Эчтәлеккә күчү

Паго-Паго

14°16′46″ ю. ш. 170°42′02″ з. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Паго-Паго latin yazuında])
Паго-Паго
БайракИлтамга
Сурәт
Дәүләт  Америка Кушма Штатлары
Нәрсәнең башкаласы Америка Самоасы һәм Тутуила[d]
Административ-территориаль берәмлек Maoputasi County[d]
Сәгать поясы Самоа сәгать кушагы[d]
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Тутуила[d]
Территория перекрывается с Tafuna–Pago Pago urban area[d][1]
Халык саны 3656 (2010)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 9 метр
Мәйдан 141,8 км²
Почта индексы 96799
Рәсми веб-сайт pagopago.com(ингл.)
Карта
 Паго-Паго Викиҗыентыкта

Па́го-Па́го (ингл. Pago Pago, сам. Pago Pago) ― Тын океанның көньяк өлешендә урнашкан Америка Самоасы (АКШның аның составына кермәүче, де-факто үзидарәсе һәм конституциясе булган биләмәсе) административ үзәге һәм порт.

Халыкара аэропорт
Парламент бинасы
Цунами зыяны, 2009 ел
Югары юлбашчы Мауга Манума, 1885 ел

Куе урманнар белән капланган таулар артында, ярлары нык кискәләнгән кечерәк бухтада Самоа утрауларының иң эресе Тутуила[d] утравының көньяк-көнчыгыш ярында урнашкан.

Паго-Паго экваториаль[d] яки тропик урманнар климаты зонасында урнашкан.

Паго-Пагода беренче тапкыр кешеләр 4000 ел элек яши башлаган[3]. 1872 елда Самоа югары юлбашчысы Мауга америкалыларга бүлеп биргән җир кисәгендә 3нче ранг капитаны Р. В. Миди АКШ хәрби-диңгез көчләренең күмер портына нигез салган[4] 1900―1951 елларда җанлы диңгез сәүдәсе базасы булган, хәзер — төрле типтагы кораблар керү өчен даими эшләүче порт.

1917 елда Паго-Пагода Самоадагы җир тетрәү нәтиҗәсендә Мормоннар[d] чиркәве өлешчә җимерелгән[5].

2009 елның 29 сентябрендә Тын океанда көньякка 120 км да 8,3 магнитудалы су асты җир тетрәве[d] аркасында шәһәр өстенә цунами ишелгән. Цунами шәһәргә һәм архипелагның барлык торак пунктларына шактый зыян китергән, күп санлы гомерләрне алып киткән һәм күп авылларны юкка чыгарган.

  • 1980 ― 3075
  • 1990 ― 3519
  • 2000 ― 4278
  • 2010 ― 3656
  • 2020 ― 3000[6][7]

Америка Самоасында өстенлекле дин — христианлык. 2010 елда христианнар барлык биләмә халкының 98,3 % ын тәшкил иткән[8].

Самоа мөселманнарының төп өлеше ― АКШ һәм Фиджидан килгән мөһаҗирләр. Америка Самоасында бер мәчет бар[9].

Төп экспорт культурасы ― консервланган тунец[d]. 1964 елда яр буе рифында өлешчә төзелгән халыкара аэропорт[en] ачылу туристлар агымының сизелерлек артуына китергән[4]. Сомерсет Моэмның «Яңгыр» хикәясендә эссе һәм дымлы климатлы ташландык шәһәр буларак тасвирланган Паго-Паго хәзер яшәргә уңайлы сәнәгать үзәге. Шәһәр агломерациясе берничә авылдан тора, шул исәптән Фагатого — закон чыгару һәм суд хакимияте органнары урнашкан урын, һәм Утулеи – башкарма хакимият органнары урнашкан урын.

Шәһәрдә 1998 елда төзелгән Фелети Барстов исемендәге гавами китапханә урнашкан[10].Хәзерге күренешен китапханә 2000 елның 17 апрелендә реставрациядән соң алган[11].

  1. United States Census Bureau 2023 U.S. Gazetteer FilesWashington: United States Census Bureau, 2023.
  2. https://www.census.gov/population/www/cen2010/cph-t/t-8tables/table1b.pdf
  3. Stahl, Dean A. and Karen Landen (2001). Abbreviations Dictionary. CRC Press. Page 1451
  4. 4,0 4,1 «Pago Pago.» Encyclopædia Britannica. Encyclopædia Britannica Ultimate Reference Suite. Chicago: Encyclopædia Britannica, 2012.
  5. G. Pararas-Carayannis and B. Dong (1980). Catalog of Tsunamis in the Samoan Islands. International Tsunami Information Center.
  6. Census 2011Калып:Ref-und.
  7. SPC - Statistics for Development DivisionКалып:Ref-und.
  8. 1615 L. St NW, Suite 800 Washington, DC 20036 USA202-419-4300 | Main202-419-4349 | Fax202-419-4372 | Media Inquiries (2012-12-18). Table: Religious Composition by Country, in Percentages.
  9. Grant Wyeth. Samoa Officially Becomes a Christian State.
  10. Contact us. Feleti Barstow Public Library. әлеге чыганактан 2010-05-16 архивланды. 2025-10-05 тикшерелгән.
  11. History. Feleti Barstow Public Library. әлеге чыганактан 2010-12-18 архивланды. 2025-10-05 тикшерелгән.
  • «Pago Pago.» Encyclopædia Britannica. Encyclopædia Britannica Ultimate Reference Suite. Chicago: Encyclopædia Britannica, 2012.