Панчаятана (гыйбадәтханә)
Внешний вид
Төп изге урын дүрт өстәмә изге урын белән әйләндереп алынган булса Һинд дине гыйбадәтханәсе Панчаятана дип атала.[1] Исемнең килеп чыгышы Санскрит сүзләреннән Панча (биш) һәм аятана (эчендә булган).
Гадәттә Һинд дине гыйбадәтханәләре көнбатыш-көнчыгыш күчәре буенча төзеләләр. Шулай итеп, дүрт өстәмә изге урын төньяк-көнчыгышта, көньяк-көнчыгышта, көньяк-көнбатыша, төньяк-көнбатышта.
Панчаятана гыйбадәтханәләре мисаллары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кһаҗураһода Кандария Махадэва Гыйбадәтханәсе
- Бһубанешварда Брахмешвара Гыйбадәтханәсе
- Удайпурда Җагдиш Гыйбадәтханәсе
- Кһаҗураһода Лакшмана Гыйбадәтханәсе
- Бхубанешварда Лингараджа Гыйбадәтханәсе
- Висахапатнам янында Андхра Прадешның Шрикакулам Районы янында Арасавалли Гыйбадәтханәсе. Төп гыйбадәтханә Адитьяга багышланган. Өстәмә гыйбадәтханәләр Ганеша, Шива, Парвати һәм Вишнуга багышланган.[2]
- Уттар Прадешта, Деогархта Дашаватара Гыйбадәтханәсе. Мөгаен бу Һиндстанда иң борынгы панчаятана гыйбадәтханәсе.
- Пантчупида Набаратна Гыйбадәтханәсе
- Тумбадида, Тумкур районында Шива Панчаятана Гыйбадәтханәсе. Өстәмә изге гыйбадәтханәләр Лакшми Нарасимха, Винаяка, Парвати һәм Сурья Илаһларына багышланган.
- Махараштрада, Синнарда Гондешвара Гыйбадәтханәсе[3]
Билгеләмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Khajuraho, India | World Heritage Site. The-world-heritage-sites.com (1986-11-28). әлеге чыганактан 2014-03-17 архивланды. 2012-10-11 тикшерелгән.
- ↑ Suryanarayana Temple at Arasavalli. Templenet.com. 2012-10-11 тикшерелгән.
- ↑ архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-03-03, retrieved 2019-07-20