Паликир
| Паликир | |
|---|---|
| ингл. Palikir | |
| Демоним | Palikirien[1] һәм Palikirienne[1] |
| Дәүләт |
|
| Нәрсәнең башкаласы | Микронезия |
| Административ-территориаль берәмлек | Понпеи[d] |
| Халык саны | 6227 |
| Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 80 метр |
Палики́р (ингл. Palikir) — Микронезия Федератив Штатлары башкаласы. Понпеи[d] штаты cоставында. Тын океанның көнбатыш өлешендә, мәрҗән рифлары белән әйләндереп алынган вулканнан барлыкка килгән Понпеи утравының (халкы 34 789 кеше) төньяк-көнбатыш ягында урнашкан. Шәһәр зуррак Сокехс[d] муниципалитетының бер өлеше булып тора, 2010 елга биредә (ил халкының гомуми саны 106 487 кеше) 6 647 кеше яшәгән. Төньяк-көнчыгышка таба 8 км читтә 1989 елга кадәр Микронезия Федератив Штатларының башкаласы булган (хәзер Понпеи штатының административ үзәге) Колониа[d] шәһәре урнашкан, анда халыкара аэропорт һәм бик күп кунакханә һәм рестораннар урнашкан. Понпеи халыкара аэропорты (IATA коды: PNI) кечкенә Декетик утравында төзелгән һәм Колониага күпер аша тоташкан.
Табигать шартлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Тайфуннар сезоны августтан декабрьгә кадәр дәвам итә. Табигый үсемлекләр (флора[d]) башлыча мәңге яшел тропик урманнардан, кокос пальмаларыннан[d], пандануслардан[d] һәм яр буендагы мангр[d] куаклыкларыннан тора.
Халык, тел, дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Паликир халкының саны — 6647 кеше[2] (2010). Шәһәрдә күбесенчә микронезиялеләр яши. Рәсми тел — инглиз теле, әмма җирле халык чуук, понапе, косяэ, яп һәм башка океания телләрендә сөйләшә. Дин тотучыларның күпчелеге христианнар: протестантлар (47 %) һәм католиклар (50 %). Илдә Әхмәдия мөселманнарының зур булмаган җәмгыяте бар[3].
Шәһәрнең үсеш тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]XVII—XIX гасырларда Микронезия дәүләте территориясе Испаниянеке була, ул 1898 елда Мариан һәм Каролин[d] утрауларын Германиягә сата[4]. 1914 елда Микронезия (шул исәптән Паликир) Япония гаскәрләре тарафыннан оккупацияләнә[4], утрауларны америкалылар алганнан соң, АКШ идарәсе астында була[4]. 1962 елга кадәр административ үзәк Гуам утравында булган[5]. 1986 елда АКШ опекасы туктатыла, ил үзидарәгә мандат ала. Паликир Микронезия Федератив Штатлары башкаласы статусын 1989 елда ала, моңа кадәр илнең төп шәһәре Колониа булган.

Мәдәни әһәмияте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Паликир халкының традицион мәдәнияте — гомуммикронезия мәдәнияте. Микронезия башкаласы читендә әлегә кадәр стенасыз багана конструкцияле йортларны күрергә мөмкин, дивар функциясен җиргә кадәр барып җиткән һәм пальма яфраклары яки чыпта белән капланган ике кыеклы түбәләр башкара. Шулай да берничә гасырлык чит ил хакимлеге вакытында микронезиялеләр мәдәнияте сизелерлек үзгәрешләр кичергән. Соңгы ун елда Паликир хакимияте урта һөнәри белем бирүгә зур әһәмият бирә. Гомуми белем бирү мәктәпләреннән тыш, башкалада Микронезия көллияте бар (1972 елда ачылган). Утрау бюджетының шактый әһәмиятле керем өлеше булып туристлык бизнесы тора, мангр куаклары булган шәһәр пляжлары дайвинг[d] (су астында йөзү), сноркелинг[d] (су астында сулыш алу торбасын кулланып йөзү) һәм сёрфинг[d] (махсус такталарда дулкында шуу) өчен бик яхшы шартларга ия.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Паликирның Кёппен климат классификациясе буенча дымлы урманнар тропик климаты бар. Мондый климатлы күп кенә районнар кебек үк, Паликирда ел дәвамында температурада бик аз аерма күзәтелә, ел дәвамында көненә уртача 27 °C чамасы. Әмма ел дәвамында шәһәрдә явым-төшем күп була — ел саен уртача 3403 миллиметр.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ Перепись населения (Citypopulation-2010).
- ↑ Council bans Islam (Совет исламны тыя). marshallislandsjournal.com, 10.07.2015(ингл.)
- ↑ 4,0 4,1 4,2 Малаховский, 1977
- ↑ Кузнецов, 1987
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Кузнецов А. А. Микронезия-последняя подопечная территория. — М.: Знание, 1987. — 64 с. — (Новое в жизни, науке, технике. Сер. «У политической карты мира»; № 5).
- Малаховский К. В. Последняя подопечная: (История Микронезии). — М.: Наука, 1977. — 144, [4] с. — (Страны и народы). — 33 500 экз.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Мөстәкыйль дәүләтләр башкалалары | Апиа • Веллингтон • Канберра • Көньяк Тарава • Маджуро • Нгерулмуд • Нукуалофа • Паликир • Порт-Вила • Порт-Морсби • Сува • Фунафути • Һониара • Ярен | |
|---|---|---|
| Бәйле территорияләрнең башкалалары | Аваруа • Адамстаун • Алофи • Кингстон • Мата-Уту • Нумеа • Паго-Паго • Папеэте • Сайпан • Хагатна | |
