Падуракша

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Падуракша latin yazuında])
Падуракша (сулда) гыйбадәтханәнең төп sanctum-ына керүне билгели, шул ук вакытта чанди бентар (сулда) гыйбадәтханәнең тышкы sanctum-ына керүне билгели.

Падуракша, шулай ук кори буларак мәгълүм ул Индонезиядә Ява һәм Бали утравында манаралы түбә белән капланган капка юлы. Бу архитектура хасияте Индонезиянең классик Һинду-Буддачылык чоры биналарында еш бар. Падуракша дини планда күбрәк изге урынга (эчке sanctum-га), зиратны яки изге урынны билгели.[1] Бали архитектурасында зәвыклы итеп бизәлгән манаралы падуракша еш Бали гыйбадәтханәсенең иң күркәм структурасы буларак төзелә.[2]

Формасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баджанг Рату, Тровуланда 13-енче гасыр падуракшасы.

Падуракша, гадәттә, чанди формасында капка юлы. Корылма өч өлештән тора: нигезе, анда баскычлар урнашкан; төп урын анда керү ачуы урнашкан; һәм таҗ, аның баскычлы профиле чанди хасияте булып тора. Керү ачуы кайвакыт зәвыклы киселгән агач белән җиһазлана.[3] Тровуланда Баджанг Ратуда иң борынгы сакланып калган падуракша, элегант кызыл кирпеч падуракша капкасы 14-енче гасыр уртасы Маҗапаһитка карый. Баджанг Рату капкасы Шри Танджунг һәм Рамаянадан хикәяләрне сөйли торган барельефлар белән бизәлгән.[4] Корылманың формасы биек һәм нечкә, 16,5 метр биеклегенә калкып тора һәм анда аеруча түбә секциясендә зәвыклы бизәү рельефы күрсәтелгән. Падуракшаның нигез формасы булып баскыч чандисы тора, аның күп бизәкләре, фигуралары һәм символлары булырга мөмкин. Балида падуракшаның таҗы бизәлгән ялкын-сыман бизәкләр һәм күк фигуралар белән бизәлгән. Бһоманың яки ярсулы Каланың куркыныч башы еш ачылган урында кисеп ясалган, шул ук вакытта арслан-сыман сурәтләр, яки ярсулы гигантлар яки дварапалалар пары керүнең якларын саклыйлар. Кала башының ике куркыныч фигурасы да һәм дварапала сакчылары яклаучы хасияткә ия дип ышаныла; алар планнан явыз рухларны куалар. Эчке sanctum-га төп кори төп изге урынга бусаганы билгели, ул Индонезия телендә: кори агунг ("бөек кори") буларак мәгълүм. Сенданг Дувур мөселман зират комплексында падуракшада серле канат-сыман хасият бар, ул Меру Тавы канатларын чагылдыра; ул күк кошы Гаруда белән ассоциацияләнә.[5]

Классик Ява һәм Бали Һинду гыйбадәтханәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Падуракша һәм чанди бентар (башка капка хасияте) Бали гыйбадәтханәсе архитектурасының һәм мөгаен классик Ява Һинду гыйбадәтханәнең интеграль хасиятләре булып тора. Ике капка гыйбадәтханә планы эчендә төрле дәрәҗәне билгели. Балида чанди бентар тышкы дөнья һәм Һинд дине гыйбадәтханәсенең тышкы патшалыгы ниста мандала ("тышкы sanctum") арасында чик булып тора, шул ук вакытта падуракша мадья мандала ("урта sanctum")ның иң эчке һәм иң изге утама мандала ("төп sanctum") чиккә ишарә итә.[6] Бали гыйбадәтханә архитектурасында төп гыйбадәтханәнең гадәттә өч падуракша капкасы бар, төп иң зур һәм иң олы падуракшаның ян-ягында ике кечерәге бар. Көн саен тугърылар һәм очраклы зиярәт кылучылар гадәттә як ишекләр аша кулланалар, шул ук вакытта төп ишек дини фестиваль вакытыннан кала йозакка ябык булып тора.[2] Балида Падуракша үзәк капкасы каһиннәр һәм Илаһлар өчен резервланган.

Килеп чыгышы һәм эволюциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Плаосанбиналарының падуракша капкасы, 9-ынчы гасыр.

Падуракша классик Һинд гопурамның классик Индонезия адаптациясе. Ява түбәле капканың иртә формасы Үзәк Яваның 8-енче гасырдан 9-ынчы гасырга кадәр пар гыйбадәтханәләрендә бар, мәсьәлән, Прамбанан, Плаосан һәм Рату Бокода. Соңрак чорда бу капкаларның нечкәрәк формасы булып киткән. Чанди бентарны һәм падуракшаны күрсәткән рельеф Көнчыгыш Явада Җаго Гыйбадәтханәсендә бар.[3] Көнчыгыш Яваның 13-енче 14-енче гасырга кадәр падуракшаларның, мәсьәлән, Сингһасари һәм Маҗапаһитның Һинду периодыннан Бали падуракшасы белән идентик булып тора. Тровуланның археологик урынында – бу 14-енче гасыр Маҗапаһит империясе башкаласы – Баджанг Рату дигән падуракша (Ява телендә "кәрлә/гаҗиз монарх"), хәзергәчә булган иң борынгы падуракша. Баджанг Рату падуракша керүендә түгәрәк тишекләр бар, алар биредә кайчандыр булган ике яфраклы ишекне күрсәтә.[7]

Кота Геде патша зиратының кори капкасы, 16-ынчы гасыр.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Wardani, Sitindjak, 2 бит.
  2. 2,0 2,1 Lesley Reader; Lucy Ridout (2002). Bali and Lombok. Rough Guides. ISBN 9781858289021. https://books.google.com/books?id=JlcL6HeY-uAC&pg=PA509&dq=Paduraksa&hl=en&sa=X&ved=0ahUKEwjLr7y---XQAhXKQY8KHVwSB-o4ChDoAQgYMAA#v=onepage&q=Paduraksa&f=false. 
  3. 3,0 3,1 Davison, 2003, 36 бит.
  4. Candi Bajangratu. Perpustakaan Nasional. әлеге чыганактан 2022-06-16 архивланды. 2020-05-11 тикшерелгән.
  5. Uka Tjandrasasmita, 2009, 243 битләр.
  6. Wardani, Sitindjak, 3 бит.
  7. Miksic, 1998, 70-1 битләр.

Цитаталанган эш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]