Панчапандава мәгарә гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Панчапандава мәгарә гыйбадәтханәсе latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Панчапандава Мәгарә Гыйбадәтханәсе
Пандава Мәгарә Гыйбадәтханәсе, 1860
Пандава Мәгарә Гыйбадәтханәсе, 1860
Пандава Мәгарә Гыйбадәтханәсе, 1860
Ил Һиндстан
Төбәк / район Тамилнад, Канчипурам районы, Маһабалипурам
Дин Һинд дине
Нигезләнгән якынча 7-енче гасыр

Панчапандава Мәгарә Гыйбадәтханәсе (шулай ук Панча Пандава Гыйбадәтханәләре һәм Биш Пандаваларның Мандапасы) ул Һиндстанның Тамилнад штатының Канчипурам районында Коромандел Ярында Маһабалипурамда һәйкәл. Мандапа (таш изге урыны) Маһабалипурамда Һәйкәлләр Төркеменең өлеше булып тора.[1] Ул Маһабалипурамда иң зур мәгарә гыйбадәтханәсе.[чыганагы?] Ул 7-енче гасыр ахырына карый торган Һиндстан таштан киселгән архитектура мисалы. Гыйбадәтханә борынгы Вишвакарма Һинд дине ашрамы архитектурасының, яки таштан киселгән мәгарә архитектурасының беренче шәһадәтнамәсе, шундый мәгарәләрнең күбесе шулай ук мандапалар дип атала. Маһабалипурамда Һәйкәлләр Төркеменең өлеше булып торып, гыйбадәтханә i, ii, iii һәм iv критерийлары буенча 1984 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә.[2]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Панчапандава Мандапа яки Панча Пандава Мәгарә Гыйбадәтханәсе ул Маһабалипурам шәһәрчегендә ачык һавада Арджунаның Ярлыкаулылануы барельефы янында урнашкан.[3] Ул Һинд Океанының Коромандел Ярында Маһабалипурамда башка мәгарәләр белән бергә калкулык сырты түбәсендә урнашкан. Хәзер Канчипурам районында булып, ул Ченнаи (элек, Мадрас) шәһәреннән якынча 58 км да һәм Ченгелпеттан якынча 20 миля ераклыкта урнашкан.[4]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Панчапандава Мәгарә Ашрамына керүнең төп манзарасы, 1885

Веранданың баганаларының Паллава архитектурасының типик стилендә арслан нигезләренә ия. Мәгарәнең кисеп ясалган архитектура хасиятләреннән бу стиль 7-енче гасыр уртасында Нарасимһаварман I (Мамалла чоры) Нарасимһаварман II-гә (Раджасимһа) га кадәр дип фараз итәргә була.[3][5]

Планы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Панча Пандава Мәгарә ашрамының башка манзарасы.

Мәгарә ашрамы тәмамланмаган. Керү көнчыгышка юнәлгән. Ашрамның Маһабалипурам Мәгарә Ашрамнары арасында 50 фут озынлыгында мәгарәсе бар. Ачылуның озынлыгы мәгарә эчендә төп изге урын тирәли әйләнеп йөрерлек итеп ясалган.[3]

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгарәгә керүенең таштан киселгән архитектураның типик Паллава стилендә булган утыручы арсланнарда баганалары бар.[5] Мәгарәнең таш кыяга кушыла торган ике очта ике пилястрдан кала ал фасадында алты арслан нигезендә торган баганалар бар. Башка мәгарәләргә чагыштырып караганда мәгарәдә киселгән планның һәм архитектура элементларында камилләшү бар. Берсе Көньяк Һиндстанда гадәти план гыйбадәтханәсендә әйләнеп йөрү узуы һәм башка хасият булып фасадны формалаштыручы баганалар өстендә арслан кариатидалары белән кысаларны тәэмин итү тора; һәр кариатида алга караучы өч арсланнан тора һәм башка икесе арткы ягында арслансыз якларга карый. .[3] Багана башлары өстендә кысаларда арсланнарга өстәп грифоннарга атланган кеше бизәкләре бар. Баганалар һәм Ййала нигезләре белән пилястрлар шакмак питһа тәлинкәсе өстеннән киселгән.[6] Мәгарә эчендә дүрт багана һәм ике пилястраларның икенче рәте белән озын пулат бар. Бу икенче веранда артында якларында ике ниша булган сигез-почмаклы формада киселгән кечкенә пулат бар; моннан чыгып максат булып бу пулатны шакмак планда кисү һәм әйләнеп йөрү өчен узу ясау булган дип фараз итәргә була. Үзәктә кечкенә пулат кына киселгән булган, ул төп ташка беркетелгән булган. Керүдә киселгән карнизда изге урыннар рәте бар һәм дүрт үзәк урын чыгып тора. Изге урыннарның аркалы түбәләре куду дагасы арка тәрәзә-сыман тишемнәр белән ясалган һәм һәр изге урында башка кечкенә изге урын бар. “Куду” астында нишада кисеп ясалган Илаһ бар. Шулай ук ярсулы итеп караучы арсланнар ясалган.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Group of Monuments at Mahabalipuram. World Heritage Convention. 24 February 2013 тикшерелгән.
  2. UNESCO Site 249 – Group of Monuments at Mahabalipuram. UNESCO World Heritage Site (1983-10-15). 2009-05-18 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Mahabalipuram – The Workshop of Pallavas – Part II. Pancha-Pandava Mandapa. Puratattva.in. әлеге чыганактан 2012-04-21 архивланды. 23 February 2013 тикшерелгән.
  4. Ayyar, P. V. Jagadisa (1982). South Indian Shrines: Illustrated. Asian Educational Services. pp. 157–. ISBN 978-81-206-0151-2. https://books.google.com/books?id=NLSGFW1uZboC&pg=PA157. Retrieved 7 February 2013. 
  5. 5,0 5,1 General view of the entrance to the Pancha Pandava Mandapa, Mahabalipuram. British Library. әлеге чыганактан 2016-03-05 архивланды. 25 February 2013 тикшерелгән.
  6. World Heritage Sites – Mahabalipuram – Cave Temples. Pandava Caves. Archaeological Survey of India. 25 February 2013 тикшерелгән.