Пандит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пандит latin yazuında])
Manni Ahlawat.

Пандит (санскр. पण्डित; әйтелеше (IPAc-en|ˈ|p|ʌ|n|d|ɪ|t|,_|ˈ|p|æ|n|d|ɪ|t);[1] кыскартылмасы Pt. яки Pdt. дип язылырга мөмкин; Panditain яки Punditain хатын-кыз пандитка яки пандит хатынына карый торган төшенчә булырга мөмкин) ул галим Брамин[2] яки Һинд дине белеменең нинди дә булса тармагының, бигрәк тә Ведик язмаларның, дхарманың, Һинд фәлсәфәсенең яки музыканың укытучысы.[3] Ул Гурукулда Гуру булырга мөмкин. Көньяк Һиндстан музыкантлары һәм Аюрведа вайдья кастасы әгъзалары "Пандит яки Пандитһ" фамилияле булырга мөмкин.

Монье Уильямс фаразынча, Санскритта, Пандит махсус белемле "акыллы, белем алган яки мәгърифәтле кеше" дигәнне аңлата.[4] Төшенчә paṇḍ (पण्ड्) сүзеннән алынган, бу "җыярга, өеп куярга, урнаштырырга" дигәнне аңлата.[5] Төшенчә Ведик һәм пост-Ведик текстларда бар, ләкин аның нинди дә булса социологик контексты юк. Колониаль чор әдәбиятында төшенчә гомумән алганда Һинд дине законында белгеч булган браминнарга караган.[6]

Моңа бәйле булган Пурохит төшенчәсе өй яки сарай каһиненә карый.[3]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. "pandit". Random House Webster's Unabridged Dictionary.
  2. Lise McKean (1996). Divine Enterprise: Gurus and the Hindu Nationalist Movement. University of Chicago Press. pp. 13–14. ISBN 978-0-226-56009-0. https://books.google.com/books?id=OsI7Hy8H34YC. 
  3. 3,0 3,1 Axel Michaels; Barbara Harshav (2004). Hinduism: Past and Present. Princeton University Press. pp. 190. ISBN 0-691-08952-3. https://books.google.com/books?id=jID3TuoiOMQC&pg=PA190. 
  4. Monier Monier-Williams (1872). A Sanskrit-English Dictionary. Oxford University Press. p. 527. https://books.google.com/books?id=_3NWAAAAcAAJ&pg=PA527. 
  5. Monier Monier-Williams (1872). A Sanskrit-English Dictionary. Oxford University Press. pp. 526-527. https://books.google.com/books?id=_3NWAAAAcAAJ. 
  6. Timothy Lubin; Donald R. Davis Jr; Jayanth K. Krishnan (2010). Hinduism and Law: An Introduction. Cambridge University Press. pp. 8. ISBN 978-1-139-49358-1. https://books.google.com/books?id=MtuhClbfL7EC.