Палэсмурт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Палэсмурт latin yazuında])

Палэсму́рт (удмурт телендә: ярым-кеше) — удмурт фольклоры персонажы, урманда яшәүче усал бер күзле кеше. Әкиятләрнең популяр персонажы.

Образы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Буйга ярылган кеше сыман булып тора – ярым башлы, ярым тәнле, бер куллы һәм аяклы, эчәкләре күренә (башка юрама буенча икенче яртысы бар, әмма «үтә күренмәле»)[1]. Урманда яши, урман кырыенда булырга мөмкин яки өй янындагы читән янына, учак янына чыгарга мөмкин. Урманда кычкырырга яки сызгырырга ярамый — я ул ишетеп, урманнан чыгарга мөмкин[1]. Аннан сакланыр өчен күк Илаһы Инмарны искә алырга яки миләш артында качырга кирәк.[2]. Бәла алдан әйтүчесе буларак пәйда була. Кешене исеме буенча чакыра, аны славян су аналары кебек үлгәнче кытыкларга мөмкин.[1]. Көтүгә киткән хайваннарны алырга мөмкин, шул очракта аның өчен бер чабата үрәләр һәм урманда хайван кайтыр өчен ботакка эләләр (корбан итеп бирәләр).[3]. Палэсмурт — нәкъ леший түгел, удмурт мифологиясендә леший ролен нюлэсмурт уйный.

Аналоглар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярым мәхлукатлар бөтен дөнья буенча башка халыклар мифологиясендә бар, от Африкадан Океания һәм Көньяк Америкага кадәр[2]. Билгеле дәрәҗәдә үзенең «яртылаш булуы» белән скандинав теге дөнья Алиһәсе Хель дә охшаш, аның тәненең яртысы гадәти, яртысы үле һәм чери торган, һәм рус Баба Яга-«сөяк аягы» да. Мөгаен, «ярым булу» персонажның тереләр дөньясы һәм үлеләр дөньясы арасында торышын, булу һәм булмау арасында, «бер аягы белән кабердә булу». Бу тәмугъның Ойкуменаның һәм урманның хасиятле яшәүчесе. Чын «ярым» прообразларны да эзләргә мөмкин — инсульт үсеше вакытында бер яклы паралич, җәнлекләр тарафыннан ярым ашалган үле кеше образы. Удмурт әкиятләрнең берсендә кеше су иясен ((вумуртны) алдалап бер аягын көймәгә, ә башка аягын тегермән ташына бәйләргә һәм суга чумарга мәҗбүр итеп икегә яру турында мәгълүмат бар.[1].

Хәзерге мәдәнияттә палэсмурт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ольга Арматынскаяның балалар хикәяләренең берсенең каһарманы[4], хәзерге авторларның башка әсәрләрендә дә искә алына[5][6]. Палэсмурт образын удмурт мәдәният белгече Игорь Кобзев Удмуртия башкаласына багышланган мәкаләдә куллана.[7]. Латин транскрипциясе Интернетта ник буларак кулланыла.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]