасы тора. Ул тхеравада[ru] Буддачылыгы илләрдә әлегәчә пагода дип атала. Башка илләрдә пагодаларны һәм ступаларны бер-берсеннән аералар. Непалда пагода формасында Һинд дине храмнарын төзиләр.[чыганагы?] Пагода архитектурасы турында Т. Григорьева[ru] «Японская художественная традиция» китабында яза[1]: «Пагода архитектурасында цикликлык, спираль буенча әйләнү принципы чагылган, ул Ерак Көнчыгыш өчен универсаль булып тора, аны храм архитектурасында да, классик повестьларда да, мәшһүр поэтик антологияләрдә дә, аерым шигырь структурасында да табарга була, чөнки дөньяның күрү принцибы шундый».

Мәшһүр пагодалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]