Панча-таттва-мантра
Па́нча-та́ттва ма́нтра — Һинд диненең Гаудия-вайшнавизм традициясенең төп мантраларының берсе. Панча-таттвада Ходайның биш формалары исемнәреннән тора. Еш бхаджаннарда яки киртаннарда җырлана һәм джапа шәхси медитациясендә кулланыла. Кагыйдә буларак бу мантраны Харе Кришна мантрасын җырлый башлаганга кадәр җырлыйлар яки кабатлыйлар. Гаудия-вайшнавизм тарафдарлары бу хәзерге Кали-юга чорында иң рухи куәтле һәм мәрхәмәтле мантра дип ышаналар.
Джая Шри-Кришна-Чайтанья, Прабху-Нитьянанда,
Шри-Адвайта, Гададхара, Шривасади, Гаура-Бхакта-Вринда
Масса мәдәниятендә панча-таттва мантрасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Испания рок-группасы Undrop Панча-таттва мантраны «The Crossing» (1998) альбомыннан «Train» хитында башкарган.
- Америка төркеме Shelter Панча-таттва мантраны «Mantra» альбомыннан «Message of the Bhagavat» җырында башкарган.