Пакьстанда Зәрдөштлек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пакьстанда Зәрдөштлек latin yazuında])
Баи Вирбаиҗи Сопаривала Парси Мәктәбе, Карачи

Кимендә 4000 Пакьстан гражданлыклы Зәрдөштлек тарафдары бар икәне билгеле.[1] Атәшпәрәстләрнең Олы Ираннан Һиндстан суб-кыйтгасына күчүе белән, Парси җәмәгатьләре нигезләнгән булган. Хәзерге вакытка якынрак, 15-енче гасырдан алып, Атәшпәрәстләр Синдһ ярында яшәү өчен килгәннәр һәм чәчәк атучы җәмәгатьләр һәм коммерция ширкәтләре нигезләгәннәр. Бу яңа мигрантларны Парси дип атаганнар.
1947 елда Пакьстан бәйсез булгач, Карачи һәм Лаһор чәчәк атучы Парси җәмәгате өчен өй булган. Карачида Пакистанда иң билгеле Парси халкы яши торган урын булган. Бәйсезлектән соң, күп кеше чит илгә күчеп киткән, әмма күпмеседер калган. Парсилар Пакьстан җәмәгать тормышына иҗтимагый эшчеләр, эшмәкәрләр, журналистлар һәм дипломатлар буларак кергәннәр. Хәзерге көндә Пакьстанның иң мәшһүр Парсилары арасында Ардешир Ковасҗи, Байрам Диншавҗи Авари, Җамшид Маркер һәм шулай ук Миночер Бһандра.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]